Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа замана авыл укытучысы – нинди ул?

Зилә Вәҗит кызы САФИУЛЛИНА,Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең биология һәм химия укытучысы. Эш стажы – 33 елҺәр көн иртән тәрәз каршысыннанАшыга-ашыга атлап үтәсең.Син беләс...

Зилә Вәҗит кызы САФИУЛЛИНА,

Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең биология һәм химия укытучысы. Эш стажы – 33 ел


Һәр көн иртән тәрәз каршысыннан
Ашыга-ашыга атлап үтәсең.
Син беләсең, анда,сыйныфыңда
Ничәмә күз сагынып көтәсен.

Укытучы... Мөгаллим... Шушы сүзләрне ишеткәч, минем күз алдыма “Доживем до понедельника” нәфис фильмындагы тарих укытучысы Илья Семенович килә. Аның балаларга юнәлгән карашы искә төшә. Укытучы белән укучылар арасындагы сүзсез, бары тик күз карашы белән аралашуга фильм режиссеры күпме мәгънә салган!.. Менә шушы аралашуның серләренә төшенү максаты мине укытучы һөнәре белән бәйләде дә инде. Инде менә 33 ел укучыларым – минем хезмәтемнең объектлары, мәхәббәтемнең предметлары, яшәү мәгънәсе.


Кайчандыр өемнән эшли торган мәктәбемә җәяүле юлны тоташтыручы күперне язгы ташу гына өзә иде. Хәзер инде авыл мәктәпләре кыскартылуының ачы җилен татыган укытучы буларак, табигатьнең кәефе үзгәрү белән күзгә-күз очрашып, шактый тирән уйларга чумып, яраткан эшемә сары автобуста җилдерәм. Ә бит проблемаларның сәбәбе шактый тирәндә ята. Оптимальләштерү дә мәктәпләребезгә сәбәпсез кермәде ич...


Авылларыбызда күмәк хуҗалыклар таркалу, эшсезлек нәтиҗәсендә элекке шаулап-гөрләп торган авыл бүген кызганыч хәлдә. Яшьләрнең күбесе авылны яратсалар да, аңа тартылсалар да, шәһәрдә төпләнеп калу ягында… Шуның белән бәйле рәвештә укучыларыбыз саны да кими бара... Булган укучылар да, бердәм дәүләт имтиханнарыннан куркып, IX сыйныфтан соң мәктәптән китү ягын карыйлар.


Әлбәттә, авыл укытучысы да, шәһәрнекеләрдән һич тә калышмыйча, үзенең хезмәт эшчәнлегендә барлык алдынгы алымнарны, технологияләрне куллана. Чөнки таләпләр барлык укытучыга да бертигез.


Үзем исә утыз елга якын мәктәп яны тәҗрибә участогын җитәкләгәнгә күрәдер, укытучыны бакчачы белән чагыштырырга яратам. Ул да бит, бакчачы кебек, укучыларының күңеленә белем орлыклары сала, аны тәрбияләп үстерә. Укыту-тәрбия процессында мин дә традицион алымнар белән беррәттән милли-төбәк компонентларын һәм мәгълүмати технологияләрне еш кулланам. Мәктәбебезнең тәҗрибә участогы элек-электән яшь буынны хезмәткә өйрәтүе белән дан тотты. Бакчабызда чәчәкләр, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерелә. Шуның нәтиҗәсендә укучылар ашханәдә бушлай туклана.


Берничә авыл мәктәбе берләшеп, укучыларыбыз өчен милли бәйрәм – Сабантуе үткәрү дә, Аулак өй, Нәүрүз, Сөмбелә бәйрәм-йолаларын онытмавыбыз да балаларга милли тәрбия бирүдә үз өлешен кертте дип саныйм.


"Авыл мәктәбендә түбән белем" – киң таралган фикер. Тамырдан уйлап карасаң, күренекле галимнәр, мәдәният хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре, республикабызның күпчелек министрлары, хәтта президентлары, сыйфатсыз белем алса, авыл мәктәбен тәмамлаган килеш шундый дәрәжәләргә ирешә алырлар идеме икән?


Ә бит авыл укытучылары шәһәрдәге хезмәттәшләренә караганда катлаулырак шартларда эшлиләр. Бу үзенчәлекләр авыл халкының көнкүреше белән дә бәйле. Авылда кешеләр бер-берсен яхшы беләләр. Авыл укытучысы, аның гаиләсе, гамәлләре гел күз уңында, фәнни тел белән әйтсәк, социаль контрольдә торалар. Авылларда балалар саны кимү дә әкренләп укытучыны яңа белем программалары үзләштерергә мәҗбүр итә. Шуның белән бәйле рәвештә авыл укытучысы берничә фән укыта башлый. Мәсәлән, мин үзем химия, биология һәм информатика фәннәрен барлык сыйныфларда да укыткан чаклар булды. Хезмәттәшем исә шушы ук сыйныфларда математика, физика һәм технология фәннәрен укытты. Шул ук вакытта ул мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасар вазыйфасын башкарды. Берничә фәнне һәм аны укыту методикасын белү авыл укытучысының һөнәри осталыгын үстерә, укучыларга да яңа, бай мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.


“Яңа замана авыл укытучысы - нинди ул?” дигән сорауга исә, ул уңган, төгәл, сабыр, ярдәмчел, милли җанлы, барлык үзгәрешләрне һәм таләпләрне тыныч кына кабул итеп, үз эшендә кулланучы, бар яңалыктан хәбәрдар, прогрессив карашлы шәхес дип җавап бирер идем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ