Логотип Магариф уку
Цитата:

Вәгазь түгел, үрнәк гамәлләр тәрбияли

Фәтхетдинова Гөлнара Ирек кызы,Алексеевск районы Ромодан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыАта-ана тәрбиясе зирәклеге булмаган җирдә, әтисенең һәм әнисенең мәхәббәте баланы боза гына.В....

Фәтхетдинова Гөлнара Ирек кызы,
Алексеевск районы Ромодан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Ата-ана тәрбиясе зирәклеге булмаган җирдә, әтисенең һәм әнисенең мәхәббәте баланы боза гына.
В. А. Сухомлинский

Хәерле көн, хөрмәтле ата-аналар! Бүген без балаларны тәрбияләүдә гаиләнең роле турында сөйләшик. Гаилә – бала өчен, беренче чиратта, туган йорт. Бала кечкенәдән гаиләдә нәрсә күреп үссә, ул шуны гомер буе үзе белән алып бара. Юкка гына: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», – дип әйтмиләр бит.


«Әйләнә-тирә белән бәйләп торган иң яхшы хәтирәләр минем гаиләмә барып тоташа», – дип яза Берлин университетына нигез салучы Вильгельм Гумбольт үзенең истәлекләрендә. Бу юллар астына һәркем үз исемен яза алыр иде. Ләкин бүген кешеләрне үсеп килүче буынны тәрбияләүдә гаиләнең җәмгыятьтәге урыны һәм роле борчый.


Тәрбияле кеше булып үсү өчен, бала үзе өчен абруйлы кеше янында тәрбияләнергә тиеш дип санаганнар борынгы фикер ияләре. Безнең илдә күп кенә галимнәр, психологлар, укытучылар санавынча, бары гаиләдә генә әхлак нигезе салына, ә мәктәптә ул шәхес буларак формалашып җитә.


 К.Д.Ушинский, Л.Н.Толстой фикеренчә, буыннар гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән, киләчәкне, үткәнне һәм хәзергене бәйләүче генә тәрбияле кеше була ала. Андый мөмкинлекне кешегә аның гаиләсе генә бирә. Л.Н.Толстой әйтүенчә, әгәр бала усаллык дөньясында яшәсә, аны миһербанлы, көчле ихтыярлы кеше итеп тәрбияләп булмый.


Ата-аналарның тәрбиялелеге, аларның тормыш планы, идеалы, тәҗрибәсе кечкенә кешенең әхлакый сыйфатларын формалаштыруда зур роль уйный. Әти-әниләрнең үз-үзен тотышы – бала тәрбияләүдә иң мөһиме. Кеше төрле һөнәр сайларга мөмкин, ләкин хатын-кызның да, ир-атның да төп эше – әти-әни булу. Әти-әни никадәр яхшы үрнәк күрсәтсә, шулхәтле игелекле, миһербанлы, шәфкатьле бала тәрбияләүдә уңышка ирешә ала.


Сабый алдында ата-ана берничә рольдә була. Беренчедән, гаиләдә җылылык һәм терәк чыганагы, бала ансыз үзен яклаучысыз һәм саклаучысыз итеп сизә, икенчедән, хакимлек, гаилә иминлеге турында кайгыртучы, өченчедән, гомумкешелек сыйфатларын һәм зирәклекне гәүдәләндерүче буларак үрнәк, дүртенчедән, дус, киңәшче, ышанычлы иптәш.


Бүгенге көндә без әхлак нигезе булып гаилә торганын яхшы аңлыйбыз. Беренче «мөмкин» һәм «ярамый» дигән дәресләр, җылылык һәм теләктәшлек, рәхимсезлек һәм битарафлык күрсәтү, һичшиксез, гаиләдә формалаша. Шулай итеп, безнең алда чылбыр барлыкка килә: гаилә – бала – әхлаклылык – гадәт – гамәл – гаилә.


Кече яшьтәге мәктәп баласына олылардан бар нәрсәне «күчереп алу», аларга охшарга тырышу сыйфатлары хас. Сез, балаларны алар белән сөйләшкәндә, боерганда яки эш кушканда гына тәрбиялибез дип уйламагыз. Хәтта үзегез өйдә булмаганда да, сез балаларыгызны тәрбиялисез. Алар, нихәтле генә яшерергә тырышсагыз да, яхшылыкны да, яманлыкны да, хисләрегезне дә күрәләр.


Бер мисал китереп үтик. Малай әбисен «юләр» дип рәнҗетә. Әбисе бу хәлне баланың әтисенә сөйли. Әтисе малайга кычкыра башлый:


 – Әбиең сине кайгырта, ә син аны рәнҗетәсең.


 – Син дә бит әнигә шулай әйтәсең! – ди малай.


 – Әтиеңне өйрәтәсеңме әле!


 – Нигә балага кычкырасың? Үзең тупас сөйләшәсең, баладан әдәплелек таләп итәсең! – дип сүзгә кушыла әнисе.


Бер-береңә карата игелеклелек, тыныч ягымлы сөйләм, тыныч тавыш белән аралашу – балада әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә яхшы һәм кирәкле шарт. Кычкыру, тупас интонация капма-каршы нәтиҗә бирә. Шуңа күрә бала яратуны кечкенәдән күреп үсәргә тиеш.


Шулай ук бер кагыйдәне истә тотарга тиешбез: башкалардан таләп иткәнче, үзеңнән башларга кирәк.


Тагын бер мисал. Әтисе малаен җыйнаксызлык өчен орыша, ә үзе киемнәрен урындыкка ташлый. Әнисе үзенә карата ихтирам таләп итә, шул ук вакытта әбисенә карата тупас кылана, күршеләре, укытучылар, туганнары, танышлары турында тискәре сүзләр сөйли.


Бик еш кына әти-әниләр балаларыннан берсүзсез буйсынуны, таләпләрен үтәүләрен телиләр. Бу эшләр бала тарафыннан җәза алмас өчен генә эшләнә. Ул курку ялганга, икейөзлелеккә, хәйләгә китерә. Кайвакыт кайбер ата-аналар, балага бер генә карыйм, дип мактанып сөйлиләр. Бу да үзенә күрә бер проблема. Уйланылмаган таләпчәнлек тә хәйләкәрлеккә, читләшүгә алып бара.


Кайчакта әти-әниләр балаларда ярдәм итүчәнлек юк дип сөйлиләр. Моның белән дә килешмичә мөкин түгел.


Балада әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә төрле алымнар бар. Кызганычка каршы, аларның иң начарлары сайлана. «Өстәлдән терсәкләреңне ал... Чапылдама... Синең арттан кем җыештыра?.. Мин нәрсә әйттем?.. Нәрсә әйтсәләр, шуны эшлә!..»


Чиксез үгет, күрсәтмә, янау, җәза – тәрбиянең нәтиҗәсез ысулы. Без еш кына шундый проблеманы да очратабыз: балаларга нотык укыйбыз, үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатабыз, аларга киңәшләр бирәбез, хаталарны кисәтәбез, нәтиҗәдә – капма-каршысы. Бәлки, безнең гамәлләр сүзгә туры килми торгандыр? Коры сүзләр, вәгазьләр түгел, ә чын эш-гамәлләр – менә нәрсә тәрбияли баланы!


Бүгенге көндә баланы компьютер һәм телевидение дә «тәрбияли». Алар көн саен көчләү, үтереш күренешләре карап, ярсулы, агрессив, тотнаксызга әйләнәләр. Сезгә, әти-әниләр, балаларыгыз нинди компьютер уеннары уйный, нинди тапшыру һәм фильм карый, барысын да тикшереп торырга кирәк.


Әхлакый сыйфатлар һәм үз-үзеңне тоту культурасы тәрбияләү – ата-аналарның бурычы. Моңа ничек ирешергә соң?


 – Ата-аналар гаиләдә балаларның әхлакый тәрбия алу мөһимлеген аңларга тиеш;


 – үзләрендә әхлакый ихтыяҗны үстерергә тиеш;


 – балаларын аңлап тәрбияләүче ата-аналар үз шәхесләренең үзенчәлеген анализларга тиеш.


Йомгаклап шуны әйтәсем килә, олы кеше «хуҗа», башлык, бөтенесен белүче түгел, ә үз баласының якын дусты, иптәше булырга тиеш. Шулай булганда гына бала белән ата-ана арасында бер-берсен аңлау, ярату була. Сез игелекле, акыллы, актив, кыю, көчле, җаваплы, иҗади бала булып үсәргә ярдәм итә аласыз. Камил кеше тәрбияләү – һәрберебезнең изге бурычы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ