Логотип Магариф уку
Цитата:

Күбәләк кортының гаҗәеп маҗаралары

(Зурлар төркемендә сөйләм үстерү, экология һәм кул хезмәте буенча интеграль белем бирү эшчәнлеге)Миләүшә ШИҺАБИЕВА, Зәкия ЛОТФРАХМАНОВА, Гөлназ САФИУЛЛИНА,Казандагы 415 нче балалар бакчасы тәрбиячеләр...

(Зурлар төркемендә сөйләм үстерү, экология һәм кул хезмәте буенча интеграль белем бирү эшчәнлеге)


Миләүшә ШИҺАБИЕВА,


Зәкия ЛОТФРАХМАНОВА,


Гөлназ САФИУЛЛИНА,


Казандагы 415 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре


Максат: балаларның бөҗәкләр турындагы белемнәрен баету, күзаллауларын киңәйтү; алар турында тасвирлап сөйләү күнекмәләре бирү; табигатьнең җан ияләренә карата сакчыл, мәрхәмәтле караш тәрбияләү; оригами ысулы белән эшләү күненкмәләрен камилләштерү.


Җиһазлау: экран, җәйге болын,төрле бөҗәкләр слайдлары, «Күчтәнәч» телевизион тапшыруыннан хат яки телеграмма, магнитофон язмалары; музыкаль тамашада катнашучы балаларга (чикерткә, күбәләк корты, күбәләк, коңгыз) костюмнар; оригами ысулы белән күбәләк ясау өчен төсле кәгазьләр, фломастерлар.


Эшчәнлек  барышы


Тәрбияче. Балалар, безнең бүгенге эшчәнлебез гади генә түгел, ә маҗаралы булыр. Без аны бик кызыклы итеп үткәрербез: сөйләшербез, биеп-җырлап, уйнап та алырбыз, кәгазь белән эшләргә дә өлгерербез. Ә хәзер эшебезне башлыйбыз.


(Ишек шакыйлар. Хат ташучы телеграмма кертә.)


Тәрбияче. Балалар, безгә «Күчтәнәч» телевизион тапшыруыннан телеграмма килде. Кызык, бик кызык булды әле бу. Ә сез, балалар, «Күчтәнәч» тапшыруын  карарга яратасызмы? Яле, укып китик, телеграммага нәрсә язылган икән?


Телеграмма


Кадерле балалар! «Күчтәнәч» тапшыруы сезгә сәлам юллый. Акыллы, зирәк, тапкыр балалар икәнлегегезне ишеттек тә сезгә җәйге күчтәнәч җибәрергә булдык. Музыкаль тамашага рәхим итегез!


Дәү әни һәм дәү әти.


Тәрбияче. Кызык, ни өчен җәйге күчтәнәч дип яздылар икән? Хәзер урамда әлегә яз бит.(Уйланып тора.) Ә, балалар, мин белдем нәрсә эшләргә икәнен. Әйдәгез, урыннарыбызга утырыйк. Җәйге күчтәнәч булгач, без дә җәйгә сәяхәт кылып кайтыйк. Хәзер күзләрегезне йомыгыз һәм җәйге матур көнне күз алдыгызга китерегез... (Магнитофон тасмасы куела.) Ишетәсезме, чишмә чылтырый, кошлар сайрый, кояш якты нурларын сибә, көн җылы... Хәзер инде күзләрегезне ачыгыз. Карагыз, без нинди серле җәйге болынга килеп чыктык?(Экранда – җәйге болын күренеше.) Минем янга якынрак килегез әле. Сез биредә нәрсәләр күрәсез? (Чәчәкләр, үләннәр,төрле бөҗәкләр.) Әйе, балалар, бу болында бөҗәкләр бик күп икән. Әйдәгез, без шул бөҗәкләр турында сөйләшеп китик. Игътибар белән карагыз әле, сез бу бөҗәкләрне таныйсызмы? (Экранда бөҗәк рәсемнәре күрсәтелә, балаларның җаваплары тыңлана.)


Тәрбияче. Рәхмәт, балалар, сез бик күп бөҗәкләр беләсез икән. Ә кайсыгыз әйтә, бөҗәкләр нәрсә белән туклана? Аларга яшәү өчен нинди шартлар кирәк? Ә хәзер уйлап әйтегез әле, безгә бөҗәкләр нигә кирәк икән? Алар нинди дә булса файда китерәме? Кышын бөҗәкләр кайда кышлый икән соң? (Балаларның җаваплары тыңлана.) Ә хәзер урыннарга утырыйк һәм «Күчтәнәч»тән килгән күчтәнәчне карыйк.


Музыкаль тамаша. Күбәләк кортының гаҗәеп маҗаралары.


Тәрбияче. Гаҗәеп бер матур болында хәтфә киемле яшькелт-сары Күбәләк корты, җитез Чикерткә һәм акыллы Коңгыз яшәгән. Коңгыз бер чәчәктән икенчесенә үрмәләгәнче, Чикерткә, болынның икенче башына барып, җыр җырлап килергә дә өлгерә икән.


(Чикерткә булып киенгән бала «Чикерткә вальсы»н  (Н.Дәүли сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе)  җырлый.)


Мин – Чикерткә, Чикерткә!


Аякларым сикертә.


Очырта канатларым:


Минем рәхәт чакларым!


Мин – Чикерткә,Чикерткә!


Мине куып кем җитә?


Сусаганда эчәремә


Миңа тамчы су җитә.


Кушымта:


      Лә-лә-лә-лә,лә-лә-лә-лә!


      Лә-лә-лә-лә,лә-лә-лә-лә!


Кулымда – магнитофон,


Уйнатам да куямын.


Чәчәктән чыклар эчеп,


Ашамый да туямын.


Магнитофон уйнатам,


Мин җырларга яратам,


Лә-лә-лә-лә, лә-лә-лә,


Күңелемне юатам!


Кушымта:


        Лә-лә-лә-лә,лә-лә-лә-лә!


        Лә-лә-лә-лә,лә-лә-лә-лә!


Коңгыз. Чикерткә! Син шундый җитез һәм шат күңелле! Бигрәк үзеңнең әти-әниеңә охшагансың инде!


Тәрбияче. Чикерткә үзенең әти-әнисенә охшавы белән бик нык горурланган.


Күбәләк корты. Коңгыз! Коңгыз! Зинһар өчен, әйт әле, ә мин үземнең әти-әниемә охшаганмынмы?


Коңгыз. Юк, син аларга бөтенләй дә охшамагансың.


Күбәләк корты. Ничек? Бөтенләй охшамаганмынмы? Ә кем соң минем әти-әнием?


Коңгыз. Синең әти-әниләрең чәчәктән-чәчәккә кунып очып йөрүче гаҗәеп матур күбәләкләр.


Тәрбияче. Күбәләк корты Коңгызның бу сүзләренә бик гаҗәпләнгән һәм уйга калган. Менә ул болын читендә үсеп утыручы агачка үрмәли башлады: кәүсәдән –ботакка, ботактан яфракка күчте. Ул үзенең корсагыннан ефәк җеп тартып чыгарды һәм шул җепкә урала башлады. Озак кына бөтерелгәч, ул кузы эчендәге курчакка әверелде.


Күбәләк корты.Уф, мин бик күп эшләдем һәм ардым.


Тәрбияче.Аңа кузы эчендә бик җылы, караңгы иде. Тиздән ул йокыга талды. Төшендә ул үзенең искиткеч матур күбәләккә әйләнгәнен күрде һәм, чыннан да, ул йоклаганда акрын гына күбәләккә әйләнә барды. Менә ул аркасы кычытуга түзә алмыйча уянып китте. Күбәләк корты кузы эчендә ышкына, кыбырсый башлады. Ниһаять, кузы шартлап ярылды. Ә кузы эченнән матур канатларын җай гына селкетеп, Күбәләк килеп чыкты. Күбәләкнең канатлары кояш нурында бигрәк матур күренде. Ул үзенең кыяфәтен чык бөртегендә күреп гаҗәпкә калды.


Күбәләк корты.Әйе, Коңгыз дөрес әйткән икән. Карагыз, нинди гүзәл күбәләккә әверелдем мин!


(Бер бала «Күбәләк» җырын (М.Әндәрҗанова сүзләре, Ф.Шәймәрданова көе) җырлый. Бу вакытта ике кыз бала биеп торалар.)


Болыннарда оча күбәләк,


Таң-гөлләрне бизи күбәләк.


Кү-кү-кү-кү-күбәләк (2 тапкыр)


Таң-гөлләрне бизи күбәләк.


Чәчәкләргә куна күбәләк,


Чык суында юына күбәләк.


Кү-кү-кү-кү-күбәләк (2 тапкыр)


Чык суында юына күбәләк.


Алсу-сары төсле күбәләк,


Бәхет нурын сибә күбәләк.


Кү-кү-кү-кү-күбәләк (2 тапкыр)


Бәхет нурын сибә күбәләк.


Тәрбияче. Балалар, сезгә музыкаль тамаша ошадымы? «Күчтәнәч»тән дәү әни белән дәү әти безгә әйбәт күчтәнәч җибәргәннәрме? Әйдәгез, аларга бергәләп рәхмәт әйтик. Ә сезнең уйлап караганыгыз бармы, ни өчен күбәләкләр шундый төрле һәм матур икән? Күбәләкләрнең канатлары искиткеч күпсанлы вак кабырчыклар белән капланган. Алар, кояш нурында чагылып, бигрәк матур булып күренә. Ләкин бу кабырчыклар матурлык өчен генә түгел. Алардан башка күбәләкләр оча алмыйлар. Күбәләкне кул белән тотсаң, аның канатындагы кабырчыклар сөртелеп бозыла, һәм күбәләк бүтән беркайчан да оча алмаячак. Үзенең матурлыгы белән кешеләрне дә сөендерә алмас. Шуңа күрә бервакытта да күбәләкләрне кул белән тотарга тырышмагыз. Ә хәзер килегез, үзебез дә берничә минутка күбәләкләргә әверелик.


Физкультминут.


Күбәләкләр.


Аллы-гөлле күбәләкләр


Һаваларда очалар.


Бөтерелеп әйләнеп,


Чәчәкләргә төшәләр.


Җитәм генә дигәндә,


Җилдә очып китәләр.


Яңадан һавада


Җилпенеп торалар.


Җил тынгач, җай гына


Чәчәккә куналар.


Тәрбияче. Бераз ял итеп алдык. Ә хәзер өстәлләр артына утырыйк һәм оригами ысулы белән күбәләкләр ясыйк.


(Тәрбияче ясау ысулларын аңлата. Балалар төсле кәгазьләрдән күбәләкләр ясый.)


Тәрбияче.Балалар, сез бүген бик акыллы һәм тырыш булдыгыз. Күбәләкләрегез дә бик матур килеп чыкты. Хәзер без аларны болынга очарга җибәрик.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ