Логотип Магариф уку
Цитата:

 Мирза Мәхмүтов – милли мәгарифне үстерүче

Индира Әхтәм кызы МИҢЛЕБАЕВА,Әгерҗе районы Салагыш урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик стажы – 31 елРеспубликабызның кайсы өлкәсен алсак та, горурланып...

Индира Әхтәм кызы МИҢЛЕБАЕВА,
Әгерҗе районы Салагыш урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик стажы – 31 ел
Республикабызның кайсы өлкәсен алсак та, горурланып сөйләрлек эшләре, күрсәткечләре, йөзгә кызыллык китерми торган бөек шәхесләре бар. Шундыйларның берсе – М.И.Мәхмүтов.
Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов 1926 елда Мордовия АССРда туган. Хезмәт юлын Алтар авылында гади механизатор булып башлаган. Мирза Исмәгыйль улы үз карьерасында гаҗәеп биеклекләргә ирешкән шәхес, энциклопедик белем һәм сәләтләргә ия булган дөньякүләм танылган галим, фән һәм мәгарифне бик яхшы оештыручы булган.
1958 елдан башлап Татарстан мәгариф министры булып эшләгән. Мирза Мәхмүтов СССР Педагогика фәннәре академиясенең һөнәри-техник әзерлек фәнни-тикшеренү институтын төзегән һәм аның директоры булган. Мәгариф өлкәсендә АКШ белән хезмәттәшлекне беренчеләрдән булып җайга салган.
Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов мәгариф министры булып эшләгән елларда Татарстан мәктәпләре зур күтәрелеш чорын кичергән. Министр бу өлкәдә тырышып һәм максатчан эшләгән. Республиканың мәгариф өлкәсендә күпсанлы уңай үзгәрешләрне тормышка ашырып, ул уку йортлары тормышына яңа сулыш керткән,бигрәк тә милли мәгариф өлкәсесенә. Министр булып эшләгән чорда ул татар урта мәктәбен саклап калу өчен барысын да эшләгән. Нәкъ менә аның инициативасы белән югары уку йортларына керүче авыл халкы өчен керү баллы киметелгән, бу–  күп кенә булачак галимнәргә, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләренә үз вакытында югары белем алу мөмкинлеге биргән. Ул мәгариф процессына милли телне киң кертү идеясенең актив тарафдары булган.
Талантлы галим балалар һәм яшүсмерләрне укыту һәм тәрбияләү белән бәйле проблемаларны өйрәнгән. Гомуми һәм һөнәри мәктәпләрдә проблемалы укытуның теоретик һәм гамәли алымнарын, уку процессын оештыру нигезләрен эшләгән, заманча дәреснең яңа системасын, структурасын һәм методларын булдырган.
М.Мәхмүтов СССРда проблемалы укыту концепциясенә нигез салучыларның берсе булган. Укучыларда иҗади фикерләүне формалаштыруга юнәлтелгән әлеге проблемалы укыту теориясе мәгариф системасына яңа, прогрессив караш алып килгән һәм дөнья күләмендә танылу китергән.
Мирза Исмәгыйль улының фәнни хезмәтләре немец, испан, эстон, үзбәк һәм башка телләрдә тәрҗемә ителгән һәм нәшер ителгән.
Мирза Мәхмүтовны Татарстанда да, Мәскәүдә дә, илебезнең барлык почмакларында хәтерлиләр. Ул – «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә лаеклы кергән талантлы новатор. Дәүләт академик М.Мәхмүтовның казанышларын югары бәяләгән. Илебез мәгарифен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен ул Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсе килә: Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов гадәти шәхес генә түгел. Ул – һәрвакыт актив тормыш позициясе алып барган, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлек белән армый-талмый шөгыльләнгән акыллы аксакал. Татар милли мәгарифен үстерүче дип, горурланып эйтә алам. Үз эшемдә аның проблемалы укыту теориясен киң файдаланам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ