Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кил, өйрән...» (Рус балаларына – татар әдәбияты. V сыйныф)

Лилия ХИСМӘТОВА, Линиза ГЫЙЗӘТУЛЛИНА, Казандагы 19 нчы гимназия укытучыларыМаксат. Дәрдемәнднең «Кил өйрән...» шигырен анализлау; логик фикерләү сәләтен үстерү һәм үз фикереңне җиткерергә өйрәтү, укуч...

Лилия ХИСМӘТОВА, Линиза ГЫЙЗӘТУЛЛИНА,
Казандагы 19 нчы гимназия укытучылары

Максат. Дәрдемәнднең «Кил өйрән...» шигырен анализлау; логик фикерләү сәләтен үстерү һәм үз фикереңне җиткерергә өйрәтү, укучыларны телләр өйрәнүгә кызыксындыру.


Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет – шигъри әсәрне истә калдыруның җиңел ысулларын өйрәнү.


Предмет – Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Кил, өйрән…» шигырен өйрәнү.


Шәхескә кагылышлы – балаларда телләр өйрәнүгә кызыксыну тудыру.


Җиһазлау. Дәреслек, Дәрдемәнд портреты, шәҗәрәсе, компьютер презентациясе, картиналар, анкета сораулары, биремнәр, слайдлар.


Дәрес барышы.


I. Оештыру.


Укучыларда уңай халәт тудыру.


Ситуатив күнегү.


– Яңа көн уңышлар алып килсен!


– Бер-беребезгә ягымлы булыйк!


– Бүген дәрестә «4»ле, «5»леләр генә алыйк!


– Яңа көндә яхшылыклар гына эшлик!


II. Актуальләштерү.


Укытучы. Узган дәрестә без күренекле язучы Г.Исхакый иҗаты белән таныштык. Бу язучының «Мөгаллимә» әсәреннән өзекләр укыдык. Мин сезгә өй эше итеп, яраткан укытучыгыз турында сөйләргә өйрәнеп килергә кушкан идем. Хәзер дәрескә әзерләнеп килгән укучыларның чыгышларын тыңларбыз. (Укучыларның җаваплары тыңлана.)



  • Әсәрне кабул итүгә әзерлек.


Укытучы. Җир йөзендә яшәгән халыклар бик күп телләрдә аралаша. Ләкин һәркемнең дә башка телләргә караганда үзенә якын, кадерле бер теле була. Шул телдә аның әти-әнисе, туганнары сөйләшә. Шуңа күрә дә ул телне туган тел – ана теле диләр.


Тактада язылган сүзләрне дөрес тәртиптә урнаштырсаң, татар халык мәкальләрен укырга мөмкин:


1) күренә, теленнән, Кешенең, күңеле.


2) ачкычы, Тел, белемнең.


3) күргән, Телләр, илләр, белгән.


Укытучы. Шагыйрьләр үзләренең туган телләрен мактап, яратып, горурланып шигырьләр иҗат итәләр. Бүгенге дәресебездә дә без тел турында язылган шигырь укырбыз. Бу шигырьнең авторы татар халкының танылган шагыйре – Дәрдемәнд.


III. Дәрдемәнднең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру.


Укытучы. Укучылар, хәзер без күренекле татар шагыйре Дәрдемәнднең тормыш юлы белән танышып китәрбез. (Укытучы язучының биографиясен презентация материалына нигезләнеп сөйли.)


 Алга таба дәреслектә бирелгән биография тексты укыла. (Укытучы сәнгатьле итеп укый.)


 Укучылар текстны эчтән укып чыга.


 Текст «Чылбыр» буенча укытыла. (Беренче җөмләне – бер, икенче җөмләне икенче укучы укый.)


 Дәфтәрләрдә мөстәкыйль эш үтәтелә. Дөрес җавапларга «+» тамгасы куела.


–        Дәрдемәнд табиб булган.


–        Дәрдемәнд мәдрәсәдә белем алган.


–         Дәрдемәнд шагыйрь булмаган, ул кибетче булып эшләгән.


–        Дәрдемәнд Мәскәү шәһәрендә генә яшәгән.


Дәрдемәнд иҗатының төп темасы булып Ватан, милләт, туган тел язмышы тора. Без туган тел темасына багышланган «Кил, өйрән...» шигырен укырбыз. Әйдәгез бу шигырь белән танышыйк.


Шигырьне укыр алдыннан яңа сүзләр белән танышыйк.


Сүзлек өстендә эш. Интерактив тактада яңа сүзләр чыга.


катыштырма не смешивай


вәләкин, ләкин но


тел уйнатмак (уйнату) здесь: смешивать языки


наданлыктан әсәрдер здесь: признак безграмотности


(Текст хор белән кабат укып чыгыла. Эчтән кабатлана. Экраннан рус сүзләре алына. Кайсы укучының ничә сүзне истә калдыруы тикшерелә.)


<…>


Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №12 (декабрь, 2014) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ