Логотип Магариф уку
Цитата:

Шагыйрь һөнәрен алыштырды

Тумышы белән Актаныш төбәгеннән булган шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов) – бүгенге татар шигърияте мәйданында иң нык җигелеп тартучылардан. Аның үзенчәлекле «Әнкәйне сагыну», «Агыйделдә ак паро...

Тумышы белән Актаныш төбәгеннән булган шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов) – бүгенге татар шигърияте мәйданында иң нык җигелеп тартучылардан. Аның үзенчәлекле «Әнкәйне сагыну», «Агыйделдә ак пароход», «Турайгыр», «Без бабайларсыз үстек», «Сабантуй» кебек поэмалары белән беррәттән, кыска шигырьләре, газәл һәм робагыйлары да күпсанлы шигърият сөючеләр күңелен яулады. Юкка гына республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты түгел шул ул!


1592745_90405_5-премия-тукая-ибрагимов-ил


фото: https://kazved.ru

Хезмәт юлын авыл клубы мөдире булып башлаган шигъри җанлы Агыйдел егете – әле күптөрле һөнәрләр иясе дә. Театр режиссеры, җирле радиотапшыруларны оештыручы, район комсомол оешмасы секретаре, район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары, район мәдәният бүлеге мөдире. Инде республика дәрәҗәсенә күтәрелгәч тә, Татарстан мәдәният министры урынбасары, Язуылар берлеге идарәсе рәисе һәм соңгы биш елда ул «Казан утлары» журналының баш мөхәррире вазифасында иде. Ел башында үзенең 65 яшьлек юбилеен уздыргач, лаеклы  ялга чыкты. Тик озакка түгел икән. Сабантуйның елгыр аты мәйданнан тиз генә китә алмаган күк әдәби мәйданның тиктормас Мөхәммәт Мирзасы да «Мин пенсиядә инде», дип ничекләр кул кушырып ята алсын, ди! Һәм менә хәзер ул – Актаныш районы Балалар сәнгать мәктәбе директоры. Яңа вазифасында да аңа, тулпар аттай елдамлык күрсәтеп, Актанышның сәләтле егет һәм кызларын тәрбияләүдә армый-талмый эшләвен теләп калабыз.


                             

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ