Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиянең сигез вузы Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт таләпләрен бозган

Россиянең сигез югары уку йорты, Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт таләпләрен бозып, абитуриентларны бердәм дәүләт имтиханы буенча киметелгән минималь баллар нигезендә каб...

Россиянең сигез югары уку йорты, Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт таләпләрен бозып, абитуриентларны бердәм дәүләт имтиханы буенча киметелгән минималь баллар нигезендә кабул иткән. Ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, әгәр дә вуз, таләпләрне үтәмичә, абитуриентны БДИ буенча “икеле” белән кабул итсә, соңыннан бу студентларны укудан чыгарырга тиеш булачак. 


 Билгеле булганча, Россиядә БДИ буенча ике төрле минималь баллар билгеләнде. Аның берсе мәктәп тәмамлаучылар өчен, аларга аттестат бирү максатыннан булдырылды. Икенчесе вузларга кагылышлы, әмма аны да Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт билгели. Уку икенче очрактагы минималь баллны җыймаган абитуриентны укырга кабул итә алмый.


 Бүгенге көндә аттестат алу өчен минималь балл рус теленнән – 24, математикадан 20 балл тәшкил итә. Шул ук вакытта югары уку йортына укырга керү өчен, рус теленнән – 36, математикадан 24 минималь балл җыярга кирәк, дип хәбәр итә «Интерфакс».


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ