Логотип Магариф уку
Цитата:

Гомерең буе гыйлем алу фарыз...

 Эльвира Вакыйф кызы МИРГАЛИМОВА,Актаныш районы, Теләкәй төп   мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик стажы – 24 ел....Нинди чор килүенә карамастан, укытучылар халык белән бергә була...

 
Эльвира Вакыйф кызы МИРГАЛИМОВА,
Актаныш районы, Теләкәй төп   мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик стажы – 24 ел.
...Нинди чор килүенә карамастан, укытучылар халык белән бергә булалар, тормышның үзәгендә кайныйлар, күмәк хуҗалыкка бар эштә булышалар, авыр бурычларны колхозчылар белән бергә җигелеп тарталар, укучыларын үзләре артыннан ияртәләр, аларга өлге күрсәтәләр. Кичләрен исә халыкның күңелен күтәрү өчен клубта, кыр станнарында төрле чаралар оештыралар.
Кеше гомерен юкка гына агымсуга тиңләмиләр. Көндәлек тормышның борчу-мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән көн артыннан көн үткәнен сизмисең дә. Һәр кеше нинди дә булса хыял белән яши. Үзенә максат куя, планнар төзи. Ә тормыш йомгагы тәгәрәвен дәвам итә. Кеше үзенең артына борылып карый: дөрес яшәлгәнме, хаталар кылынмаганмы, аларны төзәтү өчен эш башкарылганмы?!
Язмамның герое –Зәки Сәрвәретдин улы Сәрвәров (21.05.1914 – 25.03.1991). Мин мәктәптә укыганда ул лаеклы ялда иде инде. Ләкин очрашуларга, бәйрәмнәргә, җыелышларга бик теләп килде ул. Киңәшче, остаз, ярдәмчел булып истә калган.
Зәки Сәрвәретдинович Чат авылында ярлы игенче гаиләсендә туа. Аның укырга теләве шулкадәр көчле була. Башлангыч мәктәптән соң Минзәләдәге тугызъеллык татар мәктәбендә VII сыйныфны, аннан Казан дәүләт педагогика институты рабфагын тәмамлый. Шуннан аның яраткан, тынгысыз 46 елга сузылган бәрәкәтле педагогик эшчәнлеге башлана. 1932 – 1934 елларда Әгъбәс башлангыч мәктәбендә укыта. Алабугада укытучылар курсында белемен күтәрә. 1936 елда Аеш җидееллык мәктәбенә директор итеп билгелиләр, ә 1938 елда район мәгариф бүлеге мөдире итеп күчерелә.1939 – 1940 елларда Тат. Әҗби җидееллык мәктәбен җитәкли. Шушы ук елда ул Совет Армиясе сафларына алына. Бөек Ватан сугышы вакытында Мәскәүдән Прагага кадәр араны ут астында уза, артиллерия полкында бүлекчә командиры, политрук урынбасары була. 1945 елда Горькийдагы хәрби сәяси училищены тәмамлагач, Приморье хәрби округында дивизия партоешмасы секретаре була.
Яраткан хезмәтен 1946 елның 20 августыннан кабат башлый. Башта 3 нче балалар йортында уку-укыту бүлеге мөдире, аннан Такталачык җидееллык мәктәбе директоры була. Ә 1950 елдан кабат үзенең Теләкәендә директор булып эшли башлый. Үзе дан-хөрмәткә күмелә, исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән языла.
Ул җитәкчелек иткән чорда зур эшләр башкарыла: мәктәпнең комсомоллары һәм пионерлары колхоздагы төрле терлекләрне шефлыкка алып тәрбиялиләр. Районның башка мәктәпләрендәге пионерларга һәм комсомолларга мөрәҗәгать белән чыгалар. Мәктәп яны тәҗрибә участогы оештырыла. Төрле яшелчә, агач үсентеләре утыртыла, мул уңыш алына. Укучылар район буенча үткәрелгән олимпиадаларда, спорт ярышларында, сәнгатьтә, чимал җыйнауда алдынгы урыннарны яулыйлар. Бу уңышларга Зәки аганың тынгысызлыгы, оештыру сәләте белән ирешелә.
1968/1969 уку елында белем учагыбыз, район мәктәпләре арасында I урынны алып, күчмә Кызыл байракка лаек була.
Укытучыларның белемен күтәрү буенча да зур эш башкара Зәки ага. Аларга һәрвакыт белемнең кирәклеген искәртеп тора. Ә үзе Краснокама педучилищесын, Казан укытучылар институтын читтән торып тәмамлый. Ул бик тә гадел, киң, алдынгы карашлы, укымышлы, уен-көлкене дә читкә куймый торган, тормышны яратучы зат иде. Укучыларына бәяне – белемнәренә, укытучыларына хезмәтләренә карап куя, беркемне дә фамилиясенә карап аермый.
II дәрәҗә Ватан сугышы орденына, “Мәскәү оборонасы өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен” һәм башка медальләргә лаек була.
Әйе, Зәки ага Сәрвәров – чын педагог, районның гына түгел, республиканың да хөрмәтле кешесе булды. Халык педагогикасын тирән аңлаган авыл мөгаллиме – мәгариф сакчысы, бар күңелен биреп, авыл яшәешендә төп урынны да тотучы; рухи дөньяны, милли горурлыкны, әхлакны саклаучы; үткән белән бүгенге арасындагы бәйләнешне өзмәүче. ...
Санап киткәннәрдән авыл мөгаллименең фидакарь тырыш хезмәте ята. Физик эшне дә, акыл хезмәтен дә менә дигән итеп башкара алган мөхтәрәм авыл мөгаллиме иде Зәки ага.
Ә бүгенге авыл укытучысы нинди булырга тиеш соң?! Үзем – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Дөньяны бары тик ак төстә генә итеп күргән балалар! Аларга әни дә, апа да, дус та, сердәш тә булырга кирәк. Әти – әниләр белән уртак тел табу турында әйтмим дә инде. Минемчә, авыл укытучысының роле зур:  акыллы, белемле, авырлыкларга бирешмәгән; кешелек сыйфатларын саклаган; проблемалар алдында югалып калмаган мөстәкыйль фикерле, заманга ярашлы кешеләр тәрбияләү. Белем бирүдә яңа технологияләр, алымнар кулланып, заман белән бергә атларга да кирәк. Авыл укытучысы булу җиңел түгел. Шәһәрдә яшәүче коллегалардан аермалы буларак, укытучының бөтен эшчәнлеге, яшәеше авыл кешеләренең күз алдында. Гаиләнең татулыгы, эшчәнлеге, ихатаның төзеклеге, чисталыгы, туганнар белән аралашу, үзеңнең балаларыңа биргән тәрбия, кешеләр белән мөнәсәбәткә карап барлык укытучыга да бәя бирә авыл халкы.
Авыл укытучысы булганыма үкенмим!!! Белемемне һәрдаим күтәрү өстендә эшлим, үзем белгәнне балаларга җиткерергә тырышам. Күп төрле газета – журналлар алдырам. “Ачык дәрес”, “Көмеш кыңгырау”, “Актаныш таңнары” газеталарында мәкаләләрем даими басылып килә. Укучыларны  да үз фикерләрен ачык әйтә алырлык, мөстәкыйль адымнар белән атлауларын, җәмгыятькә файда китерердәй шәхесләр булып формалашуларын телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ