Логотип Магариф уку
Цитата:

Ни өчен хатын-кызлар кибеткә йөрергә ярата, ә ир-егетләр — юк?!

Җир йөзендә кибеткә йөрергә яратмаган хатын-кыз бармы икән ул? Булса да сирәктер. Бутикларга йөрү, кием киеп карау, сайлау – кайберәүләр өчен хобби. Күп кенә гүзәл затларыбыз өчен бу юк-бар уйлардан а...

Җир йөзендә кибеткә йөрергә яратмаган хатын-кыз бармы икән ул? Булса да сирәктер. Бутикларга йөрү, кием киеп карау, сайлау – кайберәүләр өчен хобби. Күп кенә гүзәл затларыбыз өчен бу юк-бар уйлардан арыну һәм тынычлану чарасы булып тора.


Ә ир-атлар, киресенчә, кибеткә йөрергә яратмый. Хатын-кызлардан: “Ул минем белән кибеткә йөрми. Мин бит киемнәрне аның өчен сайлыйм”, -  дигән аһ-зарларны еш ишетергә туры килә. Ләкин ир-атлар сөйгән ярлары өчен ярты көн буе кием-салым эзләп йөрү түгел, үзләренә дә кием  сайларга яратмый. Психологлар моны инстинкт дәрәҗәсендә формалашкан күнәкмәләрнең буыннан-буынга күчерелүе белән бәйләп карый. Көчле затларыбыз гасырлар буе яхшы аучылар булган. Алар тиз генә табышны үтереп, өйгә кайтырга күнеккәннәр. Әгәр ир-ат буш кул белән гаиләсенә янына кайтып керсә, үзен булдыксыз итеп тойган. Шуңа күрә  ул кибеттән сез сораган нәрсәне алып кайтмаса гаҗәпләнмәгез. Ир-атны кибеткә җибәргәндә үзегезгә кирәкле товарның маркасын, зурлыгын, бәясен әйтергә онытмагыз.


Ә хатын-кызлар кибеттә, борынгы заманда таулардан, кырлардан җиләк-җимеш, үлән һәм башка азык җыйган кебек, озаклап йөрергә яраталар. Мондый сәфәрләр вакытында алар дуслары белән яңалыклар бүлешкәннәр. Хәтта азык тапмаган очракта да зур кангәгатьлек хисе алып кайтканнар. Шуңа күрә кибеткә йөрү дә стресстан арыну чарасы булып тора.


Шопинг көне уңаеннан, кибеттә йөрүчеләргә мондый киңәшләр тәкъдим итәбез:


-         Кибеткә бары тик яхшы кәеф белән генә йөрегез. Әгәр башыгыз башка проблемалар белән тулы булса, сез товарны уйлап тормыйча алачаксыз. Шул рәвешле шкафта киелмичә ятучы киемнәр күбәя.


-         Кием сайлау күп вакытны ала. Шуңа күрә кибетләрдә йөргәндә тукталып чәй эчеп, телефоннан сөйләшеп алырга киңәш ителә. Бу  кирәкмәс товар сатып алу мөмкинлеген киметә.


-         Кибетләргә озак вакыт икәүдән-икәү генә калырга теләмән яки “тиз арый” торган дусларыгыз белән бармагыз. Мондый җирләргә кемнең  зәвыгына ышанасыз, кем төпле киңәш бирә ала дип уйлыйсыз – шул кешене алыгыз яки үзегез генә барыгыз.


-         Җиңел салына торган уңайлы кием һәм кысмый, тирләтми, туңдырмый торган аяк киеме киеп барыгыз.


-         Сез товар алганда якынча ничә сум акча тотасыгызны алдан уйларга тиешсез. Югыйсә, сатып-алу процессына бирелеп, күпме күләмдә акча туздырганыгызны сизми калырсыз.


-         Кибетләргә эш көннәрендә яки ял көннәре иртән йөрегез. Бу вакытта кеше аз йөри, димәк, сатучы да сезгә күбрәк игътибар күрсәтәчәк.


Кибеттә йөргәндә әлеге кагыйдәләрне истә тотсагыз, шопинг бары тик ләззәт кенә китерер.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ