Логотип Магариф уку
Цитата:

ГАЛӘМГӘ СӘЯХӘТ. 12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне

Гөлназ ФӘЙЗРАХМАНОВА, Рәмлә НУРИЕВА, Арча районы Шушмабаш урта  мәктәбе укытучыларыМаксат. Укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү; логик фикерләүләрен, хәтер һәм дикъкатьлекләрен үстерү; к...

Гөлназ ФӘЙЗРАХМАНОВА, Рәмлә НУРИЕВА, Арча районы Шушмабаш урта  мәктәбе укытучылары

Максат. Укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү; логик фикерләүләрен, хәтер һәм дикъкатьлекләрен үстерү; космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү.


Җиһазлау. Космос темасына багышланган плакатлар, конструкторлар һәм космонавтлар портретлары, презентация.


Командаларга берәр атна алдан команданың исемен һәм девизын, эмблемасын; көндәш командага сорау, «космик бию» әзерләргә тәкъдим ителә.


Кичәнең барышы.


Кереш өлеш.


Физика укытучысы. Исәнмесез, кадерле дуслар! Бүген мин сезне космик сәяхәткә чакырам. 12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Бүгенге кичәбез шушы чарага багышлана. Ләкин сәяхәткә чыгу өчен сезгә белем багажы кирәк булачак.


(Өлкән сыйныф укучылары  чыгышы  презентация белән бәйләп алып барыла.)


1 нче укучы. Элек-электән йолдызларның серле җемелдәве һәм күкнең чиксезлеге кешеләрне үзенә җәлеп иткән. Кешеләрнең күк серләрен өйрәнү өчен кош кебек очасылары килгән. Бу әкияти геройларны сурәтләгәндә дә чагыла: оча торган җәймә, Убырлы карчыкның «очу аппараты» ролен үтәүче кисмәге, оча торган кораб... Сез үзегез дә моңа бик күп мисаллар китерә аласыз. (Укучылар җавабы тыңлана.)


Укытучы. Афәрин, ләкин бу – әкияттә генә шулай. Ә табигатьтә тылсымлы көч юклыгын сез яхшы аңлыйсыз. Ләкин башка көч бар – тартылу көче. Шуңа күрә кеше җирдән күтәрелеп очып китә алмый.


2 нче укучы. Тик шулай да кешеләр җирдән аерылып китү җаен тапкан. Алар, зур шарга кәрҗин беркетеп, шар эчен төтен белән тутырганнар. Мондый һава шарын абыйлы-энеле Монгольфьелар төзи. 1783 елда кеше беренче тапкыр күккә күтәрелә. Җил комачауласа да, заманына күрә бу – зур алга китеш булган.


3 нче укучы. Кешеләр алдына яңа проблема куелган: оча торган һәм шул ук вакытта җилгә каршы оча алырлык җайланма уйлап табу. Бу җайланма –  дирижабль. Ләкин аның да кимчелеге булган: ул бик зур һәм тизлеге кечкенә.


4 нче укучы. Алдагы адым – очкыч ясау. Беренче очкычлар Җирдән авырлык белән күтәрелеп киткән, очу биеклеге һәм ераклыгы аз булган.


Укытучы. Еллар үткән, самолетлар камилләшкән. Ә самолетта Айга яки башка планеталарга очу мөмкинме соң? Галимнәр алдына яңа бурыч куелган: ничек галәмгә очарлык аппарат ясарга? Һәм башта бәйрәм фейерверкларында гына кулланылган ракета моделе буенча реактив двигатель төзү идеясе барлыкка килгән.


Бу ракета бик зур, берничә баскычтан тора. Һәр баскычта үзенең ягулык запасы һәм үз двигателе бар. Андый ракета төзү идеясе белән К.Циолковский чыга. Ул аны ракета поезды дип атый. Беренче күпбаскычлы ракета исә академик С.Королёв җитәкчелегендә  төзелә. Ул 1957 елның 4 октябрендә Җирнең беренче ясалма иярченен орбитага чыгара.


Космоска беренче булып Лайка исемле эт оча. Ул кире җиргә кайта алмый, чөнки иярченнең кире кайтуы планлаштырылмаган була.


Ә галәмдә эшләп буламы соң? Бу сорауга җавапны бары тик галәм киңлекләрендә булган кеше генә бирә ала.


1961 елның 12 апрелендә  Байконур космодромыннан «Восток» кораблендә беренче космонавт космик киңлеккә сәяхәткә чыга. Барлык кешелек гаҗәпкә кала. Гап-гади эш көнендә радиостанцияләр хәбәр итә: «Галәмдә – кеше!»  Бу кеше кем була?


Балалар. Юрий Алексеевич Гагарин.


Укытучы. Әйе, аның очышы бары 108 минут дәвам итә. Ләкин шул кыска гына вакыт эчендә ул кешенең галәмдә эшли алуын исбатлап өлгерә.


«Восток» корабле бик кечкенә космик өй кебек була. Аның эчендә бер генә кеше урнаша ала. Ә ике яки өч кеше космоста үзен ничек хис итәр? Моны тикшерү өчен «Восход» һәм «Союз» корабльләре төзелә. Коллектив белән космоста күңеллерәк һәм кызыклырак икән, ләкин моның өчен зуррак космик өй кирәк. Һәм ул төзелә. Аны «Салют» орбиталь  станциясе дип атыйлар.


Әлеге станциядә бүлмәләр күп: йокы бүлмәсе, кухня, кунак бүлмәсе һ.б. Алар бер-берсеннән люк-ишекләр белән аерылган. Космоста озак яшәү өчен космонавтларга азык, су, һава запасы, башка төр материаллар кирәк.


Җирдә туклану бик гади. Ә космоста? Анда бит авырлык югалу халәте үзен сиздерәчәк. Тәлинкәгә салган аш кабина буенча зур тамчы булып очып китәр, менә шуңа күрә космонавтлар өчен әзерләнгән ризык тубаларга тутырыла. Туба – продукт тутырылган тюбик. Ул теш пастасы тюбигына бик тә ошаган. Ә ипи нинди! Ирис кебек кечкенә буханкалар.


Төп өлеш.


Укытучы. Космонавт – сирәк һөнәр. Космонавт булу өчен бик тырыш, эшчән, сәламәт, әйткән сүзендә нык торучан кешеләрне генә сайлап алалар.


Игътибар, экипажлар – очышка әзерләнегез!


Без очачак корабльләр – «Хыял-1», «Хыял-2» стартта. Юл кешесенең юлда булуы хәерле, диләр. Экипаж әгъзалары йолдызлы жюри хөкеменә әзердер дип уйлыйм. Юлга!


I конкурс.


Космонавт булу физик яктан ныклык һәм чыдамлык таләп итә. Моның өчен спорт күнегүләре ярдәм итә. Космик гимнастиканы башлыйбыз.


Спорт гимнастикасы. Кем озаграк бер аякта басып тора ала?


Интеллектуаль гимнастика. Командалар үзара алдан әзерләп килгән сорауларын бирәләр.


Гамәли гимнастика. Һәр команда космик сәяхәткә кирәкле 5 предмет сайлап ала һәм ни өчен сайлавын аңлата.


II конкурс.


Космонавт булу өчен бик күп белергә кирәк.


Хәзер командаларга сораулар бирәбез. 1 минут эчендә күбрәк сорауга җавап биреп өлгерергә кирәк. Уенчыларның реакция тизлеге, астрономия һәм космонавтика буенча белемнәре бәяләнәчәк. Һәр дөрес җавапка 1 балл бирелә.


«Хыял-1» командасына сораулар:


1. Кояш системасында ничә йолдыз бар? (Берәү, улКояш.)


      2. Төп астрономик күзәтү приборы. (Телескоп.)


     3. Көн белән төн алмашу нәрсәне исбатлый? (Җирнең үз күчәре тирәсендә әйләнүен.)



  1. Космик транспорт ничек атала? (Ракета.)

  2. Космонавтикага кем нигез салган? (К.Циолковский.)

  3. Кояш системасында ничә планета бар? (8)


          7. Космоста беренче булган хатын-кыз. (Валентина Терешкова.)


«Хыял-2» командасына сораулар:



  1. Кояшка иң якын планета. (Меркурий.)

  2. Иң озын көн кайчан? (22 июньдә көн озынлыгы 17 сәгать 34 минутка җитә.)

  3. Поляр йолдыз кайсы йолдызлыкта урнашкан? (Кече Җидегән йолдызлыгында.)

  4. Җирнең табигый иярчене. (Ай.)

  5. Күктә ничә йолдызлык бар? (88)

  6. Кайсы планетаны сугыш алласы исеме белән атыйлар? (Марс планетасын.)


       7. Ачык космоска беренче булып кем чыккан? (Алексей Леонов.)


III конкурс.


Безнең космик кораблар да авырлык югалу халәтендә. (Космик музыка яңгырый.)


Авырлык югалу халәте белән ничек көрәшергә соң? Фән бу очракта көчсез. Ә безнең  экипажлар үз уй-фикерләрен тәкъдим итәрләр. Юмор хисен дә онытмавыгыз сорала. 


Капитаннар конкурсы.


Экипаж командирларын элемтәгә чакырабыз. Кулларыгызда – галимнәр фамилиясе язылган табличкалар. Мин укыган фикерне кем әйткән дип уйлыйсыз, шул табличканы күтәрәсез.


• «Җир – планеталарның берсе генә, барлык планеталар Кояш тирәли әйләнә». (Николай Коперник.)


• «Галәм чиксез. Кояш – ул күпсанлы йолдызларның берсе».  (Джордано Бруно.)


• «Кояш үз күчәре тирәсендә әйләнә. Үз күчәре тирәсендә әйләнү барлык күк җисемнәренә дә хас». (Галилео Галилей.)


Йомгаклау. Безнең очыш ахырына якынлашты. Экипажлар эшенә жюри бәя бирер. Ә алар хөкем чыгарган арада командалар безгә космик биюләрен тәкъдим итәр. Рәхим итеп карагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ