Театраль баскычлар аша инновацион эшчәнлекне оештыру
Нурия ФАРУХОВА,Казандагы 146 нчы «Арлекин» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесеБүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү – мөһим бурычларның берсе булып тора. Бе...
Нурия ФАРУХОВА,
Казандагы 146 нчы «Арлекин» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе
Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү – мөһим бурычларның берсе булып тора. Без дә үз чиратыбызда халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерергә,аларда милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Шул максаттан чыгып, татар халкының тарихын, үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган «Үткәннән алып, безнең көннәргә кадәр» дип исемләнгән милли сәнгать понарамасы булдырдык.
Бакчабызның исеменнән үк күренгәнчә, төп юнәлеш итеп театраль эшчәнлекне сайлап алдык. Әлеге эшчәнлек аша нәниләребезне халкыбызның театр сәнгате белән таныштырабыз, алар күңелендә шушы матурлыкны тудырырга омтылыш уятабыз.
Ни өчен театраль эшчәнлек? Чөнки театр – балаларга якын булган сәнгатьнең бер төре. Театраль эшчәнлекнең тәрбияви мөмкинлекләре күп яклы:
– беренчедән, бала әйләнә-тирә һәм аның төрелелеге белән таныша, тәрбияченең дөрес куелган сораулары балалага уйларга, анализ ясарга, нәтиҗә чыгарырга ярдәм итә;
– икенчедән, нәкъ менә тетраль уеннар балаланың кызыксынуын, мөмкинлекләрен, артистлык сәләтен үстерә;
– өченчедән, балаланың матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуы арта, матурлыкка омтылыш, театр сәнгатенә карата мәхәббәт тәрбияләнә, татар телен, тарихын өйрәнүгә кызыксыну уята.
Бу юнәлештә эшли башлар алдыннан инновацион алымнар, формалар кулланып эшләүне үзалдыбызга максат итеп куйдык. Шундый алымнарның берсе педагогларыбыз тырышлыгы һәм әти-әниләр ярдәме белән кайбер төркемнәрдә иҗади остаханәләр ачып җибәрдек.
Бүгенге көндә:
- икенче кечкенәләр төркемендә – «Пантомимо» иҗади остаханәсе;
- уртанчылар төркемендә-«Халык әкиятләре» иҗади остаханәсе;
- зурлар төркемендә «Кул театры» иҗади остаханәсе;
- мәктәпкә әзерлек төркемендә «Шаян башмаклар», «Шәүлә театры» иҗади остаханәләре эшләп килә.
Бу остаханәләрдә үстерелешле тирәлек булдырып, уңай шартлар тудырырга тырышабыз. Төркемнәрдә театраль почмаклар, сәхнәләр булдырылды.
Традиция буенча театр гардеробтан башлана диләр, ә безнең театрыбыз гримерный, костюмерный почмакларыннан башлана. Моның өчен бакчабызга сыйфатлы акварим булдырдык. Бу почмакларны төрле образлартудыручы яңа костюмнар белән тулылыландырып торабыз. Болар балалар өчен тагын да кызыклырак булып чыкты. Алар бик теләп бер-берсенә грим салалар, костюмнар киеп уйнау аларны тагын да илһамландырып җибәрә.
Инновацион алымнарның тагын берсе – театрның традицион төрләре белән беррәттән бакчабызда «Кул театры», «Шаян башмаклар» һәм «Шәүлә театры» кебек традицион булмаган төрләрен уйлап таптык һәм уңышлы гына кулланып киләбез.
Бакчабызда театраль музей эшләп килә. Әлеге музей балаларны театр эшчәнлеге белән якыннанрак таныштыра. Музейны оештыруда тәрбиячеләр һәм әти-әниләр бик зур өлеш кертте. Тегелгән курчакларның күбесе әти-әниләр кулы белән эшләнде. Ә театраль фея мөдиребезнең музейга бүләге булды.
Театр күмәк коллектив белән эшли торган сәнгатьнең бер төре. Педагогларыбыз өчен методик ярдәм йөзеннән семинар-практикум, консультацияләр, театраль ринг, түгәрәк өстәлләр оештырабыз. Мондый чаралар иҗади яктан үз белемеңне күтәрү өчен этәргеч булып тора Чөнки тәрбияче үзе сәнгатьле итеп сөйләү генә түгел, күрә, ишетә белергә,актерлык, режиссерлык осталыгына да әзер булырга тиеш.
Коллектив белән педагоглар өчен «Иҗади ателье» дип исемләнгән түгәрәк булдырдык. Бу түгәрәктә бергәләшеп кул һәм «шаян башмаклар» театры өчен ширма эшләдек, әкиятләр өчен төрле хайваннарны гәүдәләндергән перчаткалар, курчаклар тегәбез.
Театраль эшчәнлекне белем бирүнең һәрбер өлкәсендә кулланабыз. Ел саен март ахырында «Әкиятләр илендә» дип исемләнгән театраль атналык оештырабыз. Бу атналыкта, төркемнәрдә театраль кунакханәләр оештырып, нәниләребез бер-берсенә кунакка йөриләр. Һәр төркем театрның төрле төрләрен кулланып, үз көчләре белән әзерләгән спектакльләр тәкъдим итә.
Шулай ук бакчабызда татар телендә «Нәни йолдызчыклар», рус телендә «Юные актеры» дип исемләнгән театр түгәрәкләре эшләп килә. Түгәрәкләрне ике телдә алып бару әти-әниләргә сайлап алу мөмкинлеге бирә. Басым ясап шуны эйтәсе килә, татар телендә алып барылучы түгәрәк шәһәр шартларында үскән балаларга үз телен өйрәнә башларга яки белгән кадәрлесен камилләштерергә бик нык ярдәм итә. Ә без педагоглар моның өчен бар көчебезне куябыз һәм инде беренче җимешләрен татыйбыз дип әйтсәк тә була. Театралҗ эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, педагогларыбыз һәм нәниләребез төрле район һәм шәһәр күләмендә уздырылган конкурсларда үзләренең осталыкларын күрсәтәләр.
Дөрес, кечкенә чактан ук театр белән шөгыльләнгән һәр бала да артист була дигән сүз түгел. Тик сабый чакта күңел түренә салып куелган бу «орлыклар» нәниләребезгә киләчәктә матурлыкны аңлый белүче, мәрхәмәтле бала булып үсәргә зур ярдәм итәр дип уйлыйм.
Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай да бит «Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә...» диеп язып калдырган. Димәк, сәнгать белән кызыксынган баланың да күңеле изгелектә булыр дип ышанып калабыз.
Комментарийлар