Логотип Магариф уку
Цитата:

Күренекле шәхесләргә бай минем газиз халкым!

Рәзидә Гайсә кызы МӘҮҖЕТОВА,Тукай районы Новый поселогы урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Педагогик стажы – 36 елКүренекле шәхесләргә бай минем халкым. Сана...

Рәзидә Гайсә кызы МӘҮҖЕТОВА,
Тукай районы Новый поселогы урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Педагогик стажы – 36 ел
Күренекле шәхесләргә бай минем халкым. Санап китсәң, шактый алар. Һәрберсе игътибар-мактауга лаек. Әйтик, Хәлиулла Хәбибулла улы Хәбибуллин 1885 елда Чистай районы Татар Баганалысы авылында туа. Балачактан ук мөгаллим булырга хыяллана. Тик хыялын тормышка ашырыр өчен бик күп урау юллар узарга туры килә аңа. Әтисе, гаиләсен алып, Казанга күчеп китә.Улын «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга бирә. Тырышып укый Хәлиулла. Алдынгы фикерле шәкерт 1905 елгы революция дулкынына барып кушыла. Нәтиҗәсе мәдрәсәдән куылу белән тәмамлана. 1915 елда патша армиясенә алына. Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. Салкын окопларда революция мәктәбе уза. 1918 елда туган авылына кайтып, мәктәп ача.
Еллар, еллар... Күпме тарихи истәлекләр саклыйсыз сез. .Гражданнар сугышы тәмамлана. Хәлиулла Хәбибуллин Каргалы мәктәбенә директор итеп билгеләнә. 1926 елда партиягә керә. Ул җитәкләгән елларда Каргалы мәктәбе 100% өлгерешкә ирешә, авылда наданлыкны бетерү буенча көрәш җәелдерелә. Колхозлар төзелү чоры башлангач та, тынгысыз мөгаллим бу эшнең башында тора. Авыл халкы аңа хөрмәт белән карый, мөгаллимнең һәркайда сүзе үтә.
1931 елда Казанда I Бөтенроссия татар укытучылары съездына делегат итеп сайлана. Съезд барышында бик күп сорауларга җавап алырлык итеп чыгыш ясый. Тиздән аны Чистай шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы итеп билгелиләр. Барлык сәяси, мәдәни, мәгарифкә караган чаралар да аның катнашында үтә. Ул барысына да өлгерә. Көчле энергиясе белән башкаларны үз артыннан ияртә, аларның уңышлары өчен сөенә, катгый таләпләр куярга да онытмый. Аның җитәкчелегендә кыска гына вакыт эчендә Чистай районының 17 авылында яңа мәктәп сафка баса! Туган авылы мәктәбенең акрын темплар белән генә атлавын тыныч күңел белән күзәтеп тора алмый. Ул яңадан туган авылында. Шул чорда укытучылар наданлыкны бетерү буенча тагын да тырышыбрак эшли башлыйлар. Өлкән яшьтәгеләрне дә укуга тарталар. Алар укытып-өйрәтеп чыгарган 20 кеше республикабызның югары уку йортларына кабул ителә. Бу – бик зур җиңү әлбәттә! 1932 елда Хәлиулла Хәбибулла улы Хәбибуллинга “Татарстанның социалистик төзелеш герое” исеме бирелә.
1944 елда тынгы белмәс, тырыш, яңалыкка омтылучы укытучы ТАССРның һәм РСФСРның атказанган укытучысы исеменә лаек була. Шул ук елны Ленин ордены белән бүләкләнә. Аның күкрәген  “Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале бизи. Хәлил Хәбиулла улы Хәбибуллин өчен иң югары бүләк – Халык укытучысы булып танылу тора.
Оясында ни күрсә – очканында шул булыр, ди халык. Күренекле укытучының кызы – Хәлимә Билалова немец теле укытучысы иде, оныклары Роза – озак еллар Казан мәктәбендә мактаулы хезмәт куйды, Әнвәр – тормыш иминлеге нигезләре укытучысы белгечлеген алды, Гөлсинә – Чистай шәһәренең алдынгы тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Инде оныкчыклары  Резедә, Фәридә, Алия, Айгөл мөгаллим бабалары сызган юлдан мәгариф үрләрен яулыйлар.
«Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы».. Хәлиулла Хәбибуллинның чордашы, язучы Галимҗан Ибраһимовның әлеге сүзләре бүгенге көн укытучысы, ягъни безнең өчен дә бик актуаль. Әдипнең сүзләре белән тулысынча килешәм. Табиблар Гиппократ анты бирәләр. Без –укытучылар өчен андый ант каралмаган. Әмма халкыбыз мәгарифенә тугрылыклы хезмәт итү дигән төшенчә бар. Киләчәктә дә булачак.
ТАССР төзелүгә – 100 ел... Мәгарифебезнең яңа юлдан атлап китүенә дә 100 ел. Без яшәгән чор – кыюлык, тәвәкәллек, заман таләпләренә яраклаша белү, үзгәрешләр чоры...Укытучы укучының иҗади һәм тәнкыйди фикерләвен, мөстәкыйль эзләнү, һәм тикшеренү эшчәнлеген булдыру өстендә эшләргә, ягъни укытучы әзер белемнәрне генә бирергә түгел, ә ул белемнәрне аның үзеннән эзләтергә тырышырга тиеш. Укытучы янәшәсендә замананы,яңалыкны яхшы сизә торган,ышанганына туры калып,һәрвакыт алга баручы, булдыклы мөгаллимнәрне үз янына туплап,үстерә алган мәктәп җитәкчеләре булуы да шарт.
Гасырлар дәвамында «мәктәп, парта, укытучы» режимында укыгач, кисәк кенә яңа форматка күчү җиңел түгел. Тик бу – заман таләбе. Дистанцион укуга күчәр алдыннан әти-әниләр белән киңәштек. Һәр баланың “В контакте” төркемендә үз төркемен булдырдык. Видеоэлемтәгә чыгу да бик отышлы, берьюлы 8 – 9 укучы белән рәхәтләнеп аралашып була. Эшлим, иҗат итәм дигән кешегә барлык уңайлыклар да бар. Югары классларда “Татарский с Дмитрием Петровым” дигән тапшыру буенча дәресләрне алып бара башладым. Укучылар уңай кабул иттеләр. Хәтта әти-әниләрдән рәхмәт сүзләре дә ешрак килә башлады. Башлангыч сыйныфлар өчен “Шаян ТВ” тапшыруларына таяну да бик кызыклы. Саный китсәң, бик күп төрле сайтлар бар.
Өйдә уку вакытында VI сыйныф укучылары  белән “Бабам Җиңү яулаган” проектын башлап җибәрдек. Проектны онлайн режимда бергәләп якладылар. Балаларның әти-әниләре белән бергә эшләүләре матур нәтиҗәләр бирде. Бөек Ватан сугышы кырларында җиңү яулаган бабалары өчен горурлык хисләре кичерделәр,дип ышанып әйтә алам.
Ә менә кайберәүләрнең мәҗбүри булмаган татар телен ничек өйрәтергә  дигән сорауга җавапны мин укучым әзерләгән проекттан таптым. “Туган телем –ул әниемнең назлы тавышы аша үтеп кергән мәхәббәт теле, әтием яратып уйнаган гармун теле, дәү әнием Фатыйманың  үгет-нәсыйхәте аркылы бирелгән әкиятләре теле, Бөек Җиңүне Берлинда каршылаган Дәү әтием Ниязның теле” дигән сүзләре мине тетрәндерде, күкләргә күтәрде, гүя иңнәремә канат куйдылар. Эзләнү-тикшеренү эшләрен үзем өчен зур җиңү, минем 35 еллык хезмәтемә бәя дип кабул иттем.
Язмамның герое, олпат укытучы Хәлиулла Хәбибулла улы Хәбибуллин  читтән генә безне күзәтеп торса, ни дияр иде икән? Мөгаен, безнең хезмәтне күреп сөенер иде... Нинди генә тормыш шартларына куйсаң да, мөгаллимнәр югалып калмыйлар икән. Без кабызган утны сүндермичә алга таба баралар икән, дияр иде кебек...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ