Туфан рухы белән янәшә!
Гөлүсә Рафил кызы КӘБИРОВА,Яшел Үзән районы Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысыПедагог буларак эш стажы : 28Хәсән Туфан Аксубай якларының Карм...
Гөлүсә Рафил кызы КӘБИРОВА,
Яшел Үзән районы Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагог буларак эш стажы : 28
Хәсән Туфан Аксубай якларының Кармәт авылында 1900 елда дөньяга килә.Авыр һәм сикәлтәле юл үткән шәхес ул. Язмыш аны төрле яклап сыный. Хизбулла Хәзрәтов исеме (әтисен авыл кешеләре хәзрәт дип йөрткәннәр) белән йөри ул. Белем алу теләге көчле булганга, абыйлары булачак шагыйрьне Галия мәдрәсәсенә бирәләр. Монда аның өчен икенче дөнья ачылган кебек була. Ул мандолинада уйный, хорда җырлый, әдәбият дигән серле дөньяга Г.Ибраһимов алып керә. “Галия” мәдрәсәсендә 2 ел укыганнан соң, акча эшләп алырга дип, абыйлары янына китә.
“Урал эскизлары” Хәсән Туфанны зур шагыйрь итеп таныта. Казан Көнчыгыш педагогия институтында Галимҗан Нигъмәти, Гали Рәхим, Мөхетдин Корбангалиевлардан белем алу тормышында зур этәргеч була. Хәсән Туфан болай ди: “Барлык эшләремне, укытуларымны ташлап, Такташлы Казанга килдем”. Бу чорда шигърияттә аның кумиры Һ.Такташ була.
Х.Туфан гомер буе иҗатка тугры калган шәхес. “Иҗат – бәхет ул, иң матур, иң көчле бәхет ул! Иң бәхетле чагым – иҗади накалда яшәгән чак. Иҗат – әйбәт тынгысызлык ул”,–дип яза. Унбиш ел гомерен бер гаепьсезгә тимер читлектә утырган кешенең бәхет турында сөйләве – бу инде үзенә бер могҗиза. Күпме сагыш, кайгы, борчулар яшеренгән бу моңлы күзләргә. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, халкын, милләтен, илен, телен яраткан шәхесләр генә көчле рухлы булып кала торгандыр. Дөрестән дә, шушы илаһи көч шагыйрьгә каян килә ала соң? Күңеле саф, җаны пакь булган кешеләр турында сүзебез. Яшьтән үк әнисе чишмәләрнең, йолдызларның, хәтта җилләрнең дә үз сөйләме бар дигән иман тудыргач, халык шагыйренең дә күңеле ул вакытта ук саф, чиста булып иңгәндер, мөгаен. Гаиләсендәге җылы мөнәсәбәт аның тормышында зур урын алып тора. Менә шушы иҗатына яңа сулыш өрүче кеше – әнисе. Әдипнең иҗатында ике биек ноктаны күрсәтергә мөмкин. Беренчесе, 1924 – 1927 еллар. “Иске Рәсәй үлде”, “Башлана башлады”, “Ике чор арасында” һ.б. кебек поэмалары язылды. Кавказны, Урта Азияне җәяүләп әйләнүе, әдипне яңа хисләргә, яңа уйларга этәрә. Сәяхәте турында шигъри хисап – «Аккордлар» поэмасын иҗат итә. Халык язмышы өчен борчылган шагыйрь, дәшми кала алмый һәм “Ант” поэмасын яза. Бу аның эзоп (яшерен тел) теле белән язылган иң көчле әсәре. Дөрестән дә, бу әсәр әдип өчен бик кыйммәткә төшә һәм уналты ел гомерен газап эчендә уздырырга мәҗбүр була.
“Кайгы үзе генә йөрми”,-ди шул халык. Шагыйрь төрмәдә җәфа чиккәндә, аның җиде айлык улы дөнья куя. Хатыны Луиза Салиаскарова, Татарстанның атказанган артисткасы, донор булып, шул акчага иренә ризыклар илтә. Татар хатын-кызларына гына хас булган сыйфатларны туплап, ирен ул 15 ел көтә. Ире азат булырга 1 ел калгач, вафат була. Шулай итеп, иренең гомерен саклап кала. Үзенең хисләрен шагыйрь “Кайсыгызның кулы җылы” шигырендә тулаем ачып бирә. Бу җылы хис аны гомеренең азагына кадәр озата бара.
Шагыйрьнең шигърияттәге икенче зур үсеше 1950 елларга туры килә. 1953 елларда ил күләмендә үзгәрешләр булырына, азат ителеренә ышаныч туа. “Ирекле кош” булып чыгуына омтылган шагыйрьнең күңеле тагын да илһамланып иҗат итә башлый. Бу чорда “Агыла да болыт агыла”, “Гөлләр инде яфрак яралар”, “Иртәләр җитте исә”, “Иртәләрем – кичләрем” һ.б. шигырьләре иҗат ителә. Ниһаять, шагыйрь 1956 елда туган җиргә кайту бәхетенә ирешә. Ләкин колач җәеп каршы алучы гына булмый. Шигъри каләме ярдәмендә күңелендәге борчуларын ак кәгазь битенә төшерә. Шулай тормыш юлыннан шагыйрь алга атлый, замандашлары белән фикер алыша, сынатмыйча яңа үрләр яулый. Ул 1966 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Сабыр төбе – сары алтын
Шагыйрьнеңилаһи сабырлыгына гаҗәпләнми мөмкин түгел. Замандашлары да Х.Туфанны бары тик җылы хисләр белән искә алалар. Ул үстергән чәчәкләр? Аккош күлендәге бакчасында аларның ниндиләре генә юк! Скрипкада уйнаса, сандугачларны көнләштерерлек итеп уйный. Сәгать төзәтүен шигырьне сүтеп яңадан матуррак итеп җыю белән тиңлиләр. Бүген дә Аккош күле Х.Туфан, С.Хәким,Г.Бәширов, А.Шамов, Р.Ишморат һәм башка шәхесләребезнең аяк эзләрен, аларның рухын саклый.
Кушымта
Нишләдең син, Мәгариф?!
Саекмасын Туфан чишмәләре
Һәм шиңмәсен аның гөлләре!
Әдипләребез туган телебезне саклауда зур көч куйган шәхесләр. Хәсән Туфан туган телгә булган хисләрен шигырь юлларына сала. Һәммәсендә туган телгә ихтирамы, мәхәббәте, тәрбияви көче чагыла. Шагыйрь телләрнең үзара ярдәмләшеп, бер-берсен какмыйча үсүен һәм һәркайсының үз йөзендә калып яшәвен тели.
Туган тел һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
Җитсен иде һәрбер күңелгә.
Җилләр, сулар тавышы шикелле үк
Үзләренең асыл телендә.
Атом көче, радио заманында
Күрсәм иде шуны мин тагын:
Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә
Тапса иде фәкать туганын.
Ләкин заманның кырыс җилләре туган телебезнең язмышына тискәре йогынты ясый. Бер акыл иясе болай ди: “Милләтне бетерим дисәң, теленә балта чабарга кирәк. Аннан милләт үзеннән-үзе корыр”. Туган телне саклау – ул үзеңнән башлана. Туган телебезнең тамырын корытмас өчен, без яшь буынны кечкенәдән туган телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз нигезендә тәрбияләргә тиешбез. Бу максатка матур сүзләр белән генә түгел, эшлекле гамәлләребез белән ирешергә бурычлыбыз. Туган телебезнең исән калуы, гасырларга җитәрлек көчле булуы өчен, милләтнең замана җилләренә аяусыз каршы торуы зарур.
Суверенлык алган дәүләтебезнең мөстәкыйльлегенә янап, туган телебезне юкка чыгарырга һәм аның киләчәген куркыныч астына куярга теләүчеләр бар. Аларның бу мәкерле планнарына каршы торуны – дәүләтебез үз алдына бурыч итеп куярга тиеш. Бу җәһәттән сөекле Тукаебызның шигырь юллары да урынлы:
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкның хокукка хаккы юк?-
Хакыбыз уртак Ватанда шактый ук!
Дәүләт эшлекләре милләтебез киләчәге турында кайгыртып, туган телебезнең яшәешен күз алдында тотып, Конститутциягә мәктәпләребездә саф туган телдә белем алуны яклап һәм дәүләтебезнең хокукларын саклап, нәтиҗәле кануннар кабул ителү өстендә эшләсеннәр иде. Туган телебез – халкыбызның төп җәүһәре, күңел көзгесе. Туфан һәм аның чордашлары исән булса, бу вәзгыятьне бик авыр кичерерләр иде. Аларның васыять итеп калдырган шигырь – теләкләренә хыянәт итмичә һәм туган телгә мәдхия җырлаган иҗатларына тугрылыклы булып калыйк! Туган телебезгә кагылырга беркемнең хакы да, хокукы да юк! Ул милләтебезнең гөле, аны шиңдермичә күз карасыдай саклыйк!

Комментарийлар
0
0
Кыска гына язмада бөек шагыйребез Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты шактый яктыртылган. Гөлүсә Рафил кызының шигърияткә һәм туган телебезгә булган мәхәббәте ачык сизелеп тора. Автор: Fania
0
0
0
0
Эйе, дорес, Голусэ ханым шушы мэкалэсендэ берьюлы ике куянны тота: Хэсэн Туфаннын нинди кочле шэхес булуы хэм ул кутэргэн туган тел проблемасы хэзер дэ глобаль булып калуын ассызыклый. Шэп язылган! Автор: rozatimurshina@inbox.ru
0
0
0
0
Туган телебезне, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау, аларны яшь буынга җиткезү өстендә армый-талмый хезмәт куючы хөрмәтле хезмәттәшебез Гөлүсә Рафил кызына зур уңышлар телим. Афәрин! Автор: GAlfiya
0
0
0
0
Хезмәттәшебез Гөлусә! Сез үз эшегезнең остасы. Һәрвакыт шулай татар җанлы, көчле рухлы булып калыгыз. Эзләнү тикшерену эшләрегез әдипләребез тормышындагы яңадан яңа фактлар белән таныштыра. Уңышлар сезгә! Автор: Голнур Абзалина