Юлларда туган уйлар
Гөлчәчәк Рәфкать кызы Хәйруллина, Арча районы Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары,...
Юллар, юллар… Асфальт юлдан җай гына кай тарафларга тәгәрисең син, сары автобус?
Һәр көн, 21 укучыны барлап, база мәктәбенә - белем сараена алып килә укытучы. Балакайларым, иртәнге 6да чыгып китеп, көн саен 34 чакрымнар әйләнеп кайтып, ардым, дип иркәләнергә дә вакытыгыз юк бит сезнең. Укытучы абый-апаларыгызның телендә бер генә сүз: БДИ. Уку өчен кадерле вакытыгызның бер өлешен көзнең бәрәңгесе, язның өмәләре, чәчәк түтәлләре “урласа да”, бердәм дәүләт имтиханнарында сезгә ташламалар каралмаган.
Химия һәм биологияне атнасына берәр сәгать кенә укыса да, киләчәктә үзен ак халатлы табиб итеп күзаллаучы Фәнзилнең, бәлки, бераз үпкәсе дә бардыр. Тик сыйныфтагы ун укучының бишесе социаль-икътисадый профильне сайлаганда, күпчелеккә буйсынмыйча мөмкин түгелен аңлый ул...
Аттестат алганда, күзләрегездә шатлык яшьләре күрәм. Бүген бәйрәм! Мәктәп коридорының бер башы шәһәр мәктәпләренең актлар залына да алыштыргысыз итеп бизәлгән.
Хатирәләрем сезнең белән уздырган ачык дәрескә барып тоташа. Китапны компьютер, интернет кысрыклап чыгарырга маташкан заманда, М.Маликованың “Чәчкә балы” повестен хәтта Илнурым да укып чыккан бит! Татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен моннан да зур бәхетнең булуы мөмкинме? Әнәс белән Азатым ясаган презентация дә уңышлы чыккан. Интерактив такта булганда, WiFi эшләгәндә, шәһәр музейлары, кино-театрлары бер якта торсын.
Автор сурәтләгән ике гаиләне чагыштырып, нинди мәгънәле әңгәмә оешты дәрестә. Сенквейн да төзедек, “тукталышлар” алымы белән дә укыдык. Дәрес ахырында тест эшләп, һәркайсыгыз “бишле” алган иде ул көнне. Федераль дәүләт белем стандартлары һәм Сингапур укыту алымнары сезнең өчен ят булса да, Ә.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча уздырылган дәресләрнең нәтиҗәсе буларак, һәрнәрсәгә үз карашыгыз булган, кыю фикерле яшләр булып җитештегез.
Мин сезгә бик рәхмәтле. “Мәгариф» өстенлекле илкүләм проекты кысаларында уздырылган бәйгедә Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы булып танылуымда сезнең өлешегезне 50% дип бәялим. 6 нчы сыйныфта якташ язучыбыз Радик Фәизовны кунакка чакыруыбыз хәтерегездәме? Шушы дәреснең язмасы “Мәгариф” журналында басылып, “Иң яхшы мәкалә авторы” исеменә лаек булдым.
Яшь балалары булган укытучылырга бик уңай хәзер. Бер ишектән сабыен балалар бакчасына кертеп җибәрсә, икенче ишек - мәктәпнеке. Газизләребез өчен биш уку кабинеты да жәл түгел. Коридорны бүлеп ясалган сыйныф бүлмәләребез ныклап төзекләндерүдән соң шәһәр мәктәпләренекеннән бер дә ким булмады.
Кызганыч, 31 майда шаулап чыгарылыш кичәсе узгач, янәшәдәге ишеккә 3 айга йозак эленә шул. Алинә, Рүзәл, Сабиналар әниләре белән мәктәпкә йөри инде хәзер. Зарар юк, без түзәргә күнеккән. Ни дисәң дә, Арча кадәр Арчасында урын булмагач, әниләр эшләгән авыл мәктәбендә урнашкан балалар бакчасы бөтен проблеманы хәл итте дә куйды бит! Шуңа күрә хатын-кыз укытучыларыбызга рульгә утырмый чара калмады.
Тыныч. Ипотекага алган фатирың, йөреп эшләргә булса да эшең бар. 25 ел түләр өчен, менә шул эше генә булып тора күрсен инде...
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Яңа заман авыл укытучысы
Алсу Равил кызы Әхмәдиева, Саба районы Мичән урта гомуми белем бирү мәктәбенең химия һәм география укытучысы , стаж - 8 ел.“Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…» Н.А.Некрасовның бу...
Алсу Равил кызы Әхмәдиева, Саба районы Мичән урта гомуми белем бирү мәктәбенең химия һәм география укытучысы , стаж - 8 ел.
“Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…» Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.
Укытучы профессиясе – безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. А.Фадеев «Яшь гвардия» романы геройларының берсе Матвей Шульга сүзләре белән укытучы эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез».
Укытучы булу кешегә, сәләт итеп, Ходайдан бирелергә тиештер , минемчә. Һәм бу сәләтләр сабый чактан ук ачыла башлый. Курчакларны тезеп утыртып, соңрак эне-сеңелләргә хәреф, сан өйрәтеп, рәсем ясатып укытучы булам дигән хыяллар белән янып йөри башлыйсың. Үрнәк итеп балалар бакчасындагы тәрбияче апа, беренче укытучы сайлана. Мәсәлән , минем әтием Шайдуллин равил Миннәхмәт улы - укытучы, ул да мал табибы белеме булса да, балаларны яратуы, алар белән эшлисе килү теләге көчле булганга, икенче югары белемен алып, гаиләсе белән туган авылыннан күрше авылга күченеп китеп, мәктәпкә укытучы булып урнаша. Инде 30 елга якын химия, биология фәннәреннән белем бирә, 15 елга якын мәктәп белән җитәкчелек итә. Шушы эшләү дәверендә күп кенә исемнәргә лаек булган, грантлар откан. Якын тирәдә хөрмәткә лаеклы шәхес. Минем дә әтием шикелле белемле, эррудит, яңалыкка омтылучан, максатчан кеше буласым килә.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, һич икеләнмичә, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының химия һәм биология факультетына укырга кердем. Әлеге бүлекне сайлавыма этәргеч булып табигатькә булган мәхәббәтем торгандыр. Инде менә сигез ел балаларга белем бирәм. Укытучы һөнәре четрекле, зур сабырлык сорый торган авыр һөнәр булса да, мин әлеге профессияне сайлаганыма бер дә үкенмим. Башка өлкәдә эшли дә алмаган булыр идем. Әлеге кыска гына хезмәт тәҗрибәм мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Коллектив белән бердәм булырга, авырлыкларны да, шатлыкларны да бергә үтәргә, балалар һәм әти-әниләр белән кулга-кул тотынышып эшләргә кирәк.
Үз фәнеңне яратып укыту, яңалыкларга омтылып, заманча технологияләрне кулланып белем бирергә, балаларның югары үрләргә күтәрелүен күреп сөенергә, аларның уңышларын ишетеп, “Бу минем укучым бит!” – дип горурланырга мөмкинлекләр бирә. Бу укытучының иң зур хыялы. Киләчәктә дә еллар имин булып, мәгарифтәге яңалыкларны үзләштереп, аларны кулланып, белемле, заман таләпләренә туры килгән, авырлыклар алдында югалып калмый торган, конкуренциягә сәләтле шәхесләр тәрбияли алсак ярар иде, Амин. Һәр укытучыга да уңышлар һәм сабырлык телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар