Логотип Магариф уку
Цитата:

Һәр укытучының хезмәт тарихы үзенчә языла

Зимфира Насих кызы ИСЛАМОВА, Тукай районы Кече Шилнә урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 33 ел.Авыл мәктәбе! Үзенең гади бинасы, җыйнак коридорлары...

Зимфира Насих кызы ИСЛАМОВА, Тукай районы Кече Шилнә урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 33 ел.


Авыл мәктәбе! Үзенең гади бинасы, җыйнак коридорлары, тар баскычлары һәм якты сыйныф бүлмәләре белән кабат мине тыйнак мәктәп тормышына алып керде. Биредә башлангыч һәм югары сыйныфлар бер-берсеннән ерагаймаган – бер гаилә булып яшиләр. Биредә бер генә укучы да ят түгел, барысы таныш, үз. Биредә балалар һәр укытучыны яхшы белә, якын күрә. Авыл укучыларының карашлары якты, ихтирамлы. Һәм син дә инде һәр баланың укуы, тәртибе, киләчәге турында хәбәрдар булып яшисең. Бу – авыл мәктәбе!


Һәр укытучының хезмәт тарихы үзенчә языла. Минем дә утыз өч еллык эш стажым үзенчәлекле: хезмәт юлымны, институтны тәмамлагач, авыл мәктәбендә башлаган идем. Ул еллар кадерле истәлек булып хәтердә калды. Яшь чакта эшнең авырлыгы да сизелмәде, укучылар белән канатланып эшләп йөрелгән. Ләкин хатын-кыз, укытучы булу белән бергә, гаиләдә – ир хатыны, балаларга – әни дә бит әле. Шуңа күрә аның эш стажы өзелми генә тормый һәм күп очракта бер урында гына бармый.


Чаллыга күчү сәбәпле, шәһәр мәктәбендә күп еллар эшләгән кеше буларак, шуны әйтәсем килә: авыл мәктәбендә укытучылар шәһәрнекеннән бер генә түбән дәрәҗәдә түгел. Биредә дә көчле укытучылар эшли! Әлбәттә, шәһәр балаларына сәләтләрен ачарга мөмкинлек зур, алар төрле түгәрәкләргә йөреп, үзләрен һәрьяклап үстерәләр. Авылда бу мөмкинлекләр юк дәрәҗәсендә. Ә бит авылларда да тырыш балалар бихисап. Укучылар сәләтле, итәгатьле, активлар; мәктәп формасында йөриләр; тәнәфесләрдә мәктәп буенча постларда торалар һәм һәр атнаның дүшәмбесендә линейка уздырыла, кизү укучылар тәртип буенча булган кимчелекләрне әйтәләр. Класстан тыш чараларда теләп катнашалар, мәктәпнең бөтен проблемалары бергәләп хәл ителә. Мәктәп тирәсен ялт итеп җыештырып, яшелчә, чәчкәләр үстерүче дә, бәйрәмнәрдә класс бүлмәләрен бизәп рәсем, газета чыгаручы да, концертлар оештырып алып баручы да укучылар үзләре. Аларга нинди эш белән мөрәҗәгать итсәң дә, ярдәм кулы сузарга торалар. Мин авыл укучыларын бигрәк шуның өчен хөрмәт итәм.


Үзем шигърият белән шөгыльләнгәч, биредә эшли башлавым белән каләм тибрәтүче укучыларны барларга керештем. Бар андый укучылар! Тик алар әлегә кадәр сәләтләрен ачып сала алмаган булып чыкты. Аларның әдәбиятка тартылуы – минем өчен зур шатлык! Матур әдәбиятка якын баланың күңеле саф була, андый бала игелекле булып үсә.


Мин эшләгән мәктәпкә укучылар дүрт авылдан җыела. Аларны укытучылар күзәтүе астында вахта автобусы йөртә. Сәгать икедә мәктәптә укучы калмый. Төрле түгәрәкләр расписаниегә кертелеп үткәрелә. Дәрестән соң авыр үзләштерүче балаларны алып калып өстәмә эшләү мөмкин түгел. Югары сыйныфлар имтиханнарга әзерләнү чорында юлда үзләре йөри. Очраклы машинага утырулары мөмкин, бу – куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү түгел инде.


Безнең мәктәптә кабинетларның күбесендә интерактив такта, проектр бар, минем кечкенә кабинетымда юк. Шәһәр мәктәбендә дәресләремдә презентацияләр куллана идем (күбрәк дәрескә үзем ясадым), монда андый мөмкинчелек аз. Бүтән буш булган кабинетка керергә була анысы, ләкин аның уңайсыз яклары бар.


Авылдагы мәктәпкә әйләнеп кайтуым бары уңышлар гына китерсә иде! Укучыларымның алдынгы сафта торуларын, тормышта үз урыннарын табуларын, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсүләрен телим.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ