Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшелчә һәм җиләк-җимеш хакында 3 миф

Яшелчә һәм җиләк-җимешләр – сәламәт туклануның нигезе, әмма алар тирәсендә, башка күп кенә продуктлар тирәсендә кебек үк, күп мифлар йөри. Яшелчә һәм җиләк-җимеш турындагы киң таралган 3 мифны фаш итик.

Миф 1: яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә май юк.

Чынбарлык: авокадо, зәйтүннәр файдалы майларга бай. Бу майлар сәламәтлек өчен бик мөһим. Алар күзәнәк мембраналарын төзүдә, гормоннар җитештерүдә катнаша, шулай ук организмга майда эрүчән витаминнарны үзләштерергә ярдәм итә.

Миф 2: җимешләр артык татлы һәм фигурага зыян китерә.

Чынбарлык: җимешләрдә фруктоза бар, ул чыннан да шикәр, ләкин аларда клетчатка күп. Ул шикәрнең канга сеңүен акрынайта һәм глюкоза дәрәҗәсенең кискен күтәрелүен булдырмый кала.

Миф 3: яшелчә һәм җиләк-җимешләрне даруханәдәге витаминнарга алмаштырырга мөмкин.

Чынбарлык: яшелчә һәм җиләк-җимештәге витаминнар биологик актив матдәләрнең катлаулы комплексының бер өлеше булып тора. Витаминлы препаратларны гына кабул итү яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең файдалы үзлекләрен тулысынча алыштыра алмый.

"Республика иҗтимагый сәламәтлек саклау һәм медицина профилактикасы үзәге" ДАССУ 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ