Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар гимназиясендә – юбилей тантанасы

Казанның Дәрвишләр бистәсендә бүген зур тантана! Әлеге бистәдә урнашкан 11 нче татар гимназиясе үзенең 65 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үтә. Бөтен бистә халкы белән берлектә. Бәйрәм итәрлекләре дә...

Казанның Дәрвишләр бистәсендә бүген зур тантана! Әлеге бистәдә урнашкан 11 нче татар гимназиясе үзенең 65 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үтә. Бөтен бистә халкы белән берлектә. Бәйрәм итәрлекләре дә бар. Гимназиянең тарихы да шактый үзенчәлекле һәм кызыклы.


 

Әлеге гимназиянең чишмә башы нәкъ моннан 65 ел элек – 1951 елда – Казанның 106 нчы татар мәктәбе буларак ачылудан башлана. Ә моннан чирек гасыр элек – 1991 елда – аңа «татар гимназиясе» статусы бирелә. Заман зилзиләләренә дә карамастан, хәзер дә бу гимназиядә уку-укыту, тәрбия эшләре үз туган телебездә – татар телендә алып барыла. Укучыларның сәләтен үстерү юнәлешендә иң нәтиҗәле эшләүче башкалабыз мәктәпләренең берсе ул! Гимназиянең үзендә үк 10 нчы балалар музыка мәктәбе филиалы, хореография студиясе урнашкан. Гимназия укучылары халык уен кораллары ансамбленә, «Әдәби туган як», «Кызыклы лингвистика», «Яшь журналист», «Оста куллар» түгәрәкләренә бик теләп йөри. КФУ профессоры Х.Миңнегулов җитәкчелегендә укучыларның «Фикер» фәнни җәмгыяте дә балаларга фән юлында тәүге адымнарын ясарга ярдәм итә. Гимназия укучылары фәнни-гамәли конференцияләр эшендә, иҗади бәйгеләрдә, спорт ярышларында актив катнаша.


Гимназиянең заманында «Матур мәктәп» конкурсының «Традицияләр мәктәбе» номинациясендә җиңеп чыгуы да күп нәрсә хакында сөйли. Чөнки укытучылар коллективы милли җанлы, эзләнүчән энтузиастлардан тора. Бүгенге көндә биредә 34 укытучы 372 балага белем һәм тәрбия бирә. Аида Ибраһимова, Зөләйха Хафизова, Рәмзилә Бариева, Альбина Фәйзрахманова, Әдилә Шиһабиева, Алсу Колпакова һ.б. мөгаллимнәре һәртөрле конференцияләрдә актив катнаша. Әле менә узган атнада гына гимназия базасында башлангыч сыйныф укытучыларының республика семинары зур уңыш белән үтте.


Бүген дә гимназиядә иртәдән үк бәйрәм рухы хөкем сөрде. Ачык дәресләр күрсәтелде, гимназиянең вертуаль музеен тәкъдир итү булды. Гимназиянең 65 еллыгына багышланган юбилей тантанасы тулаем Дәрвиш бистәсе халкы бәйрәмен хәтерләтә. Бүген кичен бистәдәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният саренда  гимназиянең элекке укучылары, ветеран укытучылары, мәртәбәле кунаклар катнашында юбилей кичәсе үтәчәк. Анда гимназия тарихын яктырткан видеофильм, концерт күрсәтеләчәк, укучылар туплаган «Гимназия елъязмасы» китабы тәкъдим ителәчәк. Тантаналы кичә бүген кичке сәгать 5 тә башлана. Татар гимназиясе бәйрәменә рәхим итегез!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ