Логотип Магариф уку
Цитата:

Гомерләр әрәмгә үтмәгән

Гөлнара Әхмәт кызы ҺАДИЕВА,Саба районы Эзмә урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Педагогик стажы – 18 елУкытучы. Мәктәп. Кайсы гына чорны алсак та, бу ике сүз...

Гөлнара Әхмәт кызы ҺАДИЕВА,
Саба районы Эзмә урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Педагогик стажы – 18 ел
Укытучы. Мәктәп. Кайсы гына чорны алсак та, бу ике сүз бер-берсеннән аерылгысыз, гел янәшә яшиләр. Безнең Эзмә урта мәктәбе дә – гомер-гомергә үзенең ныклы белемле, көчле укытучылары белән дан тоткан мәктәп.
Мәктәп – авылның йөрәге, аның йөзе. Тарих битләрен ачып карасак, Эзмә урта  мәктәбенең укыту системасы районда гына түгел, республикабызда яхшылар рәтендә.
Мәктәбебез тарихында якты йолдыз булып балкыган, укучылар, авыл халкы хәтерендә мәңгегә уелып калган онытылмас затларыбыз байтак. Шундыйлардан берсе – талантлы укытучы, балалар шагыйрәсе, хикәяләр язу остасы, шахматчы, мандолиначы, музыкант, оста оештыручы, 17 китап авторы Заһирә апа Гомәрова.
Бер акыл иясе болай дигән: «Берничә айдан уңыш алыйм дисәң – иген чәч, ун елдан җимеш ашыйм дисәң – агач утырт, гомерең буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң – балалар укыт». Әйе, чыннан да, укытучылар – җир йөзендә якты эз калдырып, безнең күңелләрдә балкып торучы  йолдыз алар. Менә шул йолдызларның берсе гүзәл табигатьле Арча районы Чөмә-Елга авылында кабына. 1930 елның 12 апрелендә, Әбүбәкер һәм Каюмә гаиләсендә бишенче бала булып, Заһирә исемле кыз бала дөньяга килә. Ул, туган авылында дүрт ел белем алып, Сикертән җидееллык мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә укыганда ук укытучы булу теләге белән янган кыз Арча педагогика училищесында уку бәхетенә ия була.
1948 елда Арча районы Масра авылында укытучы булып хезмәт юлын башлый. Аннан язмыш юллары аны Саба районы (ул чорда Чүриле районы)  Эзмә урта мәктәбенә китерә. Аңа ике ел вакытлыча гына Курсабаш, Иләбәр, Керәнне авыллары мәктәпләрендә эшләргә туры килә.
Эзмә авылында эшләү аның тормышын нигезеннән үзгәртә. Ул 1950 елның гыйнвар аенда үзе белән бергә эшләгән Олыяз авылы егете Габделбәр Гомәров белән гаилә корып җибәрәләр. Өч кызга гомер бүләк итеп, тәрбияләп үстереп, олы юлга аяк бастыралар.
Яшь вакытында Заһирә апа Гомәрова бөтен нәрсә белән кызыксынучан,  тырыш, үз максатына ирешүчән була. Балачактан ук табигатьне, әйләнә-тирәне яратуы, үзлегеннән химия фәнен үзләштерүе аны 1953 – 1959 елларда Казан дәүләт педагогия институтының химия һәм биология бүлегенә укырга китерә. Мәктәптә бакчачылык эшен тагын да җәелдереп, җанландырып җибәрә. Башка мәктәп укытучылары белән тәҗрибә уртаклашу өчен зур семинарлар үткәрә. Шул елларда гаиләсе белән умарта асрау эшенә дә керешеп китә. Заһирә апа эшләгән чорда Эзмә урта мәктәбе, Казан химия-технология институты каршында үткәрелгән олимпиадада катнашып, югары бәягә лаек була.
Заһирә Әбүбәкеровна, Казан дәүләт педагогия институтының музыка бүлеге каршындагы дүртьеллык курсларны уңышлы тәмамлап, химия, биология укыту белән бергә, җыр дәресләре дә алып бара. Мәктәбебездә бик күп укучыларны мандолинада уйнарга өйрәтә. Төрле музыка коралларында уйнаган укытучының бу һөнәрен авылдашлары да үз күрә, күпләр мандолинада уйнарга өйрәнә. Бу турыда Заһирә апа  болай дип язган: «Минем укучыларым да музыкага гашыйк иде. Алар җырлый яки уйнарга өйрәнә, ярты авылны мандолинада уйнарга өйрәттем…». Уен кораллары оркестры оештырып, бик күп концертлар куялар, зона фестивальләренә кадәр узып, телевидениедән дә чыгышлар ясау бәхетенә ирешәләр.
Спортны да якын итә Заһирә апа. «Минем бер кулым шашка уйный, берсе – шахмат», – дип тә язган ул истәлекләрендә. Һәр елны район, республика күләмендә призлы урыннар яулаган укытучыны Сочига юллама белән дә бүләклиләр. Укучыларга белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән шашка-шахмат уйнау серләренә дә төшендергән. Спортның бу төрен үз иткән укучыларының  бервакытта да югалып калмыйча, яхшы билгеләргә генә укый алачагына  ышанган ул.
1960 – 1962 елларда Эзмәдә авыл Советы рәисе булып эшләве дә аның халык ышанычын яулавында һәм кеше белән уртак тел таба белүендә булгандыр. Тик ул мәктәптән аерылуны күз алдына китерми, 35 ел гомерен балалар укытуга багышлый.
Заһирә Әбүбәкеровна мәктәп елларыннан ук шигырьләр язу белән мавыга. Ләкин аның шигырь язуын берәү дә белми. Эзмә мәктәбендә эшләгән чорда, аның шигырьләре районның «Җиңү байрагы» газетасы битләрендә басыла башлый. Ул хезмәт кешесе, зур уңышларга ирешкән шәхесләр турында яза, балалар өчен шигырьләр иҗат итә. Район газетасы каршында эшләп килүче «Мишә дулкыннары» исемле әдәби түгәрәкнең актив әгъзасы булып китә. 1964 елда «Яшьлек таңы» исемле беренче китабы дөнья күрә. Шуннан соң инде, күпкырлы талант иясе Заһирә Гомәрованың бер-бер артлы 17 китабы  дөнья күрә.
Заһирә апа Гомәрова лаеклы ялга чыккач, Габделбәр абый белән бергә, Чаллы шәһәрендә кызлары янында яшәделәр. Габделбәр абый да, үзе язган хикәяләрен туплап, берничә китап чыгарды. Заһирә апа шәһәрдә дә тик кенә ятмый, түгәрәкләр оештыра, мәктәпләргә очрашуларга йөри, үзенең хезмәте, фикере белән уртаклаша, шигърияте белән бик күпләрне сөендерә.
Минем уйлавымча, Заһирә апа һәр минутны эшкә җиккән. Шуңа да ул барысына да җитешкәндер. Ул тормыш принцибын үзенең  түбәндәге шигырь юлларында ачык чагылдырган:
Көн туса, күбәя эшләрем,
Эш артса, күбәя көчләрем.
Ялкынын дөрләтә хисләрем,
Эшләрем бетмәсен-бетмәсен,
Бер минут әрәмгә үтмәсен.
Тарихның кайсы чорын гына алма, укытучыга яңалыкларның эчендә кайнарга кирәк. Гомумән, авыл мәктәпләренә заманнан артта калмый яшәү, ә укытучылар алдында белем учагын сүндермәскә, аны саклап калырга тырышу бурычы тора. Бурыч авыр, аны көчлеләр генә башкара ала. Нәкъ менә Заһирә апа Гомәрова кебек һәр минутны эшкә җиккәннәр генә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ