Логотип Магариф уку
Цитата:

Венера апаның ак шәле

Гөлфинә Әзһәр кызы Хамаева, Минзәлә  шәһәре 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы,  стажы - 25 ел.Укытучы! Бу сүз нинди мәгънәләргә ия!? “Укыта”, “өйрәтә”, “тәрбияли”, “укый” һәм баш...

Гөлфинә Әзһәр кызы Хамаева, Минзәлә  шәһәре 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы,  стажы - 25 ел.


Укытучы! Бу сүз нинди мәгънәләргә ия!? “Укыта”, “өйрәтә”, “тәрбияли”, “укый” һәм башкалар. Ул балалар да укыта, ата-аналар белән дә эшли, киңәшләр дә бирә; сайлаулар да, авыл җыеннары да, сабантуйлары да,  кичәләр дә  аннан башка үтми. Карыйсың, ул, чалгы тотып, юл кырларын чаба, карыйсың, ул ындыр табагында,  ә кичкырын көтү каршылый, сыерын сава; авыл үзешчәннәре арасында да ул!  Ул  барысына да өлгерә. Әйе, өлгерә, чөнки аны  әле өендә гаиләсе, тормыш мәшәкатьләре, дәрес планнары, тикшереләсе дәфтәрләр, әзерләнәсе сыйныф сәгатьләре көтеп тора. Менә шуларның барысына да өлгергән  кеше УКЫТУЧЫ – АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ  була инде.


Укытучы ул — баласына белемне тиеш дәрәҗәдә бирә алмаганы өчен, төннәрен йокламаучы, аның тәртипсезлеге өчен көенүче, шуны кеше итүдә үз өлешен күреп сөенүче. Укытучы ул — баланың гына түгел, авылның да тәрбиячесе.


Ә авыл укытучысы, авылның тәрбиячесе дигәч, минем күзалдына үземне укыткан, “укытучы” сүзенә мең кат лаек булган укытучым Венера апа Дадина килә.


Минемчә, ул  табигать биргән зур илаһи көчкә ия. Укытучыма  сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман хас . Ул бөтен гомерен яшь буынга белем  һәм  тәрбия  бирүгә  багышлады. Венера апа  минем  күңелемдә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала.


 Венера апа безгә урыс теленнән һәм җыр дәресләреннән белем бирде.


Үзем укытучы булгач кына аңладым, ул һәр дәрескә җентекләп әзерләнгән икән. Укытучым шул заманнарда ук төркемләп укытуны да кулланган, биремле карточкалар белән дә укыткан, сигнал  карточкаларын да файдаланган. Компьютер булмаган, интерактив такталар булмаган, ә белемне бирә белгән.


Укытучым  һәрвакыт үз өстендә эшләгәндер, белемен күтәргәндер, чөнки  аның  һәрвакыт  өстәлендә  “Совет мәктәбе” журналы өелеп торыр иде. Ә без качып кына аларны актара идек.  Шәхсән минем үземә Венера ападан йоккандыр ул “чир”, чөнки студент елларыннан бирле алдырам мин бу журналны. Ул – минем өчен өстәл китабы.


 Үз фәненә кызыксыну уяту максатында класстан тыш чаралар да  оештырды. Мәсәлән, минем  күңелемдә атналыклар истә калган, ягъни без атналыкларда гел урысча гына сөйләшә идек, сөйләшергә тырыша идек. Безгә  ул кызык та, үзенә күрә авыр да иде. Мәңге урыс кешесе күрмәгән, урыс белән аралашмаган балага, әлбәттә, авыр булгандыр, ләкин, телне өйрәнү өчен, иң яхшы алым булган ул.


 Җыр укытучысы буларак, күңелләрдә  укытучым баянын тоткан, матур итеп җырлаучы хатын – кыз булып кереп калган. Әйе, хатын-кыз, чөнки хатын-кыз кулында баян күрү безнең өчен башта бик гаҗәп тоелды. Әкренләп күнектек, хәтта үзебез дә баянда уйнарга өйрәнә  башладык. Тәнәфесләребез Венера ападан башка үтмәде. Менә генә дәресен үткәрер иде дә, тәнәфестә безне татарча биергә өйрәтер иде; “өчле”, алтылы”, “сигезле” биюләрен дә безгә укытучыбыз өйрәтте.


 Укытучы матур киенергә, сөйләргә, үз-үзен тота белергә тиеш. Укытучыбыз әнә шул сыйфатлары белән дә истә калды. Венера апабыз бик пөхтә, матур итеп киенеп йөрде. Туфан Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” әсәрендәге герой кебек мәктәпкә яулык белән дә килмәде. Аның үз-үзен тотышыннан, киенүеннән, сөйләменнән үк зыялылык бөркелеп тора иде. Ә бит ул – авыл укытучысы. Аның да сыеры, кош-корты булды; гаиләсе, бианасы, биатасы булды.  Өлгерде укытучыбыз, барысына да өлгерде. Ире Фирдәвис абый (математика укытучысы) белән концертларда да катнаштылар, спектакльләрдә дә уйнадылар. Алардан башка авылда бер чара да үтмәде. Алар – авылыбызның бизәге, күрке булдылар. Минем өчен Венера ападан башка безнең мәктәбебез булмагандыр кебек тоела.


Хәзерге вакытта мәктәбебез ябылды, башлангыч мәктәп кенә булып калды.  Шулай итеп, минем укытучым да, укытучыларым да эшсез калдылар. Венера апалар югалып калмадылар. Элек-электән үк хөрмәтле, файдалы хезмәт  – умартачылык  белән шөгыльләнә башладылар. Хәзер инде аларның бакчалары агачларга, матур – матур чәчәкләргә күмелде. Аның тормышы гөл бакчасына әйләнде.


Минемчә, укытучым – бүгенге көндә бәхетле хатын,  ана, хөрмәтле укытучы.


... Әнә укытучым сабантуйда елмаеп кына утыра, ә аның тирәсенә аны яраткан, хөрмәт иткән укучылары җыелган. Алар аның хәлен сорашалар, искә төшерәләр,  көлешәләр... Кемдер аның иңенә ак шәлъяулык сала... Ак төс - пакълек билгесе. Ул төс -  Венера апага гына хас төс.


Авыл укытучысы менә шундый булырга тиеш тә инде ул! 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ