Логотип Магариф уку
Цитата:

Ул – авыл укытучысы

Алсу Фәрит кызы ХӘМИДУЛЛИНА,Олы Кайбыч урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагог буларак эш стажы 22 елБүгенге мәгариф алдында торган бурычлар аз түгел:яшь буынның хокукый яктан әзерлеген,...

Алсу Фәрит кызы ХӘМИДУЛЛИНА,
Олы Кайбыч урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагог буларак эш стажы 22 ел
Бүгенге мәгариф алдында торган бурычлар аз түгел:яшь буынның хокукый яктан әзерлеген, сәламәтлеген, матди яктан тәэмин ителүен, белемен, икътисади hәм сәяси карашларын, яшәү рәвешен күз уңында тотарга кирәк.Социологик тикшерүләр шушы барлык аспектларда да диярлек хәлләрнең гел уңай булмавын күрсәтә.
Балалар –  ул дәүләтебезнең киләчәге. Әгәр дә нинди дә булса ил үзенең киләчәге турында уйлый икән, димәк, иң беренче чиратта, ул яшь буынның физик hәм әхлакый яктан сәламәтлеген кайгыртырга, икенчедән, аларга төрле яктан үсәр өчен форсат бирергә тиеш.
Ә тормышта бу форсатны үзләре тудыручы фидакарь затлар да җитәрлек. Сүзем - 31 ел инде шушы максатка тугры хезмәт итүче, үз эшенең остасы булган Вәлиуллин Илдус абый турында.
Мин Олы Кайбыч мәктәбенә эшкә кайтканда, бары Илдус абыйны гына белә идем дисәм, ялгыш булмас дип уйлыйм. Мәктәптә укыган елларда, физкультура укытучыбыз Хәмзә Бәширович төрле ярышларга йөрткәндә үк, бу тынгысыз укытучының укучылары белән 1 урын өчен көч сынашырга күп туры килде безгә. Авыл баласын дәрестән соң болай да кырыкмаса кырык эше көтеп тора: терлеген карашырга, тавык-чебешен ашатышырга, чүбен утарга, суын сибәргә һ.б. Бары үз эшенә чын күңелдән бирелгән укытучы гына, авыл малаен яки кызын тренировкаларга бер дәрес тә калдырмыйча йөртә ала. Шәһәрдә генә ул, түләүле булганга, әти-әниләр баласының түгәрәккә баруын контрольдә тота, тота гына түгел, үзе илтә, барып ала. Ә авылда баланың үзеннән генә тора бу, үҗәтләнеп, тизрәк эшен бетереп, соңга калмыйм дип чыгып чаба авыл баласы. Түгәрәккә йөргәненең укуы да әйбәт (әйбәт булмый карасын, Илдус абый белән күзгә-күз сөйләшү көтә аннары), телефонда утыру да сирәк эләгә, сәламәтлеге дә нык, начар гадәтләргә дә вакыт юк, аралашу да бар, бер-берең белән дуслык та ныгый, туган мәктәбең, районың, республикаң өчен чыгыш ясаганда, ватанпәрвәрлек тә, конкурентлык та тәрбияләнә. Яшь буынга тәрбия бирүнең иң файдалы чарасы шушы бит. Бернинди кыйммәтле җиһазлар да, югары тизлекле интернет та кирәкми, бары үз эшенең чын фанаты булган Илдус абыйлар гына кирәк.
Нәселләре белән Татарстаныбызның мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр шул алар. Тамырлары белән туган җиргә берегеп, үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия биргән бу династиянең гомуми стажы 400 елдан артык. Бабалары Гарифтан (аңа Кайбыч районында беренче буларак 1940 елда атказанган укытучысы исеме бирелгән. Бу турыда Татарстан Республикасының Архив Хезмәте сайтыннан белергә була. Бу вакытта Гариф бабайга ТАССР Мәгариф министрлыгы тарафыннан Җиз кыңгырау да бүләк итәләр. Әлеге кыңгырау бүгенге көндә Вәлиуллиннар нәселендә саклана)  башланган бу эшне башта улы Мансур дәвам итә. Ул 1956 елда Кайбыч районы Иске Тәрбит авылына директор итеп билгеләнә. Көчле энергияле, үзенә, башкаларга бик таләпчән булган Мансур абый  бер ел эчендә мәктәпкә капиталь ремонт үткәрүгә ирешә. Кабинет системасы кертә, укучыларның җитештерү бригадасын оештырып җибәрә, 1972 елда  кирпечтән яңа ашханә бинасы төзетә. 1962 елдан мәктәп тулысы белән русча укытуга күчә. Көчле математик буларак, укучыларын республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларга йөртә һәм призлы урыннар яулыйлар. Аңа да “Татарстанның атказанган укытучысы” исеме бирелә.
Илдус абыйның әнисе Мәдинә апа гомере буе балаларга математика фәнен төшендерә, әтисе Госман абый физкультурадан белем белем бирә. Ике энесе, киленнәр дә укытучы һөнәрен сайлаган. Шундый затлы нәселнең дәвамчысы, һичшиксез, Илдус абый кебек кеше булырга тиеш бит инде.
Ул 1989 нче елдан бирле, Олы Кайбыч мәктәбендә балаларга физик тәрбия бирә һәм авылыбызның  яшьләрен  саклау,  яшь  буынны  тәрбияләү  кебек  изге  эшнең  башында  тора. Ул  эшләгәнгә, мәктәбебез спорт буенча  район  мәктәпләре  арасында гына түгел, республика мәктәпләре арасында да  алдынгылар  рәтендә  бара. Нәтиҗәләре дә күзгә күренерлек шул. 2012 нче елда “ТР яшүсмерләре арасында Хоккей буенча II Кышкы спартакиада уеннары”нда абсолют җиңүче булдылар. 2014 нче елда Теләчедә узган “Алтын шайба” ярышында республика буенча 2 урын, 2019 елда 2 урын, ә быел исә ачык шугалаклы хоккей командалары арасында Татарстан буенча чемпион дәрәҗәсенә ирештеләр, ир-егетләр арасында  Татарстан беренчелегенә узган хоккей ярышларында 2016, 2018, 2019, 2020 нче елларда Татарстан буенча беренчелекне бер районга да бирмәделәр алар. Егетләр белән генә түгел, кызлар арасында да хоккей командасы оештырып, Республика күләмендә Кайбычны таныткан кеше ул. 2014-2015 нче елларда кызларыбыз Татарстан буенча 3 урынга лаек булдылар. Ул оештырган Хоккей клубының быел 30 еллык юбилеен үткәрергә җыеналар. Инде икенче буын яшь хоккейчылар тәрбияли Илдус абый. Хәзер хоккейны укучылары да, аларның балалары да бергә уйный.
Илдус абыйның  тырышлыгын, башкарган  эшләрен  югарыда  утыручылар  да  уңай  бәялиләр.  Ул  2013 елда “Татарстан Республикасының  физик культура буенча атказанган хезмәткәре”  дигән  күкрәк  билгесе  белән  бүләкләнде.2015 нче елда РФ президенты В.В. Путинның Истәлекле медаленә ия булды. Кайбыч авылының Мактаулы гражданины исемен дә горур йөртә.
Без Илдус абый белән 22 ел бер коллективта эшлибез, инде без дә олыгаеп барабыз, ә Илдус абый һаман яшь, җитез.Бер карыйсың, укучылары белән волейбол түгәрәгендә, икенче караганда футбол тибәләр, өченчеләре белән баскетбол нечкәлекләрен өйрәнәләр. Күп еллар Юл хәрәкәтенең яшь инспекторларын әзерләп, республикабыз ярышларында призлы урыннар яулады. Кыскасы, үзе дә тик тормый, укучыларын да шуңа тарта. Күп кенә укучылары аның эшен дәвам иттеләр. Зиннуров Фәнил, Сәлахиев Илназлар хәзер үзләре районыбыз мәктәпләрендә физкультура укытучысы булып, Илдус абый белән ярышып эшлиләр. Илдус абыйның укучылары арасында нинди генә һөнәр ияләре юк, алар тормышта үз урыннарын табып, Татарстаныбызга, илебезгә тырышып хезмәт куялар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ