Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе барлыкка киләчәк
Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киңәйтелгән утырышында Татарстан Пре...
Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киңәйтелгән утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары - республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
“Кызганыч, моңа кадәр татар теле укытучылары эшчәнлеген координацияли торган оешма юк иде. Киләсе елда ассоциациянең беренче утырышын үткәрергә планлаштырабыз”, - диде минстр.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.
Комментарийлар