«Сәләт» балаларны Кара диңгезгә алып барачак
Быел «Сәләт» оешмасы 15 мең баланы колачлап алачак. 2018 елның җәендә барлыгы 24 алан эшләве көтелә. Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Самара өлкәсендә һәм Канадада узучы сменаларга Кара диңгездәгесе д...
Быел «Сәләт» оешмасы 15 мең баланы колачлап алачак. 2018 елның җәендә барлыгы 24 алан эшләве көтелә. Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Самара өлкәсендә һәм Канадада узучы сменаларга Кара диңгездәгесе дә кушылачак. Бу хакта бүген журналистларга «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов сөйләде.
Сәләтле балаларга 25 алан тәкъдим ителәчәк. Җәйге ялларны милли рухта уздырырга теләүчеләр саны бик күп. Гадәттә республиканың төрле районнарыннан, Россия төбәкләреннән, Казахстан, Азәрбайҗан, БГӘ, Чехия, Австралия, АКШ, Германия, Испаниядә яшәүче мәктәп яшендәге балалар әлеге легендар лагерьдә катнашырга теләк белдерәләр. «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова белдерүенчә, бер урынга 3-5 кеше дәгъва кыла. Быел гаризаларны октябрьдә үк кабул итә башлаганнар.
«Сәләт» укучыларны киләсе җәйге каникулларны Кара дингез буенда үткәрергә чакыра. Анападагы «Сәләт-Аршан» сменасы үз эшен кабаттан башлаячак. Тагын бер яңалык – «Сәләт-Олимп», «Сәләт-Акбүре» сменалары да оештырыла. Беренчесендә ораторлык осталыгы, тайм-менеджмент, белем үстерү дәресләре каралган. Икенчесендә чыгарылыш сыйныфларында укучы балалаларны олимпиадаларга, БДИ һәм ТДИга әзерләячәкләр.
Аланнарда катнашу өчен гаризаларны portfolio-selet.ru сайтына юлларга мөмкин. Биредә теркәлеп, гариза калдырырга һәм фәнни, иҗади казанышлар турында белгертергә кирәк.
Комментарийлар