Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң-иңнәр генә укытучылар булырга хокуклы

Фидания Галимҗан кызы Сәфәрова,Апас районы “Көрәш Даны” Орденнарының тулы Кавалеры Насыйбуллин Ислам Насыйбуллович исемендәге Чирмешән урта гомумбелем мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы,...

Фидания Галимҗан кызы Сәфәрова,

Апас районы “Көрәш Даны” Орденнарының тулы Кавалеры Насыйбуллин Ислам Насыйбуллович исемендәге Чирмешән урта гомумбелем мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы, педагогик эш стажы – 21 ел.


Соңгы елларда безнең тормышыбыз бик нык алга китте. Заман кешеләрнең акыллы, тирән белемле булуын таләп итә. Белемне бит кадерле укытучыларыбыз бирә!


 Яңа заман укытучысы нинди булырга тиеш соң? Җәмгыять укытучыга югары таләпләр куя. Укытучының максаты – сәләтле, белемле укучылар үстерү, аларны шәхес буларак тәрбияләү. Укытучы укучының мөмкинлек һәм сәләтен исәпкә алып, шәхес үстерү өстендә эшләргә тиеш. Ул үз фәнен яхшы белә, заманча педагогик технологияләрне, презентацион программаларны, тестларны актив куллана, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килә, ягъни яңа заман технологияләре белән бергә атлый.


Авыл укытучысы заманнан бер адым да калышмыйча атларга тиеш. Ул - балалар аласы бик күп, бик күп белемнәрнең нигез ташын салучы кеше. Нигез нык булганда гына нидер төзергә мөмкин бит. Ничек өлгерәләр барысына да? Аларга бит хәзер икеләтә җаваплылык артты. Һәр укытучы өчен ноутбуклар кайтты, кабинетлар интерактив такталар, мультимедиа проекторлар белән җиһазландырылды. Укытучыларга күпме мәшәкать артты. Ул кадәр техниканың барысын да эшләтә белергә кирәк бит.


Авыл мәктәбендәге информатика укытучысы - башка фән укытучыларын, шушы җирлектәге барлык белгечләрне дә заман техникасы белән эшләргә өйрәтүче, өлкән буын кешеләрен ерактагы балалары, оныклары белән аралаштыручы, өйдән чыкмый гына дөнья мәшәкатьләрен хәл итәргә булышучы да ул.


Авыл укытучысы һәрнәрсәне булдыра. Ул агитатор да, сайлау комиссиясе члены да, бәйрәмнәр оештыручы да, җәйләрен терлек азыгы әзерләүдә актив катнашучы да.


 Соңгы елларда мәктәпне тәмамлаучы яшьләр икътисадчы, юрист кебек һөнәрләрне сайлыйлар. Педагогик уку йортларына күбесенчә башка уку йортларына укырга керә алмаган, имтиханнарда азрак балл җыйганнар бара. Бу безне бик борчый торган проблема. Кемнәр килер безнең белемле, уңган, тырыш, алтын куллы укытучыларыбызга алмашка? Шулкадәр тирән белем бирә алырлармы алар укучыларына? Минем уйлавымча, иң-иң белемлеләр генә укытучы булырга хокуклы. Ләкин андыйлар бүтән уку йортларында белем ала. Яңа заман укытучыларның абруен какшатты шул... Укытучы... Һәрвакыт шат күңелле булсын ул. Тормыш мәшәкатьләрен уйлап, күңелсезләнеп йөрмәсен. Хезмәт хакын җитәрлек итеп түләсәләр, бар күңелләрен яраткан эшләренә генә бирерләр иде, минемчә. Укытучы икәнлекләре әллә каян күренеп торыр, һәркем килеп аларга баш ияр, чөнки иртәме-соңмы һәрберебез укытучыларыбызның безне кеше итәр өчен күпме тырышканын, күпме йокысыз төннәр үткәргәнен аңлый.


Туган мәктәбемдә үземә белем биргән, укытучы һөнәренең серләрен үз үрнәкләрендә ачып биргән һәм безнең – укучыларның соклануын, мәхәббәтен яулап алган укытучыларымның бу һөнәрне сайларга теләк уятуы, кызыксындыруы сәбәплеме, мин дә Укытучы дигән изге һөнәрне сайладым.


Үз һөнәремә гашыйк кеше мин. Укучыларымның уңышы, укытучыларның яңалыкка омтылуы күңелемә шатлык өсти. Бу – бәхет түгелмени? Көн саен сигез чакрым юл үткәндә көзге яңгырлары, күз ачкысыз бураннары, үзәккә үткән салкыннары да эшемә киртә була алмый. Районның иң ерак төбәгендә урнашкан, исеме тарихи риваятьләргә кергән, күренекле шәхесләр биргән матур табигатьле Аюкөйдергән авылында тормыштан ямь, эшемнән ләззәт алып яшим мин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ