Логотип Магариф уку
Цитата:

Кыңгыраулар чыңы киләчәккә илтсен

Миләүшә Муллый кызы ХАҖИЕВА,Лаеш районы Столбище урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 35 ел. РФнең мәгариф отличнигы, РФнең мактаулы мәгариф хезмәткәре.Без иң катлаулы бер чор...

Миләүшә Муллый кызы ХАҖИЕВА,

Лаеш районы Столбище урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 35 ел. РФнең мәгариф отличнигы, РФнең мактаулы мәгариф хезмәткәре.


Без иң катлаулы бер чорда, тарихи күчеш чорында яшибез. Яшәеш бүген имтихан тота: кешелек дөньясы экологик, социаль-экономик, этник проблемаларның чолганышында калды. Әйтерсең, ахырзаман алдыннан ходай безне, маңкорт буынны кабат сынап карый сыман... Гаяз Исхакыйның “инкыйраз”ы якынлаша кебек...25 ел гомер  Столбище авылындагы рус мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытуга, балалар тәрбияләүгә багышланган. Әнә шул якынлашкан “инкыйраз”га каршы көрәшкә чыккан гади бер укытучы мин.


Яшьлегем-юләрлегем, егәрлегем, тырышлыгым, саулыгым бәрабәренә яуланган үрләр... Биек-биек таулар янында ул үрләр бик кечкенә булып күренә шул. Ә шулай да ул үрләрне яулау өчен бик күп лаеш шулпалары эчелде... Лаеш районына шәһәрдән вакытлыча гына, саф һава суларга гына килгән җирдән калып үтелгән тулы бер гомер. Авыл укытучысы гомере...


Кеше гомере - уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек... Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып уза да китә гомер дигән кадерле мизгел... Ул кадерле мизгелләрнең һәммәсе дә укучыларыма багышланган. Бөек ана телебезнең, милләтебезнең яшәешен саклап калу өчен җан-фәрманга тырышып хезмәт ителгән, бөтен көч-егәр шушы авыл мәктәбенә сарыф ителгән.


Ә бит барысы да шул беренче кыңгыраудан, беренче дәрестән башланган иде. Казанның элеккеге 35 нче мәктәбендә, педпрактикадагы беренче дәресемнән соң, үземнән бер башка озынрак малай килеп басты да, көрәктәй кулларын борын төбемдә селкеп: “Апа-а, азапланмагыз, сездән барыбер укытучы чыкмаячак”, - диде. Мин дә югалып калмадым, әтәчләнеп: “Все-таки тырышып карарга исәп әле”, - дидем.


Шул вакыттан соң үткән 35 ел эчендә гомерем буе эзләнеп, яңалыкка омтылып яшәдем. Авылда яшәп, аспирантура тәмамлап, кандидатлык имтиханнарын тапшырдым. Ә театр училищесында алган белемем исә укучыларыма серле театр дөньясының ишекләрен ачты. Укытуның яңа ысул-алымнарын даими өйрәнеп, аларны кулланып үткәргән тел-әдәбият дәресләре аша тәрбияләнгән укучыларым күптән инде үз юлларын таптылар. Ике дистәләп укучым уку йортларының татар теле бүлекләрендә укып, кайберләре мәктәбебездә эшлиләр икән-алмаш бар, тыныч күңел белән китәргә дә була. Ә шулай да, шагыйрь әйтмешли, укытучы күңелендә көз буламыни?!


Менә тагын язлар килде, җәйләр җитте...Соңгы кыңгыраулар чыңлый... Миләүшә апагыз инде үзе җитәкләгән татар сыйныфының өченчесен озата. Өч сыйныфка аз да түгел, күп тә түгел - 8 алтын медаль! Татар төркемнәре таркалып барган бер чорда рус авылында татар сыйныфларын оештыру, аларны саклап, чыгарылышка җиткерү җиңелләрдән булмады! Лаешның иң кара тарихлы, “баганалы” авылы бит ул, Столбище! Бу авылда башта үзеңнең кеше икәнеңне, аннан үзеңнең укытучы икәнеңне исбатлар өчен күпме вакыт китте! Ул авыр чорлар артта калды... 60 нчы елларга хәтле бер татар да яшәмәгән бу авылда мәктәбебез бүген нур чәчеп тора, анда уннан артык милләт баласы белем ала. Алар арасына дуслык күперен салуда безнең, татар теле укытучыларының да өлеше бик зур.


Заман зур тизлек белән үсеш, үзгәреш кичерә. Эшләр өчен мөмкинлекләр чиксез хәзер. Әле дистә еллар элек кенә авыл укытучысы сыер асрап, бәрәңге-суган үстереп, җәй буе эссе кояшта шуларны сатып утырып, хәлсезләнеп уку елын башлап җибәрә иде. Бүгенге авыл укытучысы дөнья әдәбиятын укый, белемен камилләштерә, опера тыңлый, балет карый, чит илләргә сәяхәт итә. Укытучы белемле, күпкырлы шәхес булса гына, бүгенге көйле-көйсез заманда көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияли ала.


Менә шулай сынауларны җиңеп, яңалык эзләп, Р.З.Хәйдәрова методикасын Сингапур алымнарына атландырып, яңа ФГОС стандартларына чумдырып, җан-фәрманга эшләп яткан көн.


“Тамчыдан күл җыела”, - ди халык. Шул бер тамчы-мин инде ул. Тамчылардан күл ясап Иделгә ашкынганда, инде диңгезгә кушылабыз дип сөенешкәндә, минем телем бүгенге көндә “компонент”ка әйләнде дә калды. Шул компонент кысаларында газиз телебезнең, милләтебезнең яшәешен саклап калу өчен тырышабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ