ЯҢАЛЫКЛАР
-
Тукайның 140 еллыгы фәнни даирәдә
Бүген Казанда татарның олуг әдибе Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган халыкара фәнни конференция узды. «Габдулла Тукай; дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» конференциясен ТР Фәннәр академиясенең М. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты ТР Фәннәр академиясендә оештырды.
-
Кыңгырау урынына – космос турында көйләр
Апрель аенда Россия мәктәпләрендә «Кыңгырау урынына музыка» проекты кысаларында космонавтика темасына багышланган музыкаль композицияләр яңгыраячак, дип белдерделәр РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә.
-
Казанда Халыкара медицина конгрессы уза
2–4 апрель көннәрендә Казан дәүләт медицина академиясендә Халыкара медицина конгрессы уза.
-
Язгы каникуллар вакыты
Россия мәктәпләрендә язгы каникуллар башланды. Укучыларның ял вакыты уку системасына бәйле рәвештә төрлечә оештырылган.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Цифрлар дәресе»: квант технологияләре темасына дәрес үткәрелә
Апрель аенда Россиянең гомуми белем бирү оешмалары укучылары һәм педагоглары өчен «Цифрлар дәресе» узачак. Чара квант технологияләренә багышлана.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанда «Экояз» бәйгесе старт алды
Татарстанда «Экояз» республика бәйгесе старт алды. Чара Россия халыклары бердәмлеге елына, шулай ук Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган.
-
Уфа сәхнәсеннән — Казан тамашачысына
Апрель уртасында Казан театраллары өчен чын бәйрәм көтелә: 14–19 апрель көннәрендә Камал театры сәхнәсен Уфаның «Нур» татар дәүләт театры гөрләтәчәк.
-
Казанда Тукайга багышланган фәнни конференция уза
Татарның данлыклы классик шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Казанда Россиякүләм фәнни конференция оештырыла.
-
Белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә алгарыш проектлар технологиясе
Бүген «Татарстан Республикасында белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә алгарыш проектлар технологиясе» шигаре астында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы уза.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Тукай иле» конкурсында катнаш
IV «Тукай иле» иҗади конкурсы игълан ителде. Бәйгенең максаты – Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау, шагыйрьнең иҗатын, татар телен һәм әдәбиятын таныту. Конкурс Мәскәү татарлары автономиясе тарафыннан ТРның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә оештырыла.
-
Казанда методистлар форумы узды. Фоторепортаж
30 – 31 мартта Казанда «Методик эшне үстерүдә алгарыш проектлар технологияләре» темасына II республика методистлар форумы узды.
-
Балалар бакчаларына кабул итү башланды
Бүген, 1 апрельдә, Казан һәм Татарстан районнары буенча балалар бакчасына кабул итү чоры башлана.
-
Казанда II республика методистлар форумы узды
30 – 31 мартта Казанда «Методик эшне үстерүдә алгарыш проектлар технологияләре» темасына II республика методистлар форумы узды. Бу чара 1958 –1976 елларда ТАССР мәгариф министры вазифасын башкарган академик Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның 100 еллык юбилеена багышлана. Ул күпкырлы шәхес: хәрби разветкада хезмәт иткән булуына карамастан, тыныч тормышта, мәктәпләргә проблемалы укытуга нигез салган танылган педагог- җитәкче, филология фәннәре кандидаты, педагогика фәннәре докторы буларак фәндә үз эзен калдырган галим. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин форумда ясаган чыгышында Мирза Мәхмүтовны галим, җитәкче һәм гаҗәеп үзенчәлекле кеше буларак тасвирлады. Аның истәлегенә чаралар ел дәвамында барачагын билгеләп үтте. Мирза Мәхмүтовның хәләл җефете, педагогика фәннәре кандидаты Диләрә Шакирова һәм галимнең элеккеге аспирантлары истәлекләр белән уртаклашты.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мотоциклда йөрүчеләр арасында хокук бозуларны ачыклау рейды узачак
1 апрельдә сәгать 10:00 дә Оренбург тракты, 5 нче йорт адресы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик рейд үткәрәчәк.
-
Әти-әниләр балалары белән бергә БДИ тапшыра
Бүген Казанның 187 нче лицеенда әти-әниләр балалары белән БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарын тапшырды.




