Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан татар теле һәм әдәбиятыннан онлайн контроль эш яза

Бүген Җир шарының төрле почмакларында татар теле һәм әдәбиятыннан II Бөтендөнья онлайн контроль эш язалар. Узган елны әлеге сынауны республиканың Казан, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Әлмәт, ш...

барудиБүген Җир шарының төрле почмакларында татар теле һәм әдәбиятыннан II Бөтендөнья онлайн контроль эш язалар. Узган елны әлеге сынауны республиканың Казан, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Әлмәт, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Токио, Цукубе, Хельсинки, Сан-Франциско, Торонто, Сакарьедә яшәүче татарлар узган. Казанда быел контроль эшне КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе  үткәрә.


Контроль эш  бүген төнге сәгать уникедә башланды. Аны тәүлек буена язып булачак. Хәзер моны эшләү өчен сигез сәгать кенә калып бара. Чарада катнашырга теләүчеләр tattest.ru сайтында теркәлү узарга тиеш. Татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен сынап карарга теләүчеләрне бүген КФУның икенче корпусында да көтәләр.


Контроль эш берничә этапта оештырыла. Беренчесендә татар теле кагыйдәләрен белүне сынаучы тест үтәргә тәкъдим ителә. Икенче өлеш — Галимҗан Барудиның тормышына караган тест.


Сынауның ике өлешен уңышлы узган катнашучыларга диплом һәм Баруди үткән юллар маршруты биреләчәк.


Узган елны чарада 10 меңнән артык кеше катнашкан.


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ