Логотип Магариф уку
Цитата:

Өч йөз утыз өч ел күпме ул?

Әгерҗедә гомерләренең өч йөз утыз өч елын кеше тәрбияләүгә багышлаган нәсел яши. Сафиуллиннар – Исхаковлар нәселе ул. Алты-җиде педагогка бүлсәң, күп тә тими кебек. Әмма һәрберсенең фәкать үз гомере,...

Әгерҗедә гомерләренең өч йөз утыз өч елын кеше тәрбияләүгә багышлаган нәсел яши. Сафиуллиннар – Исхаковлар нәселе ул. Алты-җиде педагогка бүлсәң, күп тә тими кебек. Әмма һәрберсенең фәкать үз гомере, үз барыр юлы. Кайсын гына алып карасаң да, аларга тагын йөзләрчә кеше – шәкертләренең язмышы килеп тоташа. Бу династиянең үзәгендә хаклы рәвештә ак яулыклы Сания апа Сафиуллина тора.



image001


Хәерле җиңелү


Кешене язмыш йөртә дигән сүзләрнең хак булуына әледән-әле мисал чыгып тора.  Әгерҗедә  «легендар шәхес» дип йөртелгән Сания ханым белән очрашып сөйләшкәч, мин моңа тагын  бер  кат  инандым. Бала чакта  авыру  эне-сеңелләре  янына  килгән  ак  халатлы апа  янында  бөтерелеп, «мин  дә  доктор  булам» дип, үз-үзенә сүз беркеткән кызны әнә шул язмыш дигән сакраль сүз бөтенләй башка юнәлешкә алып кереп киткән.


Узган  гасыр  урталары.  Һәрвакыттагыча,  Россиядә эшче көчләр  җитми. Шуңа  урта  мәктәп тәмамлаучыларга ике ел колхозда яки завод-фабрикада эшләү мәҗбүр итеп куела. Сания дигән чибәр кыз да, алсу хыялыннан аерылып, ике ел гомерен тимер-томыр арасында уздыра. Мәктәптәге белеме сүрелә төшкәнме, әллә  аның  урыны  башкаларга  тәгаенләнгәнме, аңа  ике ел  рәттән  я  –  бер,  я  ярты  балл  җитенкерәми.  Башын аска  иеп, документларын  кире  алганда  гына  әйтәләр, ник соң син тәрҗемәи хәлеңдә спортсменка икәнеңне язмадың? Әгерҗе кызының чаңгы буенча беренче разряды барлыгын белсәләр, ул, бер каршылыксыз, Бутлеров урамындагы мәшһүр белем сараеның текә мәрмәр баскычларыннан менеп китәсе икән.


– Мондый җиңелүләргә генә кәефеңне төшермә. Без – педагоглар нәселе. Арча педучилищесында кыскартылган курсларда башлангыч класс укытучылары әзерләү төркеме туплыйлар. Йөгер, – ди аңа үзе дә педагог булган Мәүлидә апасы. Синеке кебек шәп аттестат белән имтихансыз да алырлар.


Менә шулай «белешергә генә» киткән Сания, әкияттәге үги кыз кебек, Арчадан студент булып кайта.


Чынлап  та  Сания  апага  язмыш  юравы  дигән хикмәти сүз гел  килешеп тора. Укытучы таныклыгы көтсә дә, балалык хыялы һаман тынгы бирми бит аңа. Медицинага якынрак булу өчен санаторийга санитарка булып урнаша кыз. Анда исә, сабыйларны яратканын күреп, тәрбияче итеп билгелиләр. Тәрбияли дә, укыта  да  ул  балаларны.  Язмышы  шушы  сукмактан алып кереп китмәсә, булачак хәләле белән  очрашыр идеме икән? Санаторий урнашкан Иж елгасы буйларының матур табигатенә хозурланып, киләчәккә якты хыяллар корып, биш ел дуслашып йөри ике яшь йөрәк. Анннан – гаилә кору. Кызлары  Раушаниянең  дөньяга аваз салуы. Хәзер инде Иж аръягында урнашкан санаторийга барып эшләүләр кыенлаша. Саниягә, үз төркеменнән авыр гына аерылып, Әгерҗенең 1 нче балалар бакчасына тәрбияче  булып  урнашырга туры  килә. Ике ел тулар-тулмастан тырыш, максатчан  яшь белгечне шул ук бакчага мөдир итеп билгелиләр.


Үз йөгең авыр булмый


«Бакча миңа туган йортым кебек кадерле, ә коллектив үз гаиләм кебек якын», – дип сөйли ул утыз өч ел гомерен биргән бакчасы турында. Дөресен әйтсәк, хәзергесе «Алтын ачкыч» – Сания кабул итеп алган түгел, Сания Сафиуллина төзеткән бакча бит ул. Бер ел элек Әгерҗедә беренче булып ачылган шул бакчаның 80 еллыгын билгеләп үткәннәр. Табигый ки, егерме еллап элек лаеклы ялга китсә дә, бәйрәмдә Сания апаның урыны түрдә булган. Юбилейда – юбилейча. Иж елгасы кебек борма-борма хатирәләр агылган. Хәтере шәп. Күзе үткер. Акылы зирәк. Теле үткер Сания апаның. Аның вакыйгаларга бай тормыш юлы турындагы хикәятен без дә, тын алмыйча, тыңладык.


– Беренче бинабыз кечкенә. Балалар күп. Яңа бакча салдыруның нинди генә юлларын табыйм икән дип уйланып йөрим. Ул чакта, хәзерге кебек, «Бәләкәч» программалары бармыни?! Тик, теләгең чын булса, әмәле чыга, – дип искә ала Сания апа яшь, үткер чакларын.


Мәгариф  бүлегендә  җайлап  кына  киңәшкәч,  каршы төшмиләр. Әгерҗегә балалар бакчасы кирәклеген исбатлап – хат, аның артыннан, йөз кырык балага исәпләнгән яңа бакча төзү өчен смета-проект документлары  ясауларын  сорап,  Мәгариф  министрлыгына гариза китә. Район мәгариф бүлегендә баштан ук кисәтеп куялар. «Тырышлыгың, уңганлыгың, елгырлыгың бар.  Документ  артыннан  да, төзелеш  артыннан да үзең йөрерсең!» Кырыкмаса, кырык барырга туры килә Сания Сафиуллинага Казан калаларына. Ярый, ул чактагы элемтә бүлеге мөдире матди яктан ярдәм күрсәтә. Ләкин кирәк документларны ташый-ташый, ерак араларны якын иткәч кенә Әгерҗегә «проект искерде» дигән хәбәр килеп ирешә.


Югалыплар кала яшь мөдир. Алай да озак исәрләнеп торырга туры килми, кемдер, аның ярты юлда туктап калмаслыгын искә алыпмы, министрлыкка чакыру җибәрә. Әзер берничә проекттан күңеленә хуш килгәнен сайлап алырга тәкъдим итәләр. Нәфес ашаганда кузгала дигәндәй, бу юлы мөдир бакчаның йөз алтмыш урынга исәпләнгәнендә туктала.


Шушы урында Сания ханым ирен чите белән генә елмаеп куйды. Аннан: «Шул күзем төшкән проектны ничек Әгерҗегә кайтаруымны сөйләсәм, көлепләр үләрсез, – дип, кабат истәлекләргә бирелде. – Каршыма өч нөсхәдәге тау-тау проект документларын китереп өйделәр. Инде боларны ничек алып кайтасы дип торганда, капчык бирделәр дә тутырырга булыштылар. Ул чактагы Ленин урамыннан тимер юл вокзалына берни йөрми иде бит – трамвай да, автобуслар да юк. Әкияттәгечә, капчык асып, вокзалга таба киттем...»


Поезддан каршы алган ире Ринат шакката: «Ничек сөйрәдең дә ничек алып кайтып җиткерә алдың мондый авыр йөкне?» Ә Саниянең җавабы бер: «Үз йөгең авыр булмый. Эш кенә барып чыксын, беләсең бит, янымда синең кебек алтын баганам булганда, мин барысына да түзәм», – ди ул.


Түзә дә, эзли дә, таба да. Ярый, каенанасы, эш дип җанын фида кылган килененә терәк була белә. Сайлау буламы, шәһәрдә башка мәдәни, сәяси чара уздырыламы, кич дими, төн дими, ике кызын аның итәгендә калдырып, Сания чыгыш ясарга чыгып чаба... «Балаларыбызга яңа бакча кирәк. Сабыйларны нәүмез итмәгез, булышыгыз». Шулай теләнеп тә, үтенеп тә йөри торгач, тырышлык бушка китми. Бөтенроссия шимбә өмәсе уңаеннан районга килгән акчаның сиксән мең  сумы балалар  бакчасының  нигезен  салу  өчен тәгаенләнә. Сания апаның үҗәтлеге, тырышлыгы, көнне төнгә ялгап  эшләве  һәм  уртак  максат  белән  башкаларны үзе артыннан ияртә алу сәләте аркасында, сигез елга сузылган мәшәкатьне ерып чыгалар. 1986 елда 1 нче балалар бакчасы яңа, зур бинага күчә. Ветеран педа- гогның бүгенгәчә ул төзеп калдырган бинада эшләүче шәкертләренә теләге бер генә:


 – 1 нче һәрвакыт беренче булсын.


Буыннан буынга


– Шулай бервакыт кызларым «Киләчәктә кем буласыгыз килә?» дигән темага сочинение язып утыра, – дип искә төшерә  Сания  апа. – Берсе:  «Мин  укытучым  Лидия  Павловна  кебек  булам», – ди, икенчесе: «Рәйсә Ситдиковна кебек кызыклы дәресләр бирәсем килә», – дип хыяллана. Идеяләр һәм  идеаллар заманы бит! Мин дә аларны хуплыйм: «Дөрес, бәгырьләрем. Мин бакчада эшлим, сезнең берегез – башлангычта, икенчегез  югары  сыйныфларда  укытса,  балаларга  әйбәт  тәрбия  һәм  белем  бирәчәкбез». Ул  чакта өзлексез тәрбия дигән сүз булмаса да, без  яшь буынны эзлекле тәрбияләү, мәгърифәтле итү кирәклеген аңлый идек.


Нәрсә юрасалар, шул алларына килеп баса. Әниләренең  тормышыннан  күреп,  педагог  һөнәренең  никадәр  җаваплы  һәм тынгысыз  икәнен төшенгән кызлар күңеленә ана фатихасы гомерлек булып төшә. Укытучының абруен түбәнсетеп, хезмәт хакларын үстерми торган болгавыр елларда да Рушаниясе дә, Аидасы да үзләре сайлаган юлдан читкә китми.


Олы кыз Раушания, Казан педагогия училищесының мәктәпкәчә белем бирү бүлеген тәмамлап, ундүрт ел бакчада тәрбияче булып эшли. Аннары, читтән торып, Удмуртия дәүләт университетында белем ала, һәм хәзер ул – 4 нче мәктәпнең югары сыйныфларында мактаулы рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Аида исә Чаллы педагогия институтын сайлый. Инде менә егерме җиде ел дәвамында ул мәктәпкә беренче тапкыр атлап кергән балаларны яратып каршы ала. Нәкъ Сания апа юраганча, Аида башлангычларга  белем  һәм  тәрбия  бирә.


– Әниләр заманы белән чагыштырганда, бүгенге педагог хезмәтендә бер  үзгә  кыенлык  бар. Ул  – ата- аналар белән уртак тел табу. Хәзерге балалар иркә. Телевидение һәм компьютер белән «яшәү» вакытларын чикләмәгәнгә күрә, кайберләре дорфа һәм тотнаксыз. Боларны төзәтүдә, сабый мәктәп бусагасыннан узуга, әти-әни белән укытучының фикере, таләбе бер булса гына уңышка ирешеп була, – дип сүзгә кушыла, моңа кадәр, әнисенә  юл  куеп дәшми  генә  утырган Аида.


Сафиуллиннар гаиләсендә шулай куелган, үзләре күптән  бала  анасы  булган  кызлар  өчен  дә  әти-әни- дән узып, сүз сөйләү, каршы әйтү әдәпсезлек санала. Әниләренә ияреп, кечкенәдән «Әтиебез» дип кенә дәшәләр алар лаеклы ялга киткәнче район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең  тәрбия  эшләре  урынбасары  булып эшләгән Ринат абыйга. Сания апаның инануы шундый: «Өйдә әтигә хөрмәт булырга тиеш. Ә ул хөрмәт-ихтирамны әни тәрбияли». Чыннан да, гаиләдә үзенә мәхәббәт, хөрмәт сизгән ир-ат хезмәтендә дә мактаулы булырга омтыла. Ул, Ринат абый кебек үк, хәләл  җефетен  һәм  балаларын  күккә  чөеп  мактаудан да тартынып тормый. «Мин аның белән бик горурланам!» Илле өч ел гомер иткән хатының турында һич читенсенмичә мондый сүзләр әйтү өчен, бик көчле ир-ат булу кирәк.


Ринат абый да, Сания апа үзе дә баланы хезмәт белән  тәрбияләү ягында.


– Хәзер бар нәрсәне техника башкара, – дип уфтана өлкән педагог. – Бусы аның начар түгел. Тик менә күп кенә ата-аналар,  вакыт  кысанлыгына  сылтап,  балага эш кушмаска тырыша. Имеш, аларның ТДИ, БДИ, түгәрәкләр, репетиторлар... Бөтен эшне үзең башкаргач,  балаңнан  үз-үзен  генә  яратучы  эгоист  үсәсен  көт тә тор. Бу – замана бәласе. Мин үзем, кер уган вакытта, кызларыма кулъяулык булса да тоттыра идем, эштән чирканмасыннар, өйрәнеп-күнегеп үссеннәр дип.


Йорт эшләрендә катнашканга, Рушаниянең дә, Аиданың да бөтен яклап үсәргә вакытлары калмаган дип әйтеп булмый. Әни кешенең: «Балага мөмкинлекләрне күрсәтергә кирәк, шунда үзенә кирәген үзе сайлап алачак ул», – дигән фикерне белән килешми мөмкин түгел. Сафиуллиннар кызларын, музыкант булмасалар да, скрипка, пианино серләренә төшенсеннәр дип, музыка мәктәбенә укырга биргәннәр, уен кораллары сатып алганнар. Шусыннар, сәламәт булсыннар дип, су ташып, ишек алдында шугалак ясаганнар. Әниләренең чәчәк яратуы да кызларына күчкән. Балага тәрбия бирмичә генә аңардан тәрбия өметләнеп булмый шул.


Сания апаның тагын бер фикерен укучыларга җиткерәсе килә. «Кызларымны үстергән чакта, балалар бакчасында эшләгәндә «Мәгариф», «Семья и школа» журналларын яздырып ала идем. Алардан күп файда күрдем. Хәзерге укытучыларның, тәрбиячеләрнең вакытлы матбугат, китап укырга вакыт юк дигәненә аптырыйм мин. Бүгенге балалар бик мәгълүматлы. Үз хәбәрдарлыгың аларныкыннан артыграк, дөньяга карашың киңрәк булмаса, ничек абруй казанасың ди?! Тагын шунысы да бар: үз эшеңне чын күңелдән башкармасаң, аны гомерлек һөнәр итеп буыннан буынга ничек күчермәк кирәк?!.»


Ә менә гомерләрен кеше тәрбияләүгә багышлаган Сафиуллиннар үз миссияләрен балаларына гына түгел, оныкларына да тапшыра алганнар. Оныклары Рамина дәү әнисе һәм әтисенең киңәшләренә колак салып, ундүрт яшендә инглиз, алман телләрен үзләштерү өчен, Арча  педагогия  көллиятенә  укырга  китеп  барган. Өлкән Сафиуллиннарның, үзең нәят белмичә торып, башкаларны өйрәтеп булмый дигән фәлсәфәсен ана сөте белән кабул иткән кыз бала, махсус программа буенча Германиягә  барып, бер  ел дәвамында  алман  гаиләсендә телен шомартып кайткан. Инде үзе дә өч кыз әнисе булырга өлгергән Рамина хәзер Әгерҗенең 4 нче мәктәбендә  инглиз  теле укыта.


Бу урында район мәгариф бүлеге мөдире Вәсилә Гарәфетдин кызы Сафиуллинаны да телгә  алып  узыйк әле. «Мин бит аларның киленнәре генә», – дисә дә, хезмәт юлын татар теле  һәм  әдәбияты  укытучысы булып башлаган һәм мәгариф өлкәсендә төрле вазифаларда чирек гасыр хезмәт куйган Вәсилә ханым, һәрвакыт өлкәннәр фикере белән исәпләшеп, аларның киңәшләренә колак салып эшли.


Бер камырдан әвәләнгән кода-кодагыйлар


Кыз-кыркынлы шундый күркәм гаиләнең үзенә тиң кода-кодагыйлы булуы гаҗәп түгел. Мондый бәхеткә аларны Сафиуллиннарның төпчек Аидасы белән үзләренеке кебек үк педагог Исхаковлар гаиләсендә буй җиткергән Илнур мәхәббәте ирештерә.


Егетнең  әтисе  Маннур  Исхаков  шәһәр  тарихында шулай ук билгеле шәхес. Казан янындагы Сабада туып үскән Маннур Удмуртия куенына кереп утырган Әгерҗегә, Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң, беренче югары белемле физкультура укытучысы булып килеп чыга. Үзенә һәм башкаларга карата таләпчән, төпле һәм әдәпле белгечне, укытучылык карьерасының төрле баскычларын үткәч, Горький тимер юлының Әгерҗе станциясе мәктәп-интернатына (хәзер  4  нче  мәктәп) директор  итеп билгелиләр.


– Мин килгәндә биредәге укытучылар төрле төркемнәргә бүлгәләнгән иде. Мин шулардан бердәм коллектив тупларга тырыштым.  Карышучылар  булса да, максатыма ирешмичә  туктамадым.  Шуннан  соң гына коллектив төрле бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яулый башлады, – дип, яшьлек елларын тыйнак кына искә ала  Маннур  әфәнде. Ә  менә  «Бәләкәч» балалар бакчасы мөдире аңа кадәр 1 нче мәктәптә укыткан Лилия Яппарова болай  сөйли:  «Кыш  көне безнең  мәктәптә  бик  салкын  була  иде. Киез  итек, җылы  кием  кисәң  дә, бәгырьгә  төшә  иде  ул  суыклар. 4 нче  мәктәпнең  ишеген  ачсаң, якты  коридорга керәсең, тәрәзә  төпләрендә  гөлләр  үсеп  утыра,  паркет идәннәрдән туфли кигән укытучы хатын-кызлар шакылдап  уза. «Мәктәптә  шундый  матурлык, рәхәтлек тудырган директор белән эшләп карыйсы иде!» – дип, бер мин генә кызыкмаганмындыр. Менә шундый җитәкче иде ул Маннур Исхакович!


Халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Маннур Исхаковның  директорлык  иткән  елларын  башка  педагоглар һәм аның элеккеге шәкертләре дә яратып һәм сокланып телгә ала. Укучылары белән футбол уйнаган, походларга йөргән, учак янында солдат җырлары җырлаган директорга  карата  башка төрле  мөнәсәбәт була да алмый. Ул әле хәзер  дә – шәһәрдә  еш  үтә торган спорт чараларында ветераннарның иң активы. Маннур абыйның хатыны Роза ханым да укытучы әтисе эзеннән киткән педагог булып чыкты. Ул шәһәрнең 1 нче мәктәбендә химия-биология фәннәрен укыткан. Кем  белә,  бәлкем,  Әгерҗедән  табибларның  күп  чыгуы аның исеме белән бәйледер.


– Оныгыбыз гына педагог хезмәтен сайламады. Хәер, журналист та кеше тәрбияләүче бит, – диләр Роза һәм Маннур Исхаковлар, нурлы йөзле Алинәне күздә тотып.


Шундый матур хикәятемне әрнүле хәбәр белән тәмамлап куярга мәҗбүрмен. Күптән түгел Сафиуллиннар-Исхаковлар династиясенең горурлыгы булган Илнурның йөрәге кинәт тибүдән туктаган. Әмма бу чиктән тыш авыр хәл аларның рухи көчен сындырмаган. Бу язма аның рухына дога булып барсын.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ