Логотип Магариф уку
Цитата:

Илебезгә яшь кулибиннар кирәк

Ринат Мәсгуть улы ҖИҺАНГӘРӘЕВ,Менделеев районы Песәй урта мәктәбенең беренче категорияле технология укытучысы. Эш стажы – 16 ел. Мин 20 елга якын Песәй урта мәктәбендә технология фәнен укытам, укучыла...

Ринат Мәсгуть улы ҖИҺАНГӘРӘЕВ,

Менделеев районы Песәй урта мәктәбенең беренче категорияле технология укытучысы. Эш стажы – 16 ел.


 Мин 20 елга якын Песәй урта мәктәбендә технология фәнен укытам, укучыларымда  иҗади сәләт үстерергә омтылам. Хәзерге информацион технологияләр алга киткән заманда, безгә әкренләп, японнар кебек, технологик эрага кереп барырга кирәк. Моны бездән замана таләп итә. Аларда продукцияне  кеше катнашыннан  башка автоматлар, роботлар гына эшләп чыгара. Кеше цехка детальләрне үзеннән дә төгәлрәк эшкәртә ала торган автоматларның  эшен тикшерү өчен генә керә. Анда эшләнгән товар югары сыйфатлы, дөнья базарында  өстенрәк булырлык. Ә  бу - җәмгыятьнең яшәү һәм алга китү шартларының иң мөһиме.


Алга киткән заманада  яңа технология белән эш итүче -  проектлаучы, электрончы, диагностикалаучы, программалаучы кебек инженерлык һөнәрләре дә - замана таләбе. Җитештерү автоматлаша һәм роботлаша барган саен, киң профильле эшчеләр - күп төрле кыру, фрезерлау, револьвер станокларында эшли ала торган токарь-универсал, электр һәм ацетилен белән, төрткеләп эретеп ябыштыручылар күбрәк кирәк була башлады. Конвейерларны, автомат станокларны көйләүче киң профильле слесарьларга да ихтыяҗ бик тиз артты. Җитештерү өчен оста эшчене алыштырырлык техниклар кирәк,  санлы программа белән идарә ителә торган станоклар янына күбрәк техниклар баса. Бу безнең Казан һәм Чаллы заводларында да күренә башлады. Ә бу һөнәрләргә кызыксыну, аларны әзерләү  төп, урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә башлана. Мондый техник заманда балалар- ны компьютер артына уйнасын өчен генә  кертеп утыртырга түгел, ә яңалыкны кабул итәргә,  эшләргә өйрәтергә кирәк.


Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының уйлап чыгаручылар һәм рационализаторлар җәмгыяте (“Мәгариф” журналы  белән берлектә) бу юнәлештә  мәктәпләрдә, балалар иҗат үзәкләрендә, техник училищеларда техниканы һәм технологияне камилләштерүчеләргә ярдәм күрсәтү максаты белән техник конференцияләр, семинарлар, конкурслар  уздыра. Үткән уку елында Песәй урта мәктәбендә шундый конференция “XXI гасыр Кулибиннары” исеме астында узды. Бездә хөрмәтле кунаклардан Уйлап чыгаручылар җәмгыяте рәисе Ленар Гайнулла улы  Гайсин,  Хажип Миннегали улы  Сөнгатов  – Евразия һәм Россиянең патентлы- ышанычлысы, “Мәгариф” журналының бүлек редакторы Таһир Әюп улы Сабирҗанов һ.б.лар булдылар.  Бу конференцияне уздыруның төп максаты – балаларны иҗади эшләргә күнектерү, мөстәкыйльлеккә өйрәтү иде.


Быелгы уку елында Менделеевск балалар иҗат  үзәге оештырган ракетамодеделирование, автомоделирование һәм судомоделирование юнәлешләре  буенча техник уйлап табу ярышлары булып узды. Анда 10-13 яшьтәге балалар катнашты. Балалар катамараннар, төрле модельдәге машиналар, ракеталар ясаганнар иде. Мондый ярышлар аларда зур кызыксыну уята. Авыл баласы бигрәк тә кызыксынучан, чөнки авыл баласы  бакча сукалау, тырмалау, эшкәртү   өчен кирәк булган җайланмаларны кечкенәдән үк күреп үсә. Ә баланың кызыксынуын югалтмасын өчен мәктәпләрдә техник иҗат түгәрәкләренең һәрдаим эшләве кирәк. Әлбәттә, авыл укытучысы балаларны бу өлкәдә үстерер өчен барлык тырышлыгын куя. Ләкин нәрсәне  дә булса башкарыр өчен,  аңа материал, эш коралы кирәк. Бу максаттан  мәктәпләргә хезмәт кабинетларына кирәкле җайланмалар кайтса тагы да әйбәтрәк  булыр иде. “Бирегез!” - дип кенә көтеп тормас идек. Хезмәт укытучыларына хөкүмәтебез тарафыннан аерым Грант – конкурслар оештырылса,  без технология укытучылары бик теләп катнашыр идек. Менә шундый уйлар белән янып – көеп эшләп йөри авыл укытучысы. Илебезгә яшь кулибиннар кирәк!  Аларны үстерү- илебезнең төп стратегик бурычларның  берсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ