Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин – Укытучы!

Асия  Шәүкәт кызы ЗАКИРОВА,Яшел Үзән районы Афзал Шамов  исемендәге Татар Танае урта мәктәбенең югары категорияле биология – химия укытучысы. Эш стажы – 26 ел.Кем булырга? Артистмы, әллә укытучымы?  И...

Асия  Шәүкәт кызы ЗАКИРОВА,
Яшел Үзән районы Афзал Шамов  исемендәге Татар Танае урта мәктәбенең югары категорияле биология – химия укытучысы. Эш стажы – 26 ел.

Кем булырга? Артистмы, әллә укытучымы?  Инглиз галиме Дарвин кебек дәфтәр битен икегә бүлдем дә: “Артист”мы, “Укытучы”мы дигән сорау куйдым. Әгәр  артист булсам: сәхнә, рольләргә кереп китеп, яратып уйнау, җырлау, гел тамашачы алдында булу, карьера, тик... гаилә,  өйдә булмау, әти – әнинең дә бик өнәп бетермәве азрак күңелне борчый: “Артист тормышы - тормыш түгел”  диделәр. Әгәр укытучы булсам: балалар, дәрес бирү, билге кую, матур киенеп йөрү, акбур белән тактага язу...(безнең күз алдына укытучы апа нәкъ шулай  килеп баса иде). Укытучы булырга теләгем булуын әйткәч, әби – бабай,  әти – әни, туганнар биш куллап риза булдылар. Мин –укытучы булдым.


Инде менә 26 ел яраткан эшемне башкарам. Сөеп, ашкынып эшемә барам. Бөтен җаным-тәнемне биреп, рәхәтләнеп  эшлим. Хәтта, кайсы көннәрдә гаиләм янына кайтырга кирәклеге дә онытыла. Бигрәк тә төрле конкурсларда катнашканда: “Ел укытучысы – 2006”, “Яхшы укытучы – 2007 (ПНПО)”, 2011, 2012 елларда  “Безнең яхшы укытучы” бәйгеләре җиңүчесе булуым, армый-талмый, алны-ялны белми эшләү нәтиҗәседер. Укучылар өчен үткәрелә торган конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алуыбыз да моның ачык мисалы.


Ничек кенә булмасын һәрчак, һәркайда, һәрвакыт мәктәбем, укучыларым булды. Нәкъ Клара Булатованың шигырендәгечә:


Миңа сорау бирсәләр,


“Сөенечең ни дисәләр?” –


Сөенечем, таңнан торып


Эшкә килгән иртәләр.


          Миңа сорау бирсәләр,


“ Шатлыгың ни дисәләр?” –


Шушу мәктәп сукмаклары


Шатлыгыма илтәләр.


Миңа сорау бирсәләр,


“ Бәхетең ни дисәләр? “ –


Бәхетем – укучыларым


 Кеше булып үссәләр!


Авыл  укытучысы бар эшкә дә өлгерә:  мәдәният йортларында  концерт-кичәләрне алып барырга да, хуҗалык эшләрен башкарырга да өлгерә ул. Заманадан артта калып булмый, сәламәт кенә булырга язсын.  Сәхнәдән әле дә төшкәнем юк, бер генә концерт – кичәләр миннән башка үтми дисәм, һич кенә дә арттыру да, мактану да булмас. Син кайчан гына өеңдә, гаиләң, балаларың  янында буласың соң? – диярсез. Мине аңлый торган ирем, ике улым – минем терәгем, ярдәмчеләрем. Алар исән-сау булганда миңа бер эш тә куркыныч түгел.


Мәктәптә проблемалар булмый тормый инде ул. Иң төп проблемаларның берсе: тирә-як авылларда мәктәпләрнең ябылуы авыл өчен аяныч хәл икәнлеген барлык авыл укытучысы да аңлый. Мәктәбе булмаган авылның киләчәге юк!  Безнең мәктәпкә 8 авылдан килеп укыйлар. Мәктәбебез - яңа заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган миллонер мәктәп. Мәктәп яны тәҗрибә участогы - 1га һәм 1 га бәрәңге  басуыбыз бар. Уңышларыбызга сөенеп, “Грант - Агро” конкурсында җиңеп, 100 меңлек гранта ия булдык.  Бакча - биология укытучысының йөзек кашы.


Быелгы имтиханнарны җиңеп, өлгергәнлек аттестатын алган укучыларым өчен шатланып туя алмыйм. Моннан да зур бәхет юк бит укытучы өчен дә, укучы өчен дә. Ходай тәгалә тарафыннан  өч профессия иңдерелгән: укытучы, врач, юрист. Укытучымын икән, Ходайга шөкер итеп эшлим дә эшлим әле, яшим дә яшим әле!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ