Гади укытучы!
Әлфирә Гариф кызы ГЫЙЛӘҖЕВА,Чирмешән районы Бәркәтә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 27 ел. Мин бер гади укытучы булыпХезмәт итәм бүген тормышта.Һәр укучым – язылмаган роман,Һәр...
Чирмешән районы Бәркәтә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 27 ел.
Мин бер гади укытучы булып
Хезмәт итәм бүген тормышта.
Һәр укучым – язылмаган роман,
Һәр дәресем – маяк тормышка.
Авыл мәктәбендә укытучы булып 27 ел эшләү дәвере – минем өчен берни белән дә чагыштыргысыз зур бәхет. Укытучы булып китүемә мине хәреф танырга өйрәткән беренче укытучымны сәбәпчедер дип уйлыйм.
Авыл укытучысы ул – күптөрле һөнәр иясе. Укытучының, бигрәк тә авыл мәктәбендәге класс җитәкчесе эшен барлап бетереп тә булмый. Ул өлкәннәрне хөрмәт итәргә, башкаларга һәрчак үрнәк булырга, табигатьне саклап, экологик тәрбия биреп дәрестән соң агач утыртуда катнашучы, өмәләрдә һәр конкурсларда катнашып иншалар язу, рәсем, плакатлар ясау, начар гадәтләрне булдырмау һәм аларга каршы көрәшү, кышын мәктәп тирәсендә сыннар ясау, һәр бәйрәмне күңелле һәм истә калырлык итеп уздыру, я көрәшеп, я йөгереп мәктәп данын яклау, һәр баланың нәрсәгә дә булса булган осталыгын күрү - бөтенесе дә класс җитәкчесе җилкәсендә.
Авыл – ул бит, кечкенә бер дәүләт, анда һәрбер кеше санаулы. Бигрәк тә “укытучы” статусын йөрткән кеше тормышы игътибар үзәгендә. Авыл сиңа үзеңне шәһәрдәге сыман ирекле тотарга мөмкинлек бирми.
Икенчедән, авыл мәктәпләренең укыту базасы шәһәр мәктәпләреннән күпкә калыша. Компьютерлаштыру дәрәҗәсе, методик күрсәтмә материаллар, фәннәр буенча белгеч укытучылар аз. Бу исә авыл укытучыларының укыту мөмкинлекләрен чикли.
Өченчедән, авыл мәктәп укытучысы яраткан эшен югалтмас өчен һәрдаим борчыла. Оптимальләштерү нәтиҗәсендә соңгы 15 елда авыл мәктәпләренең саны 6 меңнән артыкка кимегән.
Дүртенчедән, авыл мәктәбендә укучылар саны чикләнгән булу сәбәпле, дәресләрне үткәрү җайлы булуга карамастан, профильле укытуны оештыру, сәләтле балаларны олимпиадаларга, бәйгеләргә сайлап алу мөмкинлеге чикләнгән.
Бишенчедән, авыл мәктәбе элек-электән яшь буынны хезмәткә өйрәтүе белән дан тотты. Һәр авыл мәктәбенең үз участогы бар. Бу участокта мәктәп коллективы яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә. Шуның нәтиҗәсендә укучылар ашханәдә бушлай туклана. Киләчәк буыннар сәламәт, мул тормышта яшәсен, дисәк, мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясенә игътибар бирергә кирәк.
Аермалар бик күп язып бетерәсе түгел. Чынлыкта, дәүләт стандартлары, укыту программалары, имтихан биремнәре, таләпләр авыл һәм шәһәр мәктәбе өчен дә бер. Аңа ничек ирешәсең – ул инде һәрбер укытучының үз алымы. Хәер, монда да ышаныч калмады: бер укучың очраклы рәвештә БДИда “икеле” алып бирсә, укытучы конкурсларда катнаша алмый яки квалификация үсешенә киртә була. Авылда шәһәргә китмичә калган, язмышын җир һәм авыл белән бәйләгән механизатор, терлекче, сыер савучы балалары белем ала. БДИны рус телендә генә бирү дә укучыларны зур сынау алдына куйды. Фән олимпиадаларында, конференцияләрдә, сәнгать һәм спорт ярышларында авыл укучылары да уңышларга ирешәләр. Зур шәһәр мәктәпләрендә мондый сәләтле укучылар 1000 укучы арасыннан сайлап алынса, авыл мәктәбендә 100, хәтта 100 дән дә аз укучы арасыннан шундый сәләтле балалар табыла.
Мәктәп эшләгәндә – авыл яши, авыл яшәгәндә — илнең киләчәге бар. Мәктәбе булган авыл юкка чыкмас, яшәр!
Комментарийлар