Логотип Магариф уку
Цитата:

Республика программасы кысаларында төзекләндерелгән “Чайка” лагере һәр сменада 300 бала кабул итәчәк

Республикада балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерү буенча 2014 елдан махсус программа эшләп килә. 2017 елга кадәрге вакыт аралыгында бу программа буенча шундый 40 объект ремонтланг...

Республикада балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерү буенча 2014 елдан махсус программа эшләп килә. 2017 елга кадәрге вакыт аралыгында бу программа буенча шундый 40 объект ремонтланган, 9 ы сафка баскан, 4 се үзгәртеп корылган. Әлеге эшләргә җәмгысы 406 миллионнан күбрәк акча тотылган. Быел исә 14 ял һәм сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерү һәм 6 яңа лагерь төзү планлаштырыла. Әлеге программа кысаларында төзекләндерелгән ял объектлары арасында республиканың иң зур тарихлы балалар лагерьларының берсе булган “Чайка” да бар.



DSC_1322

Әлеге ял базасы Казаннан нибары 15 чакрым ераклыкта Биектау районының бик матур урынына урнашкан. Лагерьның тарихы 1949 елдан башлана. Монда балалар яшәү өчен 9 корпус бар, аларның күбесе ике катлы фин йортлары. Ә менә соңгысы быел беренче тапкыр ял итүчеләрне кабул итәчәк. Ул нәкъ әлеге программа нигезендә быел гына сафка баскан. Күп еллар әлеге лагерьны җитәкләүче Светлана Дурандина сүзләренә караганда бу яңа корпус аның проекты буенча төзелгән, анда яшәү өчен дә, көн яңгырлы, җилле булганда төрле чаралар уздыру өчен дә бөтен шартлар бар.


Әлеге корпуста беренче сменада “Зенит” спорт мәктәбеннән кечкенә гимнастлар яшәячәк. Гомумән алганда “Чайка” лагере һәр сменада, ә алар дүртәү булачак, 300 бала кабул итәчәк. Һәр смена 18 көн эшләп, анда республиканың төрле почмакларыннан 6-15 яшьлек балалар ял итәчәк. Бер юллама бәясе 16 мең сум торса, ата-аналарга ул 6 меңгә төшәчәк. Светлана Анатольевна әйтүенчә, әлеге ял базасына спорт һәм иҗат белән шөгыльләнүче балалар килә. Быелгы сменаларның юнәлеше “Сихри лагерьның биш могҗизасы” дип атала. “Чайка” ял һәм сәламәтләндерү лагере 13 июньнән балалар шау-шуына күмеләчәк.



DSC_1315

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ