Татарстаннан 80 меңнән артык укучы математика буенча "Плюс" олимпиадасында катнаша
Татарстаннан 80 меңнән артык мәктәп укучысы математика буенча «Плюс» олимпиадасында катнашачак. Олимпиада 1 декабрьдән алып 7 декабрьгә кадәр узачак, дип хәбәр итә «Учи.ру» порталы. Бу сайтта тер...
Татарстаннан 80 меңнән артык мәктәп укучысы математика буенча «Плюс» олимпиадасында катнашачак. Олимпиада 1 декабрьдән алып 7 декабрьгә кадәр узачак, дип хәбәр итә «Учи.ру» порталы.
Бу сайтта теркәлеп, сынау турын 1 декабрьгә кадәр үтәргә мөмкин. Биремнәр 1-4нче сыйныф укучыларында фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлтелеп, уен формасында тәкъдим ителә.
«Плюс» олимпиадасы Россия укучылары арасында популяр бәйгеләрнең берсе. Декабрьдә 1 миллион укучы катнашыр дип көтелә. Олимпиада электрон форматта уза, бәйге биремнәрен узар өчен бары тик интернет челтәренә чыгу мөмкинлеге булган компьютер яисә планшет кирәк. Укучыларны аларның укытучылары яисә әни-әтиләре plus.olimpiada.ru сайтында терки ала.
Комментарийлар