Логотип Магариф уку
Цитата:

Милләт киләчәген әхлак белән бәйләүче

Раушания Ринат кызы Низамбиева, МБГББУ Әгерҗе муниципаль районы Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 24 ел.Мин гомеремне, тормышымны авыл һәм укытучы һ...

Раушания Ринат кызы Низамбиева, МБГББУ Әгерҗе муниципаль районы Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 24 ел.

Мин гомеремне, тормышымны авыл һәм укытучы һөнәре белән бәйләдем һәм моңа һич тә үкенмим. Укытучы галим дә, гадел дә, күркәм дә, сабыр да. Ә авыл укытучысы нинди соң ул, кайсы яклары белән аерылып тора?


Авылда гомер-гомергә мөгаллим һәрвакыт үрнәк, авылдашлары аны изге, саф күңелле, алдынгы карашлы, зыялы шәхес итеп карыйлар. Авылда укытучыга хөрмәт зур, чөнки ул үзендә барлык әхлак сыйфатларын туплый, башкаларны да үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияли. Ризаэддин Фәхреддин яшь буынга үрнәк тәрбия, гүзәл холык, тирән белем бирергә алынган укытучы мөгаллимнәрнең һөнәри осталыклары, камиллекләре ни дәрәҗәдә югары булырга тиешлегенә, аларның гаять зур мәгълүматлы, җитди әзерлекле һәм ихлас, чиста күңелле кешеләр булырга тиешлегенә басым ясый. Мин үземнең киләчәгемне мәктәп, балалар язмышы белән бәйләгәнмен икән, димәк әхлакый кыйммәтләр минем яшәү рәвешемнең нигезе булырга тиешләр. Кеше гомере – чиксез диңгездә бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле. Шушы мизгелдә һәркем җирдә үзенең эзен калдырырга тели. Җирдә яшәү үзе бер бәхет булса, Кеше дигән олы исемне йөртү – тагы да зуррак бәхет. Кеше дигән бөек исемгә лаек затларның берсе – укытучы. Кеше гомеренең асылы, киләчәк язмышы – укытучы кулында. Мин хезмәт юлымда бу сүзләрнең тирән мәгънәсен ачык аңладым.


 Мин мәктәптә татар теленең белем нигезләренә өйрәтәм, телебезнең матур яңгырашын, аһәңен, рухи-әхлакый мирасыбызны укучыларым күңеленә җиткерергә омтылам. Күренекле язучыларыбыз иҗаты, аларның әсәрләре аша, бөек мәгърифәтчеләребез Р. Фәхреддин, К.Насыйриның педагогик мирасын кулланып, укучыларымда туган якның гүзәл табигатенә, аның саф күңелле, хезмәт сөючән халкына соклану һәм ихтирам, туган якка мәхәббәт һәм төбәгемнең бөек шәхесләренә карата горурлык хисе, туган телем, халкымның тарихы, гореф-гадәтләре, зыялылары, татар дөньясына караган милли традицияләр, халык педагогикасы аша укучыларымда телне өйрәнүгә кызыксыну, әхлакый сыйфат тәрбиялим.


    Ә әдәбият дәресләре – үзе әхлак дәресләре инде ул. Һәр әсәр, андагы геройларның эш- гамәлләре укучыларны гаилә тормышына хәзерли.


Укытучы!


Аңлатасың тормыш, яшәү фәнен,


Өйрәтәсең фәкать әдәпкә.


Мин укыт­кан ба­ла­лар да ба­ла­чак ел­ла­рын, мәк­тәп­тә укы­ган чак­ла­рын ба­ры як­ты итеп ке­нә ис­кә ала ал­сын­нар, туган нигезләрен онытмасыннар өчен ку­лым­нан кил­гән­нең ба­ры­сын да эш­ләр­гә ти­еш­мен дип саныйм. Күп укучыларым туган ягыбызда төпләнеп калды. Бүгенге көндә авылыбыз кырларында һәм басуларында хезмәт куя. Бу авыл укытучысы өчен сөенеч түгелме соң? Минем затлы, дәрәҗәле исемнәрем дә, югары дәрәҗәдәге мактау кәгазьләре дә юк. Иң мөһиме: мин авылда хөрмәткә лаеклы мөгаллимә. Авылдашларымның, ата-аналарымның, укыткан укучыларымның чиксез хөрмәтен тоеп яшәүдән дә олы бәхет бармы икән ул!


   Белем һәм тәрбия бирүнең мөһим мәсьәләләрен хәл итү юнәлешендә күпкырлы эш алып барам һәм ул киләчәккә юнәлтелгән. Ә киләчәк һәрьяклап мәгълүматлы, эзләнүчән, хәбәрдар, эрудицияле булуны, балалар белән сак эш итә белүне һәм аларны хөрмәт итә белүне сорый.


   Татар теле укытучысы буларак, мин укучыларымның киң күңелле, әхлаклы булуларын телим. Минемчә, әти-әни бала тәрбияләүдә иң актив шәхес булырга тиеш. Минем бурычым – милләтемнең киләчәген әхлаклы итү. “Гыйлем юлы – бер кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр,” – дигән бөек фикерләрең белән мин алга омтылам, максатымны тормышка ашырырга ашкынам.


Олы бәхет таптым мин эшемнән


Зур булмаган авыл җиреннән


Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә,


Үкенмим мин әле бүген дә.


Мин үземне дөрес юлдан атлыйм дип саныйм. Минем авыл мөгаллиме буларак хезмәт юлымның кыйммәте дә шушыдыр дип уйлыйм.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ