Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарның атаклы сканвордчысы тарихи ядкарьләребезне барлый

Белгечлеге буенча радиофизик ул. Тирән техник белемгә ия булуына шаккатырлык. Тик узган гасырның 90 нчы елларында – татарның милли үзаңы уянган мәлендә – яраткан һөнәрен алыштырып, янәдән КДУда – бу ю...

Белгечлеге буенча радиофизик ул. Тирән техник белемгә ия булуына шаккатырлык. Тик узган гасырның 90 нчы елларында – татарның милли үзаңы уянган мәлендә – яраткан һөнәрен алыштырып, янәдән КДУда – бу юлы инде аның татар филологиясе факультетында укып, татар теле һәм әдәбияты мөгаллиме белгечлегенә ия булып, Яшел Үзән районының Обсерватория мәктәбендә гомеренең ике дистә еллабын балаларга туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган үзгә бер зат. Компьютер белән эшләү серләрен аның кебек татар халкы мәнфәгатьләрен күздә тотып эшкә җигә белүчеләр сирәктер. Артык күпертү дип кабул итмәгез. Чыны шулай. Кайсы гына татар газета-журналын ачып карама, ул төзегән үзенчәлекле кроссворд, чайнворд, сканвордларга тап буласың. Бигрәк тә «Ватаным Татарстан», «Безнең гәҗит», «Татарстан яшьләре», «Яшел Үзән» газеталары битләрендә аның иҗат җимешләре еш басыла. Безнең «Мәгариф», «Мәгариф. Татар теле» журналлары белән дә актив хезмәттәшлек итә ул. Сканвордлар төзү остасы хакында шулай башваткычрак стильдә язсак та, инде сүзнең кем хакында барганын беркадәр чамалагансыздыр. Әлбәттә, Нияз Миңгалиев-Бишбалта ул!WhatsApp Image 2018-04-18 at 15.56.37 Инде өченче елын лаеклы ялда булса да, егетләрчә җитезлек һәм елдамлык белән иҗат итә Ниязыбыз. Үзенчәлекле сканворд-кроссвордлар төзеп кенә калмый әле, татар милләте, телебез язмышы өчен борчылып язган мәкаләләре, Казан каласының тарихи урыннары турындагы язмалары әледән-әле матбугатта басылып килә. Әле шулар өстенә, Ниязыбыз тирән дини гыйлемгә дә ия. Мәркәзебезнең Апанай, Мәрҗани мәчетләре нәшер итүгә әзерләгән дини әдәбият китапларына корректорлык күзлегеннән чыгып бәя дә бирә ул.


WhatsApp Image 2018-04-18 at 15.56.38Шушы көннәрдә Нияз Бишбалта үз укучыларын «Тарихыбызны онытмыйк!» дигән китабы белән дә сөендерде әле. «Һәр кешенең үзенең ата-анасыннан башка туган җире, туган теле, туган мәдәнияте бар. Шулар арасыннан ул үз туган төбәгенең, үз нәселенең тарихын белергә тиеш. Үткәннәрне белмичә, хәзергене төшенү авыр, киләчәккә күз төшерү мөмкин түгел. WhatsApp Image 2018-04-18 at 15.56.37 (1)Тарих аша гына үзебезнең ата-бабаларыбызның рухи дөньясын, аларның телен һәм мәдәниятен аңлап була», – дип яза әлеге китапка кереш сүзендә ул. Шул фикерен дәлиләү ниятеннән, автор бу китабында мәркәбездәге Мәрҗани, Апанай, Әҗем мәчетләре, Бауман, Кремль, Лобачевский, Карл Маркс, Зур Кызыл, Гоголь, Клара Цеткин урамнары, Печән базары, Казанның тимер юл вокзалы, элекке елга порты, Черек күл, Алексанров пассажы, «Харалы күл» паркы, Казан мәчесенә куелган һәйкәл, Тукай сәгате һәм дә килеп, Мәрҗани, Батыршаларны тәрбияләгән Ташкичү мәдрәсәсе тарихына бәйле фактларны туплаган берсеннән-берсе кызыклы мәкаләләрен укучыга тәкъдим иткән. Һәркайсын кызыксынып укырлык. Әлеге китабында Нияз Бишбалтаның дини эчтәлектәге шигырьләре дә, халкыбызның мәшһүр шәхесләренә багышланган мәдхияләре дә урын алган.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ