Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөгаллимлек – иң зур табышым

Ландыш Филүс кызы Әһлетдинова,Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле, әдәбияты укытучысы, эш стажы - 17 ел.                                                  Кеше зиһене миллионлага...

Ландыш Филүс кызы Әһлетдинова,


Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле, әдәбияты укытучысы, эш стажы - 17 ел.                                                 


Кеше зиһене миллионлаган чакрымнарны күз ачып йомганчы үтәргә, хыял белән чынбарлыкны бергә үреп, өр-яңа хәят тудыруга сәләтле.


Беренче дәресләр үзе бер тарих. Аяк буыннары белән берлектә калтыраган йөрәк, курку һәм билгесезлек. Сыйныф ишеген тәүге кат ачып керүгә, миңа төбәлгән самими күзләр билгесезлекне бөтенләе белән сызып ташлады. Кара  тактага да, тормышымның яңа сәхифәсенә дә акбур белән берлектә ак юл сызам. Үз белемеңне нарасый күңеленә тернәк итүдән дә кадерлерәк хезмәт, затлырак бәхет бармы?! Иң беренче  шытым биргән көннән үк белем туфрагын йомшарту өстендә дә, яңалык булып яуган ләйсән яңгыр тамчылары да ул - мөгаллимә. Шытым бирмәгән орлыклардан йөз чөерүне һәркем дә булдыра ала, ә менә уңышлы туфрак табып, үсентене кабат тернәк итү түземлеләр һәм сабырлар эше.


Укытучы... Кем син?! Шул сорауга һәрдаим җавап эзлим, әмма хәзергәчә төгәл бер фикергә килә алганым юк. Рәхимсез давылга каршы торучы корабның ышанычлы җилкәне, башны кая орырга урын тапмаган чакта күңел түрендә сакланган иң изге дога, читен чакта килеп сыеныр “алтын багана”, һәрбер мөселман башын иеп сәламләгән изге кыйбла, күз өстендәге уйнаклап торган кыйгач каш та син!


Мөгаллимә! Син биргән гади инә белән үз коесыннан уч тутырып су эчәр өчен укучыларың гомер буе кое казый. Мин дә беренче укытучым биргән инә белән казынам, ә башкаларга үзем шул серле әсбап булган белем инәсен өләшәм. Казынган саен, эзләнгән саен табышларым бермә-бер, күзгә күренеп арта. Республика фән олимпиадаларында ничәмә-ничә ел рәттән призлы урыннар минем укучыларым исемен бизи. Каюм Насыйри исемендәге генә түгел, ә бик күп башка конференцияләрдә жюриларны таң калдырган җор телле укучылар да – минеке! Тыныч кына кул кушырып утыручы укучыларым  юк минем. Алар чәйнәп каптырганны көтеп утырмыйлар, ә үзләре чәйнәп каптырырга әзер торалар.


Заман белән бергә атлау,  бернидән дә калышмау шәхес буларак формалашуга китерә. Ә гыйлемнең финиш сызыгы кайда соң? Авыз тутырып: “Мин беләм!”- дип әйтү укытучыга хас сыйфат түгел, чөнки чын оста – гомер буе өйрәнчек булып кала. “Кеше күбрәк белгән саен, үзен наданлык баскычыннан тагын бер адымга түбән төшерә”,-диюләре хактыр. Укучыларымда балачак хыялларымның төсмерен күрәм. Әнә берсе моңлы итеп җырлый, икенчесе  бии, өченчесе сүзе белән авызына карата, дүртенчесе белеме белән меңнәрне ега, бишенчесе сәхнә түреннән төшми... Мин кайчандыр сайларга омтылган юллар буйлап китәләр. Шушы минем өчен иң зур табыш!


Укытучы һөнәрен сайлау мине нәрсәгә китерде соң? Сүз тәмен, эш кадерен, яшәү ямен  тоярга.  Бернәрсә дә җиңел бирелми, күп кенә уңышлар артында зур тир ята. Әмма ничек кенә булса да үкенмим. Үз юлымны укытучы буларак сайлау ялгыш булса, икенче мәртәбә дә мин ялгышымны сайлар идем. Каным буйлап укытучы рухы ага, һәрбер дәрес саен яңа яклары белән ачылган укучыларсыз мин яши алмас булдым.


Әйе, укытучы - гаҗәеп серле зат ул! Укучысының дөрес куелган нәни бер өтеренә дә сөенә алу сәләте бар аңарда! Методик табышларга, алгарышларга юл кечкенә уңышлардан башлана. Кечкенә генә бер җиңелү дә кайчак зур отыш булып кире әйләнеп кайта. Сабый чакта хыялланган бик күп хыялларым тормышка ашты диярлек. Әлегә кадәр балачактан килгән активлыгымны югалтмадым. Үзалдыма куйган максатларга, мең шөкер, ирешә киләм. Тик ничек кенә булмасын ирешәсе максатларыбыз әле шактый.


Мин бүгенге көндә чиксез бәхетлемен! Аны чагыштыру дәрәҗәсе дә, үлчәү бизмәне дә юк. Янәшәмдә гаиләм, яраткан сыйныфым, ярты сүздән аңлап төшенүче укучыларым бар. Мин үз романым герое. Бернинди Хәят тә, Алсу да түгел, ә гап-гади, әмма күпләр өчен яраткан Ландыш Филүс кызы булып танылуым - үзе үк бер зур табыш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ