Логотип Магариф уку
Цитата:

Күңелләр матурлыгын тудыручы иҗат

(Балалар бакчасы өчен методик кулланмалар авторы, К.Насыйри исемендәге  премия лауреаты, күренекле педагог Кафия Закировага багышланган кичә) Рүзилә АБДУЛЛИНА, Казандагы 162 нче балалар бакчасының бер...

(Балалар бакчасы өчен методик кулланмалар авторы, К.Насыйри исемендәге  премия лауреаты, күренекле педагог Кафия Закировага багышланган кичә)


 Рүзилә АБДУЛЛИНА,


Казандагы 162 нче балалар бакчасының беренче квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе


Надия ВӘЛИЕВА,


Казандагы 162 нче балалар бакчасының беренче квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе


Ания ӨМЕТБАЕВА,


Казандагы 162 нче балалар бакчасының беренче квалификация категорияле музыка җитәкчсе


 


РФның Халык Мәгарифе отличнигы, РФның гомуми белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре, ТРның атказанган укытучысы Кафия Вәли кызы Закирова иҗатына багышланган кичә. Аның методик кулланмалары республика күләмендә балалар бакчасына таралган, балалар тәрбияләүгә зур өлеш кертүчеләрнең берсе булып санала.


Кичә барышы


Малай. Әссәламәгаләйкүм! Кеше юк икән.... Абыстайлар! Ау-ау! Абыстайлар, дим! Нишлиләр анда? Нинидидер тавышлар да ишетелә бугай?! Аууу, абыстайлар дим! И Аллам, хәзер бәйрәмгә чакырмыйча кайтсам, миңа эләгәчәк. Нишләргә инде? Менә ничек сука ташка терәлә икән ул! Инде нишләргә кирәк? Абыстайлар! Абыстайлар! Фирдәвес агай! Фирдәвес агай! Ни булган боларга, ә?


Фирдәвес. Нәрсә акырасың, малай? Үлгәннәр дип белдеңме әллә?


Малай. Әссәламәгаләйкүм!


Фирдәвес. Вәгаләйкүм әссәлам! Ни йомыш, нигә кычкырасың шулкадәр? Әнә кунакчадагы тавыкларны куркытасың бит, малай актыгы.


Малай. Ни-ни, Фирдәвес агай! Бүген «Чулпан» балалар бакчасында бик зур бәйрәм – Кафия Вәли кызының иҗат кичәсе. Кичекмәстән абыстайларны шул бәйрәмгә чакырдылар. Хәзер үк килеп җитсеннәр диделәр.


Фирдәвес. Кем, кем дисен?


Малай. Бүген «Чулпан» балалар бакчасында бик зур бәйрәм! Кафия Вәли кызының иҗат кичәсе.


Фирдәвес. И аллам, менә бит нәрсәдә икән хикмәт. Теге безнең Кышлау авылында беренче булып балалар бакчасы ачкан Кафия түгелме икән сон ул?


Малай. Анысын белмим, Фирдәвес агай, Каюм Насыйри премиясен алган кеше дип тә әйттеләр аны.


Фирдәвес. И, балакаем, шул инде, шул Кафия! Ярар, ярар, барырлар, хатын- кыз дигәннәре андый бәйрәмнәргә йөрергә бик яраталар. Әйтермен.


Малай. Юк, Фирдәвес агай, бу җаваплы эшне миңа ышынып тапшырдылар, димәк, мин үзем әйтергә тиеш.


Фирдәвес. Алла, бик җаваплы карыйсың син эшләреңә, молодец! Соң шулай чакыралар димени?! Менә хәзер өйрәтим әле ничек чакырырга кирәклеген. Беренче, икенче, өченче, дүртенче абыстай. Менә шулай.


Малай. Абыстайлар! Әй, абыстайлар, дим. Галия абыстай, Халидә абыстай, Гөлсинә абыстай, Венера абыстай!


Галия. Ни бар? Нәрсә булды?


Малай. Әссәламәгалайкүм! (Ашыга-ашыга.) Бүген «Чулпан» балалар бакчасында бик зур бәйрәм! Анда сезнең бик якын дустыгызның иҗат кичәсе, ди. Абыстайлар кичекмәстән хәзер үк бәйрәмгә килеп җитсеннәр, диделәр.


Галия. Иии үскәнем, кем икән соң ул?


Малай. Кафия Вәли кызы Закирова диделәр.


Галия. Бәракалла, әйе, әйе шул. Мине генә чакырдылармы?


Малай. Юк, юк, барыгызны да чакырдылар. Хәзер үк килеп җитсеннәр диделәр. (Халидә чыга.)


Халидә. Нәрсә булды дип торам, нишләп кычкырышасыз?


Галия. Халидәкәй, кара әле, безнең Кафиянең «Чулпан» балалар бакчасында иҗат кичәсе икән, шунда чакыралар ди. (Венера чыга.)


Венера. И алланың рәхмәте яусын, балакаем, хәзер килеп җитәләр диген.


Галия. Мә, балакаем, йомышыңны дөрес итеп җиткерә белгәнең өчен бер кәнфит бирим эле.


Малай. Бик зур рәхмәт! Соңга кала күрмәгез.


Фирдәвес. Әйе, ишеттем, менә бит ә? Безнең Кафия нинди абруйлы хатын булган! Ул бит мине Кышлау балалар бакчасына заманында гармунчы итеп алган иде. И бигрәкләр дә тырыш иде инде үзе, мин сиңа әйтим.


Венера. Әй әйтмәгез дә инде, аннан бирле күпме сулар аккан.


Барсы бергә. Их, шул чаклар! Менә бит ә, шул тәвәккәллеге, җитезлеге, булганлыгы аркасында ниниди дәрәҗәләргә иреште бит ул ?


Галия. Хәзер Закирова, кыз фамилиясе Шаһиева, Кафия Вәли кызы, 1951 елның 30 мартында Татарстан Республикасының Арча районы Түбән Курса авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Белгәнемчә, ул елны яз бик иртә килгән. Язның җылы кояшы үзенең нурлары белән карны гөрләвекләргә әйләндереп, гөрләвекләр, үз чиратында, челтерәп аккан көн булган. Әнисе белән әтисе куанычы булып, кыз бала дөньяга аваз салган. Алар баштарак, кыз туса – Зөһрә, малай туса, Таһир кушабыз дип планлаштырган булсалар да, әнисенең иң якын дустының исеме өстенрәк булып чыккан шул. Димәк, дуслыклары да көчле булып чыккан. Әнисе бик матур җырлый торган булган, шуңа бар назын, җылылыгын биреп, бишек җырлары белән генә үстергән аны. (Балалар бишек җыры җырлыйлар.)


Кафия туганда, әти-әнисе умартачылыкта эшләсәләр дә, соңыннан әнисе 20 ел хат ташучы, почта начальнигы булып эшләгән. Кызганычка каршы, Кафиягә 1 яшь булганда, әтисе кисәк кенә авырып, бу дөньдан китеп бара.


Халидә. Әйе шул, мин дә хәтерлим, без Кафия белән сыйныфка укырга кергәннәрне.


(Балалар башкаруында «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» җыры яңгырый.)


Беренче укытучыбыз Мәстүрә апаны ничек йотылып тыңлаганнарыбызга кадәр хәтерлим мин. Бигрәкләр дә тырыш иде инде апабыз. Менә шулай сигезьеллык Югары Курса мәктәбен бетергәнне дә тоймый калдык инде. Бу гомер дигәннәре бик тиз уза икән шул.


Галия. (Сүзгә кушылып) И, менә сез сөйләгәннәрне уйлап утырам әле. Ә менә Арчада, көллияттә укыган чакларны, мин сезгә әйтим, мин – староста, Кафия –профорг, Халидә – комсомол сәркатибе. Ул мәктәптә дә пионерлар булып янып көюләр, әле бит ул заманаларда үзебезгә түгел, классыбызга да тап төшерергә ярамый. Шулай шул, шуңа да Кафия – чын патриотик шәхес, үзен дә тәрбияләде, үз янындагыларны да. Әле күпме балалар аңың кулыннан узган.


Венера. Ул көллият дигәч тә, бер вакыйга искә төште әле. Беренче эш башлаган вакытлар. Арча мәгариф идарәсе мөдире безне Кафия белән икебезне чакыртып алды. Менә кызлар, ди, сезгә бик зур эш тапшырасым килә, ди. Ике авылда балалар бакчасы ачарга кирәк, ди. Берсе – Кышлауда, икенчесе – Ташчишмәдә. Без инде нишләргә дә белмибез, юк дисәк тә яхшы түгел, курыктылар дигән кебек, аннан район мәгариф идарәсе урынбасарына ничек юк дияргә, икенче яктан, бакча ачарлык тәҗрибә дә юк. Менә монда да Кафиянең тәвәккәллеге, куркусызлыгы җинде. Ризалаштык. Кышлауны сайладык һәм 15 август иртәсендә Кышлау дигән авылны эзләп киттек. Әтнә автобусыннан төштек, Кышлау дигәннәре бик ерак булып чыкты. Бара-бара бик ардык инде, барып җитәбез дигәндә генә, без бөтенләй икенче якка китә башлаганбыз икән. Бәхетебезгә, юлыбызга бер ир кеше очрады. «Их сез, кызлар, инде Кышлауны узып барасыз бит, әнә теге елганың икенче ягында калды бит инде ул Кышлау», – ди.


Колхоз рәисе бүлмәсенә килеп кердек бер заман. Рәис бик җылы каршы алды безне, яшәр өчен урын тапты. Ә бакчага килсәк, бакча урнында дүрт як почмактан кала башка берни юк. Без яңадан рәис янына юл тоттык, ул безгә яңа гына ябылган хастаханәне бакча итеп ачарга рөхсәт бирде. Шулай итеп, без көн-төн бакча ачу эше белән мәшгуль булдык. Җиһаз белән тәэмин иттек, ашханәне тулыландырдык. Шулай итеп бакчаны ачтык, Кафия – бакча мөдире, мин тәрбияче булдым.


Фирдәвес. Кафия мине гармунчы итеп эшкә алам дигәч, сөенгәннәремне белсәгез. Әйе шул, Венера, без сезнең белән бик тату эшләдек. Нинди генә чаралар оештырмадык. Әле бит Кафияне авылыбызның бик акыллы, тәртипле егете Рәфкать эләктергәнне дә бик хәтерлим.


Гөлсинә. Әйе, бу 1971 ел иде, Кафиягә бары 20 яшь, авылның дәрәҗәле, тәртипле егете Рәфкать Закировка кияүгә чыкты да куйды һәм 1972 елда гаиләсе белән Казан шәһәренә күчеп килде. 1974–1982 елларда Казан оптика-механика заводында оптик-механик булып эшләде. 1978–1982 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында белем алды. 1982– 1993 елларда КОМЗның 233 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. 1993–1996 елларда Казан шәһәре Совет районының 415 нче балалар бакчасында методист вазифасын башкарды. Әлеге бакча – Совет районында беренче булып ачылган татар телендә тәрбия-белем бирүче тәрбия йорты. Шуңа да ул язның беренче чәчәге «Умырзая» исемен йөртә. Бакча ачылуның беренче айларыннан башлап хәзерге көнгә кадәр ТР педагоглары өчен тәҗрибә өйрәнү мәктәбе булып тора. Ә менә 1996–2005 елларда Кафиябез ТР Мәгариф министрлыгының фәнни-методик үзәгендә методик әсбаплар эшләү секторы мөдире булып эшләде. Хәзерге көндә ул янәдән 415 нче бачада үзенең яраткан эшен дәвам итә, ә тормыш иптәше Рәфкат белән ике бала тәрбияләп үстереп, хәзер оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр.


Галия. Әйдәгез, киттек, соңга кабыз бит сөйләшеп. Кафия үзе дә килгәндер инде, соңга калу ярамас.


Барсы. Әйдәгез, әйдәгез....


Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, без бүген зур бәйрәмгә җыелдык. РФ мәгариф отличнигы, РФ гомуми белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, яраткан остазыбыз Кафия Вәли кызы Закированың иҗат кичәсенә җыелдык. Бугенге чарага Кафия Вәлиевнаның иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре килде. Әйдәгез әле, дәрәҗәле кунагыбызны кайнар алкышлыйк...


(Балалар «Казан сөлгесе» биюен башкаралар. Абыстайлар керә.)


Алып баручы. Безгә тагын кунаклар килгән икән. Әйдәгез, узыгыз, утырышыгыз. Сез бер дә буш килмәгәнсез икән. Нинди күчтәнәчләр белән килдегез?


Галия. (Серле сандык күтәреп керә.) И бу күчтәнәчләрне күтәреп тә бетерә торган түгел. Нинди авыр да, кыйммәтле дә, кирәкле дә бу күчтәнәчләр, балалар. Боларнын барысын да сезгә Кафия Вәлиевна апагыз җибәргән.  (Сандыктан берәм- берәм китаплар күрсәтеп, сөйли.)  «Иң матур сүз» китабы, «Балачак аланы», «На поляне детства» хрестоматиясе, «Күңел ачыйк бергәләп»,«Уйный-уйный үсәбез» китаплары, «Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак», «Әткәм-әнкәмнең теле» һәм башка бик күп уку әсбаплары... Ничек моның кадәр күп китап язарга өлгерде икән ул, балалар?


Алып баручы. Кафия Вәлиевна, безнең балалар сезнең китапларыгызны укып, акыллы да, тәртипле дә, әдәпле дә булып үсәләр. Сез безгә илебезне, туган телебезне яратучы чын кешеләр булып үсәргә ярдәм итәсез, әйе бит, балалар? Моның өчен сезгә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бәйрәмебезне кечкенәләр дәвам итә. (Балалар башкаруында концерт номерлары күрсәтелә.)


Алып баручы. Ә хәзер сүзне килгән кунакларга бирәбез.


(Килгән кунакларга сүз бирелә.)


Алып баручы. Бәйрәм кичәсенең төп кунагы Кафия Вәлиевнага сүз бирәбез.


Алып баручы.


Рәхмәт сезгә җыйган өчен


Халкымның бар мирасын.


Килә Сезгә рәхмәтләрдән


Зур бер һәйкәл коясым.


Эчкән суы, һавасыннан


килде микән изгелек?


Һәр язганы, тудырганы,


Төзегәне – миллилек!


Булсын иде мәңгелек!


 











Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ