ЯҢАЛЫКЛАР
-
2027/2028 уку елыннан барлык мәктәпләрдә тәртип өчен билге куя башлыйлар
Россия мәктәпләрендә укучыларның тәртибен бердәм бәяләү системасы 2027/2028 уку елыннан кертеләчәк. 2026/2027 уку елында һәр төбәктә 10 мәктәптә әлеге проект сынау этабында үткәрелә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Мәгариф десанты» Бөгелмә районында
«Мәгариф» журналы редакциясе Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. «Мәгариф десанты» кысаларында редакция вәкилләре районның биш белем бирү учреждениесендә булып, алдынгы педагогик тәҗрибә белән таныштылар.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казанда мәктәп музейларының эшчәнлегенә багышланган семинар узачак
7 апрель көнне 14:00 сәгатьтә ТР Милли музее мәктәп музейлары җитәкчеләре өчен беренче түгәрәк өстәл оештыра. Чараның темасы– «Мәктәп музейларында рухи тәрбия: туган якка һәм туган телгә мәхәббәт, тарих һәм мәдәниятне саклау эше».
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казанда «Игелекле Казан. Инклюзия» форумы узачак
23–24 апрель көннәрендә Казанда «Инклюзия яңа социаль норма буларак: чакырулар һәм карарлар» халыкара форум-дискуссиясе узачак. Чара «Игелекле Казан» проектының 10 еллыгына багышланган һәм Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 250 ләп катнашучыны җыячак.
-
Татарстан делегациясе Үзбәкстан Мәдәният учреждениеләре тәҗрибәсен өйрәнә
3 апрельдән 7 апрельгә кадәр Татарстан вәкилләренең Үзбәкстанның әйдәп баручы мәдәни үзәкләре белән танышу сәфәре дәвам итә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Космос кадрда
Бүген, 6 апрель, «Космос кадрда» Бөтенроссия иҗади акциясе старт ала.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Декадада – арзанрак
Хөрмәтле укучыларыбыз! 6 апрельдән алып 16 сына кадәр журналларыбызга 2026 елның икенче яртысына ташламалы бәядән язылу мөмкинлеге турында игълан итәбез.
-
Методик үсеш – югары осталык күрсәткече
Роза ШӘЯХМӘТОВА, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның атказанган укытучысы
-
Кызлар-малайлар теле
Еш кына әти-әниләрдән малайлар, кызларга караганда, соңрак сөйләшә башлый дигән фикер ишетергә туры килә. Бу чыннан да шулаймы? Әйдәгез, ачыклыйк.
-
Алимент – бала хакы
Аерылышу – бер тормыш этабының ахыры булса, икенчесенең башлануы ул. Яр буенда балалар калганда көн кебек ачык мәсьәләләр дә гаугалы суд процессына әйләнергә мөмкин. Тәҗел темаларның берсе – алиментлар турында сөйләшик
-
«Алтын мөнбәр» фестивале гаризалар кабул итә
«Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестивале конкурска гаризалар кабул итә башлады. Быел «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» дип игълан ителгән елда кинофестиваль 4 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр узачак.
-
«Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр»: Татарстаннан ике укучы илкүләм проектта катнаша
Россия Федерациясенең 45 төбәгеннән 120 укучы «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» өстәмә гомумүстереш программасында катнашу өчен конкурс сайлап алу этабын узды. Алар арасында Түбән Кама шәһәре 36 нчы урта мәктәбеннән София Мокрушина һәм Саба районы Шәмәрдән «Рост» лицееннан Софья Куклина да бар.
-
Тәртип өчен билге: төп критерийлар
Россия мәктәпләрендә укучыларның тәртибен бәяләү коллегиаль форматта башкарылачак. Бу турыда Мәгариф министрлыгы эксперты Марина Конева хәбәр итте.
-
Дисциплиналылык – тәртип билгесе критерие
Мәктәпләрдә укучыларның тәртибен бәяләү системасына яңалык кертелә: хәзер дисциплинарлык төп критерийларның берсе булачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Марат Әхмәтов: «Нурлат районының туган телләрне саклау тәҗрибәсен башка муниципалитетларга да тарату мөһим»
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Нурлат районында булды. Марат Әхмәтов муниципалитетның республика халыкларының туган телләре укытыла торган мәгариф учреждениеләре эше белән танышты.




