Уеңны уйдырып сала беләсеңме?
Гөлнара Хәким кызы ШӘРИПОВА,аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче номерлы урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 19 ел.Мин район үзәк мәктәбендә эшлим. Ру...
аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче номерлы урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 19 ел.
Мин район үзәк мәктәбендә эшлим. Рус балаларына татар теле укыту белән беррәттән татар сыйныфында да дәресләр үткәрәм. Хәзергесе вакытта мине татар сыйныфында белем алучы укучыларның сөйләмнәре борчый. Татар гаиләләреннән килгән балаларның сөйләме елдан ел фәкыйрьләнә, ярлылана. Саф татарча дөрес итеп сөйләүче, аралашучы балалар елдан ел кими. Җөмлә төзелешен бозып сөйләү, татарчалы-русчалы итеп аңлату кебек тупас күренешләр еш очрый. БДИна һәм ТДИна әзерләнүләр (татар теленнән кала барлык фәннәр дә рус телендә бит), рус мөхитендә яшәү русча аралашуга, русча фикер йөртүгә этәрә.
Язма сөйләм телдән сөйләм белән нык бәйләнештә. Укучы үз фикерен, уйларын кәгазьгә төшерә. Менә шул вакытта төгәлсезлекләр күренә дә инде. Укучының әйтергә теләгән фикере аңлашылмый.
Хәзергесе вакытта яңа технологияләр кулланып тирән белем бирү мөмкинлеге күпкә зур. Без бит татар теле һәм әдәбият дәресләрендә тирән белем бирү, әдәп-әхлак тәрбиясе бирү белән бергә мөстәкыйль фикер йөртергә дә өйрәтәбез. Татар баласы татарча уйлаганда гына аның сөйләме аңлаешлы, эзлекле булачак.
Укучыларда үз фикерләрен әйтергә, башкалар белән уртаклашырга теләкләре булсын өчен мин программада тәкъдим ителгән биремнәр, темалардан тыш А.Яхин тәкъдим иткән биремнәрне дә кулланам.
Мәсәлән, 5 нче сыйныфта “Төш” дигән әкиятнең башлам өлеше бар, ә әкиятне тылсым кулланып тәмамларга кирәк. Яки хат эчтәлегеннән чыгып әкият язарга. 6 нчы сыйныфта үзен корбан итүче шәм турында иҗади бирем эшләнелә. “Кыш һәм каен” хикәясен язу, “Пешмәгән җырлар” шигырен дәвам итү кебек биремнәр бар. 8нче сыйныфта “Бүрек һәм мин” шигырен язып бетерергә тәкъдим ителә...
Бу иҗади биремнәр яшь үзенчәлеген истә тотып биреләләр. Укучыларга, мөстәкыйль фикер йөртеп, үз уйларын әйтеп бирү кебек иҗади эшләр ошый. Әлбәттә, бу биремнәрне еш кулланып булмый, шулай да укучылар бу биремнәрне кызыксынып үтиләр. Мондый эш төрләре укучыларның сөйләмен камилләштерүдә кирәкле һәм нәтиҗәле. Тик бу алым гына куелган пробмлеманы хәл итеп бетерә алмый. Бу өлкәдә эшләргә дә эшләргә әле.
Комментарийлар