Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәбем һәм мин

Гөләндәм Гөлүс кызы ХӘЛИУЛЛИНА,Сарман районы Илексаз төп мәктәбенең югары категорияле татар теле укытучысы. Эш стажы – 13 ел. Мин 5 балалы гаиләдә, бердәнбер кыз булып, Мортыш – Тамак авылында дөньяга...

Гөләндәм Гөлүс кызы ХӘЛИУЛЛИНА,


Сарман районы Илексаз төп мәктәбенең югары категорияле татар теле укытучысы. Эш стажы – 13 ел.


 Мин 5 балалы гаиләдә, бердәнбер кыз булып, Мортыш – Тамак авылында дөньяга килгәнмен. Әлбәттә, энемнәрне укыту, аларга дәрес карату эзсез узмады. Көннәрдән бер көнне минем - нәни генә кызчыкның күңелендә: “Киләчәктә мин укытучы булам”, дигән фикер туды. Еллар үткән саен бу ниятем үсте, ныгыды. Китапханәдә мин укымаган китап калмады, район газетасына һәрдаим мәкаләләр җибәреп тордым. Барлык кыенлыкларны җиңеп, хыялымны тормышка ашыру өстендә эшли башладым. Күңелемдә укытучы һөнәрен хөрмәт итәргә, аңа сокланырга өйрәткән, шул һөнәр иясе булырга теләк уяткан әтиемә мин бүген дә бик рәхмәтле.  Әтием – хезмәт укытучысы булып эшләде. Язмыш мине, иң элек, гел “5” ле билгеләреннән генә торган аттестатымны тоттырып, Минзәлә педагогия көллиятенә алып килде. Анда белем алгач, кызыл дипломны кулга тотып, кабат мәктәпкә кайтарды. Ләкин инде укучы сыйфатында түгел, ә сабый чакларымнан хыялланган һөнәр иясе - Укытучы итеп.


2001 елда  Яр Чаллы  дәүләт педагогика институтына читтән торып укырга кердем.  Шул елдан бирле  мин - мәктәптә. Шушы юлны сайлаганыма һич тә үкенгәнем юк, киресенчә, эшләү елларым арткан саен, горурлана гына барам. “Укытучы   - ул үзенең мәрхәмәтлелеге белән адашканны туры юлга кертүче” дип яза Квинт Энний. Чыннан да, укытучы һөнәре - ул искиткеч, чөнки без мөстәкыйль, иҗади максатчан егет-кызлар тәрбиялибез, аларга белем бирәбез. Ул – җаваплы һөнәр. Чөнки игътибар үзәгендә башлангычларның да башлангычы булган балачакны истәлекле итүдә, белем туплауга, дус яшәргә өйрәтүдә син үз өлешеңне кертәсең.


Бүген Илексаз мәктәбендә чыгарылыш булды. Минем укучыларым кулларына аттестат алдылар. Аларга карап, сокланып утырдым. Ә бит кайчандыр миңа сораулар тынгылык бирмиләр иде: “Балаларга нәрсә дә булса бирә аламмы мин, күңелем ярлы,буш түгелме?!” Минем өчен һәр бала – үзе фикерен әйтергә хокуклы шәхес. Ничек бар, шулай кабул итәм мин аларны. Парта артындагы һәр сабый - үзенең "балкуын” билгеле бер вакытка кадәр генә тыеп торучы йолдыз ул. Аларның һәрберсе талантлы, сәләтле. Менә шул сыйфатларны үстерү, камилләштерү - минем бурычым. Авыл мәктәбе укучылары гына булсалар да, минем укучыларым бәйге – конкурсларда урыннар яуладылар. Олимпиадаларда урыннар алдылар. Димәк, авыл мәктәбендә дә укучы өчен шартлар җитәрлек. Бары тик һәр укучының сәләтен күреп, аны ачарга һәм үстерергә генә кирәк.


Дәресләр... Алар укытучы белән укучының бергәләп иҗат иткән, мөстәкыйль карарлар кабул иткән дәресләрне иң яхшы дәресләрем дип саныйм. Балаларның кызыксыну тулы күзләрен күрү- минем өчен иң кадерле минутлар. Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысынан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә сингапур методикасын, электрон укыту ярдәмлекләрен, интернет-ресурсларны киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам.


Педагогик  эшчәнлекне  көзге көн белән чагыштырасым килә: аның яңгырлы көннәре дә, кояшлы җылы иртәләре дә була.  Педагогик  эшчәнлек тә  нәкъ шундый.  Уңышлар арты уңышсызлыклар да булырга мөмкин. Әмма укытучы берничек тә сынмасын – сыгылмасын!  Һәр укучысын КЕШЕ итеп тәрбияләргә, белемле итәргә тиеш.


Бу тормышта балачак хыялымның чынга ашуы белән мин бәхетле. Иртәгә кабат сыйныф бүлмәсенең ишеген ачып: "Исәнмесез, кадерле укучыларым! Бүген без сезнең белән ...” – дип, аларны гыйлем дөньясына алып керәчәкмен. Мин – бәхетле укытучы!!! Мәктәптә эшли башлавыма 13 ел тулды. Укытучы һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим. Укучыларның шат елмаюлары, ягымлы карашлары еллар узганын санарга  ирек бирми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ