Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы барына да өлгерә

Резедә Рәшит кызы МИНГАЛИМОВА, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбенең математика укытучысы. Эш стажы – 29 ел. Кеше язны ничек көтсә, мин 1 нче сентябрьне шулай көтеп алам. Буяу исе дә бетмәгән мәктәп бүл...

Резедә Рәшит кызы МИНГАЛИМОВА, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбенең математика укытучысы. Эш стажы – 29 ел. 


Кеше язны ничек көтсә, мин 1 нче сентябрьне шулай көтеп алам. Буяу исе дә бетмәгән мәктәп бүлмәләре, укучыларның күңелле шау-шулары, җәйге каникуллардан соң алар белән очрашу, аларның җәйдә алган тәэсирләре белән уртаклашулары – минем өчен бәя биреп бетергесез шатлыклы мизгелләр.


Балаларны, сайлаган һөнәремне яратам. Мин укытучылар гаиләсендә үстем. Әти белән әни, өйгә кайткач та, мәктәптәге хәлләр, укучылары турында сәйләшүләре, хезмәтләрен яратып башкарулары миндә белем дөньясына омтылыш уятканнардыр. Минем алда кем булырга дигән сорау тумады. Кечкенәдән “укытучылы” уйнап үстем. Институт тәмамлап, туган мәктәбемә, бераз каушый төшеп, беренче дәресләрне бирүләр күптән инде артта калды. Еллар үтү белән укытучы, гомумән, мәктәп алдына яңадан-яңа бурычлар куела торды. Теге методны сыныйбыз, икенчесенә тотынабыз. Мәктәп әйтерсең сынау “полигоны”. Бүген укытучының иң зур бурычы – алдынгы технологияләр кулланып, көндәшлеккә сәләтле, эзләнүчән, кыю карарлар кабул итүче иҗади шәхес тәрбияләү. Моның өчен үзеңә бик күп укырга, дөньяда булган хәлләр белән хәбәрдар булырга да кирәк. Авыл укытучысы башкаларга өлге дә булырга тиеш бит әле. Без, ирем белән, икебез дә укытучылар. Шуңа күрә күпләп газета-журналларга язылабыз. Авылның мәдәният тормышында да актив катнашабыз. Авыл сәхнәсендә бер генә үзешчәннәр концерты да бездән башка узмый. Мин җырлыйм, ирем спектакльләрдә катнаша. Үзем дә, дүрт балабызның өлкәннәре дә китапханәнең иң актив укучылары исемлегендә. Баш улыбыз Рузил инде үзе дә укытучы – К(П)ФУ ның журналистика факультетында укыта. Өченчесе мәктәп тәмамлаганда, өебезнең яме бетмәсен дип, тагын бер тансык кыз алып кайттык. Үз йортыбыз белән яшибез, сыер да асрыйбыз, мәшәкатьләр җитәрлек. Шулай да беренче планда – мәктәп. Ике ел рәттән “Безнең иң яхшы укытучы” конкурсында катнашып, грантка ия булдым. Укучыларым да төрле олимпиадаларда, конкурсларда катнашалар, призлы урыннар алалар. Авылныкылар да сынатмыйлар!


Миңа еш кына: “Гаиләң дә зур, көнкүреш мәшәкатьләрең дә күп, ничек өлгерәсең”, - диләр. “Мин бит математик, вакытны дөрес бүләм”, - дим, уенын-чынын бергә кушып. Ә хикмәт – тормышны сөюдә, эшеңне яратуда, укучыларымны үз балаларымдай якын күрүдә. Укучыларымның заманга яраклы, укымышлы, зыялы булып үсүләрен, бу тормышта үз урыннарын таба белүләрен телим.


Математиканы кызыксыз фән диючеләр бар. Ә менә укучыларым һәм мин бу фикер белән килешмибез. Ничек кенә кызыклы әле! Безгә 45 минут дәрес кенә җитми. Балалар белән стандарт булмаган мәсьәләләр чишәбез, имтиханнарга әзерләнәбез. Интернет аша физика-математика мәктәбе белән бәйләнештә торабыз. Курсларында укыйбыз, бәйгеләрендә катнашабыз.


Һәр бала талантлы, ачарга гына кирәк, диләр. Мин бу фикер белән килешмим. Талант ул – бик сирәкләргә генә бирелә торган Ходай бүләге. Ә менә уйлау, фикерләү сәләте һәр балага бирелгән, сәләтләрен үстерергә, уңай омтылышларын хупларга гына кирәк. Күп елларны күздә тотып төзелгән “Сәләтле балалар белән эшләү программасы” миңа эшне планлы, юнәлешле алып барырга ярдәм итә.


Авыл укытучысы – татар телен саклап калучы. Авылның киләчәгенә нигез салучы. Яңа заман укытучысы исемен горур йөртү өчен, бүгенге көн таләпләренә туры килүче, иҗади шәхес ул.


Укытучылык стажым зур булса да, мин бер нәрсәгә ныклы ышанам: бер урында таптанмаска, тукталмаска кирәк. Әле бүген дә укытуда яңа методлар - Сингапур мәктәпләрендәге укыту структураларын өйрәнеп, куллана башладык. Минем олы хыялым - Сингапурга барып, барысын да үз күзләрем белән күрү, үз күңелем аша үткәрү, безнең җирдә “батса”, эштә ныклабрак куллану. “Тәвәккәл таш ярыр,” - дигән бит халкым!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ