Замана белән бергә атлаучы авыл укытучысы
Әлфия Сәгыйть кызы ҖИҺАНГӘРӘЕВА,Менделеев районы Песәй урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы -29 ел.Без алга киткән XXI гасырда яшибез. Хәзерге җәмгыятьтә кешенең интеллектуаль, һ...
Менделеев районы Песәй урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы -29 ел.
Без алга киткән XXI гасырда яшибез. Хәзерге җәмгыятьтә кешенең интеллектуаль, һөнәри үсеш дәрәҗәсе хәлиткеч мәгънәгә ия. Белем сыйфаты - тормыш сыйфаты нигезен тәшкил итүче шарт.
Бүгенге көн укытучыдан мәгарифне үстерү юллары өлкәсендә күп таләпләр куя: фәнеңне яхшы белү өчен яңа заман технологияләре куллану, балаларның фикерләү, танып-белү эшчәнлеген дөрес итеп оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Моның өчен мөгаллимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылып белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала.
Мин белем бирү өлкәсендә 30 елга якын эшлим. Менделеев районы Песәй урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укытам. Ничә буын балаларын тәрбияләп зур тормыш юлына озаттым, үземнең ике баламны, (хәзерге вакытта икесе дә мәктәптә эшлиләр), иптәшемне педагогик сукмакка алып кердем.
Укучыларым арасында тәртипсез юлга басучы бер бала да булмады, тормышта үз юлларын таптылар. Әле һаман да истә. Төнге сәгать 12ләр булгандыр, капканы шакылдаталар : “Апа, бу мин, Салават, Армиядән кайттым!” – диеп култыгына шоколад конфет кыстырып укучым хәлемне белергә кергән. Бала укытучысын онытмаган, димәк, ул кешелеклелеген югалтмаган, аңа мәктәбе чын тәрбия биргән дигән сүз. Мәктәп, укытучы өчен иң куанычлысы шул бит инде! Укытучының хезмәте белем бирү белән генә чикләнми, ә тәрбия бирү дә төп бурыч булып тора. Җәмгыятькә без мәрхәмәтле, изге балалар тәрбияләргә тиеш. Авыл укытучысы, минемчә, иң беренче чиратта шуңа омтыла да инде: балага дөньяны танып белергә, кешеләрне яратырга өйрәтү. Әти-әнисе белән печән чабарга йөргән, кырларга чыгып көтү көткән балаларда кешеләрне, табигатьне ярату хисләре тизрәк уяна. Бу хисләрне сүндермичә еллар дәвамында алып бару - авыл укытучысыннан да тора.
Укыту-тәрбия эше елдан-ел катлауланган заманда балаларның психологиясе дә үзгәрә. Бала күңеле игътибарга, үзен аңлаучыга мохтаҗ. Менә шушы хәлдә дә авыл укытучысы үз һөнәренә тугрылыклы булып кала бирә.
Мәктәп - искиткеч кызыклы белем дөньясы. Сине дистәләгән күзләр көтеп тора... Укытучының тынгысыз һәрбер хезмәт көне дәресләреннән башлана. Дәресләрдә яңа төрдәге эш алымнары куллану, иҗади фикер йөртүләр – барысы да заман таләбе. Без хәзер мәгариф өлкәсендә белем биреп кенә калмыйбыз, конференцияләрдә, семинарларда, бәйгеләрдә дә катнашабыз. Авыл җирлегендә яшәгәч, җиң сызганып эшләргә дә кирәк: малын да тотарга, каралты-кураңы да җиткерергә, гаиләңә дә игътибар кирәк. Син - укытучы, үрнәк һәм авторитетлы шәхес тә.
Авыл укытучысына хөкүмәтебез йөз белән карый. Авыл җирлегендә эшләүче укытучыларга дәүләт ташламалары каралган: өстәмә түләү, рус теле, чит телләре укыткан мөгаллимнәргә тариф ставкасының зур булуы һ.б. Ә республикабызда иҗади фикер йөртерлек, демократик җәмгыять кыйммәтләрен хөрмәтләрлек һәм республиканың инновацион үсешен тәэмин итәчәк яңа буынын әзерләүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү өчен кирәкле барлык шартлар да тудырылган. Иң мөһиме: илләр генә тыныч булсын! Ә белем, тәрбиядән башка тормыш юк. Беренче президентыбыз М.Ш.Шәймиев әйткәнчә: “Яшь буынга рухи байлыкның яңа дулкыны килсен”. Шуны гына теләсе кала безгә барыбызга да.
Комментарийлар