Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәрәкәттә – бәрәкәт (Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Сәламәтлек һәм спорт” темасына проект эшчәнлеге)

Гөлнар Төхбәтова, Гөлфия Сафина,Казандагы татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган 321 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре;Гөлнара Нигъмәтҗанова,Казандагы 236 нчы балалар бакчасының татар теленнән беле...

Гөлнар Төхбәтова, Гөлфия Сафина,
Казандагы татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган 321 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре;
Гөлнара Нигъмәтҗанова,
Казандагы 236 нчы балалар бакчасының татар теленнән белем бирүче тәрбиячесе

Сәламәт кеше – рухы да, психик һәм физик үсеше дә камил булган зат ул. Мәктәпкәчә яшь – балаларның шәхес буларак формалашуына гына түгел, ә физик һәм психик үсешенә нигез салыну чоры да. Моның өчен без нәниләрнең даими рәвештә хәрәкәтләнүенә, дөрес туклануына, белем һәм тәрбия бирү тирәлегенең гигиеник нормаларга туры килүенә, балаларны сәламәтләндерү юнәлешендә ата-аналар белән хезмәттәшлек итүгә, гаиләдә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга, аны контрольдә тотуга зур игътибар бирәбез.


Димәк, баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шә­хес буларак формалаштыруда нигез булып тора. Нәниләрне физик күнегүләрне аңлы рә­вештә башкарырга, үз ор­ганизмының мөмкинлекләрен белергә өйрәтү – укыту-тәрбия эшендә планлаштырылган нәтиҗәләргә карый. Шуннан чыгып, үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык:


– хәрәкәт – баланың физик үсеше өчен иң кирәкле шарт булуын күз уңында тотып, балалар бакчасында спорт-сәламәтләндерү күнегүләрен, хәрәкәтле уеннарны тиешле югарылыкта уздыру;


– балаларны даими рәвештә чыныктыру нәтиҗәсендә организмның салкынга, эссегә, авыруларга каршы торучанлыгын арттыру, чыныктыруны һәр баланың шәхси үзенчәлекләрен искә алып уздыру;


– балаларның бакчадан тыш вакытын дөрес оештыру турында ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрү;


– мәктәпкәчә яшьтәге балачак – сабыйның психик үсешендә башлангыч чор, бу яшьтә аның күп психик сыйфатларына һәм үзенчәлекләренә нигез салына. Шуларны истә тотып, баланың һәрьяклап үсеше өчен гаиләнең тәрбияче белән үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләвен булдыру.


Кыскасы, балаларны сәламәт рухта тәрбияләү – мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының мөһим бурычы, чөнки нәниләрнең күп вакыты бакчада уза, ул аларның икенче өе булып тора. Шунлыктан төркемдә нәниләрнең гомуми үсеше өчен һәрвакыт уңай шартлар булдырырырга омтылабаз. Балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту, аларның физик һәм интеллектуаль үсешен тәэмин итү йөзеннән “Сәламәтлек һәм спорт” исеме астында, еллык программага өстәмә рәвештә, ике атналык проект эшләдек.


Проектның максаты – балалар шәхесенең төрле яклап үсешенә ярдәм итү, балаларның яшәү рәвеше турындагы белемнәрен ныгыту; халык педагогикасы тәҗрибәсенә нигезләнеп, балаларны физкультура-сәламәтләндерү чараларына һәм спортка җәлеп итү, сәламәтлекне сакларга өйрәтү.


Проектның бурычлары


Белем бирү бурычлары: балаларны сәламәт яшәү кагыйдәләре белән таныштыру; физкультура-сәламәтләндерү чараларына һәм спортка җәлеп итү, сәламәтлекне сакларга өйрәтү, спорт белән шөгыльләнүнең сәламәт яшәү нигезе икәнен аңлату.


Үстерү (ныгыту) бурычлары: хәрәкәт координациясен, җитезлек һәм сыгылмалылыкны; игътибарны, бәйләнешле сөйләм телен, бармак очларының сиземләвен үстерү.


Тәрбияләү бурычлары: коллективта үз-үзеңне дөрес тоту, ярдәмләшү, спорт белән кызыксыну ихтыяҗын булдыру, үзеңнең сәламәтлеген турында кайгырту.


Проектны тормышка ашыру ысуллары


Өйрәтү ысуллары: иҗади биремнәр биреп , монологлы һәм диалоглы сөйләмне бәйләү.


Тәрбияләү ысуллары: әңгәмә, балаларны актив эшчәнлеккә тарту, эш-гамәлләрен дөресләп бару, уен.


Укыту ысуллары: аңлатулы, кызыксындыра торган, мәгълүмати- белдерүле.


Проектны башкару вакыты: 2 атна.


Проектта катнашучылар: мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, тәрбиячеләр, белгечләр (рус теле тәрбиячесе, музыка җитәкчесе, логопед).


Проектның этаплары:


1. Әзерлек этабы:


– сәламәтлек, спорт, сәламәт яшәү рәвеше турында шигырьләр өйрәнү;


 – “Дөньяны бербөтен итеп күзаллау” белем бирү эшчәнлеге өчен “Минем гаиләм өчен – сәламәт ризыклар” дигән темага презентация;


–  “Сөйләм үстер” белем бирү эшчәнлеге өчен “Сәламәтлек иленә сәяхәт” дип исемләнгән презентация;


– режим буенча билгеләнгән вакытларда әңгәмәләр үткәрү өчен презентация;


– дидактик, хәрәкәтле, рольле-сюжетлы уеннар;


– ата-аналар өчен төрле консультацияләр;


– музыка җитәкчесе белән берлектә әтиләр катнашында ярыш-бәйрәм әзерләү.


2. Төп өлеш:


– үстерешле белем бирү эшчәнлекләре;


– балаларның сәламәтлеген саклау, спорт белән даими шөгыльләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан төрле уен эшчәнлеген гамәлгә кертү;


– сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау йөзеннән ата-аналар өчен чаралар коплексы.


3. Йомгаклау өлеше:


– әтиләр белән берлектә ярыш - бәйрәм үткәрү.


<…>
Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №12 (декабрь, 2014) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ