Нәҗип Думавиның «Яшь ана» хикәясен өйрәнү
(VII сыйныфта татар әдәбиятыннан яңача дәрес моделе)Чулпан РАМАЗАНОВА,Казандагы 1 нче татар гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, дәреслек авторыНәҗип Думавиның «Яшь ана»...
Чулпан РАМАЗАНОВА,
Казандагы 1 нче татар гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, дәреслек авторы
Нәҗип Думавиның «Яшь ана» хикәясен өйрәнү өчен программада 3 сәгать (дәрес) каралган. Беренче, икенче дәресләрдә хикәяне укып анализларга, өченче дәрестә киңәйтелгән җавап таләп ителгән биремле тест башкарырга, сорауларга язмача җавап бирергә мөмкин. Өченче дәресне Нәҗип Думавиның («Су кызы», «Болгар кызы Тойгы туташ») яки XX гасыр башында иҗат иткән башка язучының берәр хикәясен анализлауга да файдаланырга була. Укыту планында VII сыйныфларда әдәбият дәресләренә 1 генә сәгать каралган булса, программада тәкъдим ителгән өченче дәресне Нәҗип Думави иҗатын өйрәнүгә кулланып булмый.
Беренче дәреснең темасы. Нәҗип Думавиның «Яшь ана» хикәясендә образлар бирелеше.
Максат. Хикәя жанрындагы әсәрне образлар системасы аша анализлау; логик фикерләү сәләтен үстерү; дөньяга гуманлы караш тәрбияләү юнәлешендә эшләү.
Материал һәм җиһазлау: VII сыйныф өчен әдәбият дәреслеге. Д.М.Абдуллина, Л.К.Хисмәтова, Ф.Х.Җәүһәрова. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2014. – 175 б.; Татар әдәбияты: Теория. Тарих. Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б.; интерактив такта.
Планлаштырылган нәтиҗәләр.
Метапредмет нәтиҗәләр: баланың әйләнә-тирәне мөстәкыйль бәяли белүенә ирешү.
Предмет нәтиҗәләре: Н.Думави тормышының төп фактларын белү, әсәрнең образлар системасын билгели, геройларын бәяли алуына ирешү.
Шәхси нәтиҗәләр: дөньяга гуманлы караш тәрбияләү.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.
Шәхси: гомер буена күңел сафлыгын саклауга этәргеч бирү, кеше хәленә керә белү сыйфатын ныгыту.
Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, нәтиҗә ясау.
Танып-белү: әдипнең тормышы турында сөйләү, хикәяне аңлап уку һәм кабул итү, эчтәлеген сөйләү, тексттан өзекләр китерә белү, образлар системасын аңлату, бәяләү, хикәянең пафосын билгеләү.
Коммуникатив: төркемдә эшләгәндә, үз фикереңне җиткерә, башкаларны тыңлый белү, үзара килешү, мәгълүматларны таба, куллана алу, туган тел нормаларын саклап сөйләү, әңгәмәдә катнашу.
Дәрес тибы. Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе.
Дәрес барышы.
I. Дәресне оештыру.
Укытучы. Дәресне Галимҗан Ибраһимовның сүзләрен укудан башлыйк: «Әдәби вә шигъри әсәрләргә һичбер төрле тәэсир бирмәгән адәм юк». Сез бу фикер белән килешәсезме?
Көтелгән җавап. Һәр әдәби әсәр укучыга тәэсир итә, геройлар язмышы шатландыра яки борчуга сала, уйланырга мәҗбүр итә, күңелләрне сафландыра яки нәфрәтләндерә.
II. Укучылар эшчәнлеген мотивлаштыру. Укытучы. Бүген өйрәнәчәк хикәя, һичшиксез, беркемне дә битараф калдырмаячак. «Яшь ана» хикәясен танылган әдип Нәҗип Думави 1914 елда иҗат иткән. Бу хикәяне өйрәнү өчен, сез үз алдыгызга нинди сораулар куясыз?
Көтелгән җаваплар. Язучының тормыш юлы, кайсы өлкәләрдә эшләве кызыксындыра; әдип нинди проблема күтәрә, укучыларга җиткерергә теләгән фикере нидән гыйбарәт; Н.Думави иҗат иткән образлар кайсы яклары белән безне җәлеп
итәр; хикәядә тасвирланган мәсьәлә хәзерге вакытта да актуальме һ.б.
Укытучы. Әлеге сорауларга җавап бирсәк, дәреснең максатына ирешербез. (Укучыларга максатның гомуми белем бирү һәм гамәли өлеше җиткерелә, тәрбияви өлеше дәрес ахырында ачыклана.)
III. Яңа материалны үзләштерү.
Алдан әзерләнеп килгән укучылар төркеме, презентация нигезендә, Н.Думавиның тормышы, әдәби эшчәнлеге белән таныштыра.
Хикәя укыла.
Дәреслектәге сорауларга нигезләнеп, әңгәмә үткәрелә.
Укытучы. Әсәрдәге образларны санап чыгыгыз. Автор аларның кайсын үзәккә куеп тасвирлый?
Көтелгән җавап. Заһидә, әтисе Хәмид агай, әнисе, асрау, яшь ана, бакча, тавыклар, күркә, карлыгачлар, хикәяләүче образы.
Укытучы. Заһидәнең кичерешләре турында тулырак сөйләгез. Ул сездә нинди тойгылар уятты?
Көтелгән җавап. Заһидә зәңгәр күзле, сары чәчле, саф күңелле, кызыксынучан, хәрәкәтчән бала. Әнисе үлгәнен белми, аны кайтыр дип, бик сагынып көтә. Әнисе үлгәннән соң, асрауларның үзенә мөнәсәбәте үзгәргәнен сизеп:
«Әй, әнкәй, ник соң инде тизрәк кайтмыйсың?» – дип кабатлый. (Укучылар фикерләрен хикәядән цитаталар укып дәлиллиләр.) Бишенче яшенә генә чыккан самими, әтиле-әниле булып, балачагының барлык шатлыкларын тоеп яшәргә хакы булган сабыйның әнисез калуы безнең күңелләрне дә сыкрата.
Укытучы. Хикәяләүченең Заһидәгә мөнәсәбәтен ачыклагыз.
Көтелгән җавап. Хикәяләүче Заһидәгә бары яхшы теләктә генә. Аның фәрештә күңеле төсле сафлыгына, балалыгына соклана; кайгы, хәсрәтләренә борчыла, яшь бала күңеленең сызлануын, сыкрануын тоеп сагышлана.
Укытучы. Дәреслектәге 3 нче сорауга җавап бирик.
Көтелгән җавап. Хәмид агай кызын бик ярата. Хатынын юксыну аны да сагышка сала. Кызының күзендә хатынын күргән төсле була. Яшь ана мәрхәмәтле, нечкә күңелле, олы йөрәкле. Асраулар кырын карыйлар, көн саен юындырмыйлар, каты тоталар һ.б.
Укытучы. Саналган образларны кеше образларына һәм табигать образларына аерып, интерактив тактада икегә бүлеп урнаштырыйк. Табигать образларының вазифасын ачыклыйк.
Көтелгән җавап. Табигать образлары Заһидә образын ачарга ярдәм итә. Заһидә кызыксынучан, бик хәрәкәтчән, шук бала. Ул бакчадагы чәчкәләр кебек нәзакәтле, нәфис, пакь, гөнаһсыз.
(Интерактив тактада төп, ярдәмче, катнашучы (эпизодик), аталучы образлар языла, дәреслектән аңлатма укыла.)
Укытучы. Җыелма образ, ярдәмче, катнашучы (эпизодик), аталучы образларның вазифасын аңлатыйк.
Көтелгән җавап. Һәр образ Заһидәнең сагышын, фаҗигасен күрсәтә. Яшь ана мәхәббәте Заһидәнең әниле булу өметен сүндерми. Хикәянең соңгы җөмләләре кызның балачагы җылы кочакта үтәр дигән ышаныч уята.
Укытучы. Заһидә сагышын ачуда образлардан тыш бик тулы тасвирланган әдәби деталь бар. Аны күрсәтегез, дәреслектән шул өзекне укыгыз.
<…>
Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №10 (октябрь, 2014) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)
Комментарийлар