Уку текстлары белән эш итү стратегияләре
Илсөя СӘГЪДИЕВА,ТР Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысыАхыры. Башы журналның 2016 елгы 8 нче санындаТекстны уку этабында максатчан рәвештә тукталышлар белән уку стратегиясе кулланыла. Бу стра...
Илсөя СӘГЪДИЕВА,
ТР Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы
Ахыры. Башы журналның 2016 елгы 8 нче санында
Текстны уку этабында максатчан рәвештә тукталышлар белән уку стратегиясе кулланыла. Бу стратегия теләсә нинди мәгълүматка игътибарлы карарга, вакыйгаларның үсешен фаразларга өйрәтә, иҗади күзаллауны үстерә, укуны дәвам иттерергә этәргеч булган интриганы саклый (алга таба нәрсә булыр, минем фаразларым акланырмы һ.б.). Укучыларга сорау, гипотеза яисә фикер туган мөһим урыннарда тукталышлар ясау кирәклеген искәртәбез, аларны истә калдырырга киңәш итәбез. Укыганнан соң анализ ясыйбыз: тексттагы нинди сигналлар укучыны фикерләргә этәргән. Алга таба, текст белән мөстәкыйль эшләгәндә, мондый «тукталыш» укучы өчен табигый эшкә әйләнә.
«Укуны бүлдерү» стратегиясе алга таба әңгәмәне дәвам иттерүне таләп итми торган сораулар биреп («Аңладыгызмы, ни өчен?») укучыларның күзаллауларын «кабызу», мөһим фактларга игътибар иттерү максатыннан кулланыла («Күз алдыңа китер», «Күрдегезме?»).
Әгәр уку барышында таныш булмаган сүз очраса, шунда ук сүзлектән карау өчен тукталырга кирәкми, укучыларга сүзнең мәгънәсен контексттан чыгып билгеләргә дә мөмкинлек бирергә кирәк. Пауза текстны эмоциональ кабул итүне бозарга да мөмкин.
Аңлатмалы (комментарий биреп) уку стратегиясе – фикерләүгә өстенлек биреп уку ысулы. Ул күбрәк текстны кабаттан уку барышында кулланыла. Укучылардан киңәйтелгән җаваплар таләп итәргә, текстта булмаган әйберләрне аңлатырга тырышырга кирәкми, комментарий кыска булырга тиеш. Ул әңгәмәгә әйләнмәсен. Ләкин, әгәр балалар уку барышында кызыклы фикерләр әйтсә, бу идеяләрне игътибарсыз калдырырга ярамый, укучыларның әдәби әсәр эчтәлегенә эмоциональ мөнәсәбәтләрен хупларга кирәк.
Текст белән эш итүнең нәтиҗәле формасы булып текст белән диалог стратегиясе тора.
Методик яктан караганда, ул – текст белән эш итү ысулы. Укучы күзлегеннән караганда – уку барышында әсәр авторы белән табигый «әңгәмә» кору.
Балалар өчен язучы күп кенә авторлар, үзләренең әсәрләрен «сер» белән тудыралар һәм шулай рәвешле сораулар тууга этәрәләр. Ниндидер билгесезлек белән очрашу игътибарлылыкны «кабыза», фикер йөртүгә этәрә, күзаллауны активлаштыра, кызыксыну тудыра – алардан башка нинди дә булса эшчәнлек белән мавыгу мөмкин түгел.
Тәҗрибәле укучы, текстны укыганда, аның белән «сөйләшә»: сораулар куя, җавапларын таба, аларның дөреслеген авторныкы белән чагыштыра. Бу диалог еш кына әсәрнең исемен укыганда ук башлана һәм текстта ачылмый калган сорауларга мөстәкыйль рәвештә җаваплар эзләү-табу белән тәмамлана. Текст белән диалогтан соң укучыга авторның әсәргә салынган уй-фикерләрен анализларга күчү җиңелрәк булачак.
Укыганда, «текст белән диалог» алып бару сәләте үзеннән-үзе тумый, укучыларда аны формалаштыру зарур. Башта укучыга текстның әңгәмәдәш булырга мөмкинлеген күрсәтергә кирәк:
– Сөйләшкәндә, кешеләр бер-берсенә сораулар куялар, җавап бирәләр, үзләренең фикерләрен әйтәләр. Шулай ук текст та сорау куя, язучының безгә әйтергә теләгән фикерен җиткерә ала. Кайбер очракларда җавап текстта ук бирелә, ә еш кына сер текстның артында кала.
Р.Вәлиеваның «Керпе белән бала» шигыре мисалында әлеге алым белән эш логикасын төзеп карыйк.
– Керпе, керпе, күр инде,
Энәләрең никадәр!
Уйнар идем синең белән,
Шундый булмасаң әгәр.
Укытучы. Керпе нигә энәле? Керпенең җавабы нинди булыр?
– Ә хәзер үзебезнең җавапларны тикшереп карыйк, укуны дәвам итәбез:
– Әй бала, бала, бала,
Соң үзең уйлап кара,
Мин бит яшим урманда,
Кемнәр генә юк анда!
Укытучы. Автор безгә барысын да әйтмәде, үзебезгә уйлап бетерергә тәкъдим итә. Соңгы юлга игътибар итегез. Бу сорауга җавап биреп, үзебез шигырьне дәвам иттерик.
– Сез бик яхшы әңгәмәдәшләр, текстның соравына җавап бирдегез. Шигырьне башыннан ахырына кадәр укып чыгыйк. Шигырьне рольләргә бүлеп укыйк. Кем хәтердән сөйли ала?
Диалог эчтәлекле һәм тулы булсын өчен, уку барышында текстта туры һәм яшерен сорауларны табарга, язучыга сораулар бирергә, «күзаллауны» кабызырга һәм вакыйгалар барышы турында фаразларга өйрәтү мөһим. Теләсә кайсы очракта бу сораулар тукталышны, уйлауны, фаразлауны һәм алга таба – уку барышында аларның төгәллеген, автор фикеренә туры килү-килмәве белән чагыштыруны таләп итә.
«Текст белән диалог» алымына аны берничә гамәлгә бүлеп өйрәтергә мөмкин:
1) текстта аңлашылмаган әйберне табу һәм сорау кую;
2) туган сорауга җаваплар эзләү яисә текстның дәвамын фаразлау;
3) үзенеңнең җавапларыңны текст буенча тикшерү.
Рәхимә Арсланованың «Кыш бабай нидән чирләгән?» шигыре мисалында әлеге гамәлләрне кулланып карыйк.
Шигырь исемен укыганда ук, укучы сагая, икеләнү дә туарга мөмкин: Кыш бабай да чирлиме? Мондый хәлнең булуы мөмкинме? Шуңа күрә укучы, кызыксынып, тексттан җавап көтә.
Нәкъ кышның уртасында
Кыш бабай чирләп киткән.
Кар кызы куркуга калган,
Нишләргә белми икән.
Укытучы. Кыш бабай чирләсә, ниләр булырга мөмкин? (Карлар эрергә, көннәр җылытырга, яз җитәргә һ.б.)
Кинәт кенә карлар эреп,
Тама башлаган тамчы.
Кош-кортлар да, шатланышып,
Яз җырын җырламакчы.
Укытучы. Безнең фаразлар туры килде!
Бу үзгәрешләрне күреп,
Кар кызы бик кайгырган.
Кыш бабайны дәваларга
Табибларны чакырган.
Бер-бер артлы тезелешеп
Килгәннәр, ди, биш табиб.
Чирен генә Кыш бабайның
Булмый, диләр, бит табып.
Укытучы. Кыш бабай нидән чирләгән дип уйлыйсыз?
– Чирем юк, дигән Кыш бабай,
Үпкәм бар балаларга:
Компьютер белән мавыгып,
Чыкмыйлар урамнарга.
Телевизор да уеннан
Кадерлерәк аларга...
Укытучы. Кыш бабай чирләми икән бит! Үпкәләп кенә ята икән! Балаларга нигә үпкәли ул? (Яхшы укымаганнар, бәйрәмгә әзерләнмәгәннәр, урамга чыкмаганнар.)
– Кыш бабайның үпкәсен сез аңлый аласызмы? (Әйе, ул бит безнең өчен карлар яудыра, таулар ясый: чаңгы-чанада йөрсеннәр, ди; суларны катыра: хоккей уйнасыннар, ди.)
– Әйе, Кыш бабайга күңелсез, аның тырышлыгын балалар күрмиләр. Ул балалар өчен тырыша, ә алар өйдә генә утыра. Ул балаларның үзенә рәхмәтле булуларын күрергә тели.
– Вакыйганың дәвамы ничек булыр?
Аңладыгызмы Кыш бабай
Нидән чирләп киткәнен?
Урамда сезне зарыгып,
Тау, шома боз көткәнен.
Укытучы. Кыш бабайны кем терелтә ала? (Балалар. Алар урамга чыгып уйный башласалар, Кыш бабай да куаныр, үпкәсен онытыр.)
Чыгыгыз сез рәхәтләнеп
Саф һавада уйнарга.
Кечкенәдән чыныгырга
Кирәк һәрбер балага!
Сезгә карап, Кыш бабайның
Кәефе күтәрелер.
Укытучы. Кыш бабайның кәефе күтәрелсә, нәрсә булыр?
Һәр ел саен Яңа елда
Бик күп бүләкләр бирер.
Өстән генә анализ ясаганда ук күрәбез, текст белән диалогка төрле процесслар катнаша: сүзгә игътибар итү, күзаллауны «кабызу», текстка сораулар бирү, фаразлау (ә бу инде фикер йөртү). Текст белән диалог алымы шигырьне аңлау процессын активлаштыра. Текст белән диалогтан соң укучыга авторның әсәргә салынган уй-фикерләрен анализларга күчү җиңелрәк була.
Баштарак яшерен соравы булган текстларга күбрәк мөрәҗәгать итәргә кирәк. Текст үзе кечкенә, ә автор җавабы көтелмәгән һәм кызыклы булса отышлырак. Алдагы шигырь шундыйлардан.
Укытучы. Сез парның, төтеннең нәрсә икәнен беләсезме (белеп килдегезме)? Кайчан пар чыга? Кайчан төтен чыга? Аларны рәсемдә күрсәтеп карагыз.
Пармы, төтенме?
Ут өстендә чәйнек тора.
Зилә карап утыра:
Укытучы. Чәйнектән нәрсә чыгар? (Пар.)
Чәйнектән төтен чыга! – дип,
Абыйсына кычкыра.
Укытучы. Зилә дөрес әйткәнме? (Юк. Ул пар белән төтенне аермыйдыр. Ул әле кечкенә.)
– Әй тинтәк кыз! – ди абыйсы,
Төтен булсын бу никтән?!
Пар чыга чәй кайнатырга
Диеп куйган чәйнектән!
Укытучы. Безнең фаразлар дөрес. Тикшереп карыйк.
– Әни куйганда, пар чыга.
Син куйгач, төтен чыга, –
Диде Зилә утка сусыз
Чәйнекне куючыга. (Ә. Фәтхи)
Бу очракта да укуга кызыксыну ахыргача кимемәде, кемдер гаҗәпләнде (безне автор алдады, димәк, алга таба безгә тагын да игътибарлырак булырга кирәк), ә кемдер, киресенчә, канәгатьләнү алды: аның фаразы авторныкы белән туры килде! Ә юмор, укыганда, уңай эмоциональ комфорт тудырды.
Текстны укыганнан соң кулланыла торган нәтиҗәле страгияләренең берсе – синонимик рәт белән алмаштыру.
Кече яшьтәге мәктәп укучылары текст эчтәлеген сүзгә-сүз сөйләп бирергә тырыша. Күпчелеге, текстның беренче сүзен онытканга, эчтәлек сөйләүне башлый алмый тора. Бу аларның сөйләм теленең әлегә ярлы булуы белән дә бәйле. Текст эчтәлеген сүзгә-сүз сөйләү укучының әсәрне аңлап уку дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирми. Укучыларга бер үк фикерне белдерү өчен бик күп ысулларның булуын күрсәтергә кирәк. Шуларның берсе ‒ җөмлә дәрәҗәсендә синонимик рәт белән алмаштыру ысулы.
Синонимик рәт – бер үк яки якын мәгънә белдергән сүзләр төркеме.
«Иң кадерле байлык»та Ф.Яруллин илебез өчен авыр вакытны сурәтләгән. (М.Х. Хәсәнова, Р.М. Миңнуллин, И.Х. Мияссарова. Уку китабы. 3 нче сыйныф. 1 нче кисәк. )
«Иң кадерле байлык»та (әсәрдә, хикәядә, текстта) Ф.Яруллин (язучы, автор) илебез өчен (халкыбыз, Ватаныбыз өчен) авыр (катлаулы) вакытны (периодны, чорны) сурәтләгән (күрсәткән, язган, ачкан, хикәяләгән, тасвирлаган).
Синонимик рәт белән алмаштыру эчтәлекне тулы итеп сөйләргә өйрәтүдә бердәнбер ысул түгел, ләкин ул ‒ мәктәп практикасында аз кулланыла, күп очракта укытучылар синонимнар таптыру белән чикләнәләр. Синонимик рәт куллану сөйләм телен үстерә, моннан тыш, бу ысул укучыларга эчтәлекне кыска итеп сөйләүгә күчәргә мөмкинлек бирә.
Урынлы сайланган текст белән эш итү стратегияләре укучыда китап укуга кызыксыну уята, сөйләм телен үстерә, материалны истә калдыруны яхшырта, күзаллауны активлаштыра; сүзгә игътибарлы булу, чагыштырып карау һәм нәтиҗәләр ясый белү осталыгы формалаштыра. Алар укучыларны теләсә кайсы текстны (мәсәлән, математика дәресләрендә – мәсьәләләрне, әйләнә-тирә дәресләрендә ‒ танып белү текстларын һ.б.) аңлап укуга әзерли.
Югарыда язылган механизмнарның үзара бәйләнешен күрсәтү өчен, мисал сыйфатында математика дәресеннән фрагмент китерик.
Укытучы. Дәресләрдә без нинди текстлар белән эшлибез? (Уку дәресләрендә ‒ әдәби текст, әйләнә-тирә дәресләрендә фәнни текстлар белән эшлибез.)
‒ Укыганда, нинди алымнар кулланырга өйрәндегез? (Без тексттагы «ачкыч» сүзләргә игътибар итәбез, күзаллыйбыз, сораулар куябыз, фаразлыйбыз, текст белән әңгәмә алып барабыз.)
‒ Математика дәресендә күбрәк нинди текстлар белән эш итәбез? (Мәсьәләләр белән.)
‒ Игътибар белән мәсьәләләрне укыгыз (тыңлагыз). Аларның шартларын һәм таләпләрен аңлар өчен, кайсы алымнарны кулланырсыз?
- Беренче вазада 17 чәчәк бар иде. Бу икенче вазадагыга караганда 6 чәчәккә күбрәк. Икенче вазада ничә чәчәк?
- Беренче вазада 17 чәчәк бар иде, ә икенче вазада 6 чәчәккә азрак. Икенче вазада ничә чәчәк?
Укытучы. Бу мәсьәләләрне чагыштырыгыз, алардагы охшашлыкны табыгыз. (Бертөрле саннар һәм сорау.)
‒ Мәсьәләләр нәрсә белән аерылалар? (Беренче мәсьәләдә «бу» дигән ачкыч сүз бар.)
‒ Ул нәрсә турында сөйли? (Кире мәсьәлә икәнен аңлата, ягъни, «күбрәк» диелсә, кушарга түгел, ә алырга кирәк.)
‒ Бу мәсьәләләрнең чишелеше нинди булыр? (Бертөрле, чөнки алар бер үк мәсьәлә, тик төрле формада. Текстлары төрлечә төзелгән.)
‒ Түбәндәге биремнәрне үтәгез.
- 7 см озынлыктагы кисемтә сыз, аны 2 см га озынайт.
- 7 см озынлыктагы кисемтә сыз. Икенче кисемтә 2 см га кыскарак булсын.
Укытучы. Тикшерик. Беренче биремдә ничә кисемтә сыздыгыз? (Бер кисемтә.)
‒ Дөрес җавапны сезгә нәрсә күрсәтте? (Ачкыч сүз ‒ «аны», ягъни шул ук кисемтәне.)
‒ Игътибар белән карагыз, сез анда ничә кисемтә күрәсез? (Өч кисемтә. Беренчесе 7 см, икенчесе 2 см һәм өченчесе 9 см.)
‒ Икенче биремдә ничә кисемтә сыздыгыз? (Ике – 7 см һәм 9 см лы кисемтәләр. Без «икенче» дигән ачкыч сүзгә игътибар иттек.)
Күргәнебезчә, текст белән эш итү механизмнары төрле уку предметларын үзләштерергә ярдәм итә. Моннан тыш, текст буенча эчтәлекле эш укучы өчен дә, укытучы өчен дә мавыктыргыч шөгыльгә әйләнә; дәреслек һәм китап белән хезмәттәшлектән канәгатьләнү алуга китерә.
Журналның 2015 елгы 1 нче һәм 12 нче саннарында авторның «Уку. Текст белән эш» (I‒IV сыйныфлар), «Аңлап уку стратегияләре һәм текст белән эш итү» (V‒IX сыйныфлар) дисциплинаара программаларын төзү һәм гамәлгә ашыру турында язмалары белән танышырга мөмкин.
Комментарийлар