Узган елда бердәм дәүләт имтиханында 416 укучы 100 балл җыйса, быел исә аларның саны 122 дән артмаган. Бигрәк тә химия буенча күрсәткечләр начарайган: быел 29 укучы гына югары балл җыя алган (2013 елда 216 булган).
Шулай ук, узган ел белән чагыштырганда, информатикадан (40 тан 0 гә кадәр төшкән), биологиядән (21 дән 1 гә), математикадан (15 тән 4 кә), инглиз теленнән (18 дән 1 гә), физикадан (36 дан 10 га) баллар кимегән.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары хәбәр иткәнчә, быел рус теле буенча БДИда 100 балл җыючылар арткан (2013 елда – 60, 2014 елда 69 кеше). География буенча да вазгыять яхшырган: узга елда бер укучы да 100 балл җыя алмаса, быел югары балл ияләре дүрткә җиткән.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.