Җитәкчеләргә үпкәм бар

Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телебезне сөю тугъды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин соң… туган телебезне сөймәк кеби бер олугъ нигъмәткә малик була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!

Габдулла Тукай

Тел, туган тел, бигрәк тә татар телебезгә кагылган темалар минем күңелемә тия торган актуаль тема булып санала. Чөнки бүген көн кадагына суга торган проблемаларның берсе – ул туган телебезне саклап калу. Әңгәмә коручылар арасында да, бу темага бәхәс китсә, тыныч кына басып тора алмыйм, телебезгә булган битарафлыкка ачуым чыга. Кеше башкаларга җиткерергә теләгән фикерен, күп очрак теле белән сөйли, теле белән әйтә. Шуңа күрә дә телебез бетә икән, милләттәшләребез башка телне никадәр камил белмәсен, үз фикерләрен тулысы белән башкаларга җиткерә алмаячаклар. Мисал өчен, ЮНЕСКО билгеләве буенча, дөньядагы алты мең телнең яртысына якыны киләчәктә ул телне туган теле дип санаучылардан мәхрүм калачак.

Чыннан да, тел проблемасы элек-электән иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булган бит. Бигрәк тә татар телен, татар милләтен бетерү өчен бик нык тырышканнар. Тарих битләреннән Явыз Иванның ниләр кыланганын укысак та, чәчләр үрә тора. Ә җәмгыятьтә булган үзгәрешләр көннән-көн катлаулана, һәр милләт вәкиле үз телен саклап калу турында баш вата. Дөньяда җиде миллион татар исәпләнә, ә Россиядә алар сан ягыннан икенче урында тора. Ләкин татар теле Татарстан Республикасында дәүләт теле саналса да, татарча камил белүчеләр саны бик аз. Елдан-ел мәктәпләрдә татарча укыту бетеп бара, бетү генә түгел, балалар, татар телен белмичә, мәктәпкә киләләр һәм белмичә китәләр дә. Бүгенге көндә чиста татар телендә сөйләшә белүче бармы соң, булса да бармак белән генә санарлык. Мин үзем бик күп кенә чараларда катнашам, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгышлар ясыйм. Ләкин кайбер очракларда күңелем төшеп кайта. Саф татар төбәкләрендә: татар мәктәпләрендә, татар гимназияләрендә, татар китапханәләрендә укытучылар, җитәкчеләр тутырып бер татарча җөмлә әйтә белмиләр. Башы барып чыкса, ахыры юк, ахырын әйтсә, башының әти-әнисе юк. Сүз дә юк, бик матур чаралар оештыралар: язучыларыбызны, иҗат кешеләрен зурлыйлар, очрашулар уздыралар, ләкин татарча сөйләшә белмиләр. 19–20 май көннәрендә безнең Мөслимдә «Мөслим районы һәм Көнчыгыш Татарстан: үткәннән бүгенге көнгә кадәр» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи туган якны өйрәнү конференциясе булып узды. Чарада илебезнең бик күп төбәкләреннән (Омск, Кемерево өлкәләре, Марий Эл Республикасы һ.б.) милләттәшләребез катнашты. Алар чыгышларын татарча ясадылар, ә безнең Казаннан килгән кунакларыбыз русча сөйләде.

Күренекле татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәширов телебез турында: «Халкыбызның зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе – һичшиксез аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән. Өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән», – дип әйтеп калдырган. Ләкин….

«Татар теле – мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел», – дигән Каюм Насыйри. Телне белү – сүз байлыгына ия булу, кагыйдәләрен дөрес куллана белү дигән сүз. Кеше тел ярдәмендә фикерен үтемле, төгәл, мавыктыргыч, тәэсирле итеп белдерә ала, күптөрле фәннәр үзләштерә, гыйлем туплый. Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы, ди халкыбыз. Ләкин без, укытучылар, никадәр генә телебезне юкка чыгармаска тырышсак та, укучыларыбызга туган телебезне өйрәтергә омтылсак та, безгә аяк чалучылар да юк түгел шул. Иң беренчеләре – әти-әниләр. Бүген гаиләләрдә русча сөйләшә белми, татарча аңламый торган балалар үсә. Мәсәлән, укучылар гап-гади, көндәлек тормышта кулланыла торган предметларның атамаларын белмиләр. Чөнки өйдә практика, аралашу юк, әти-әниләрнең балалары белән шөгыльләнергә, сөйләшеп утырырга «вакытлары юк». Ә ул вакыт кайда соң? Ә ул вакытны телефон, Интернет ала. Әбиләребез дә, оныкларына тылсымлы әкиятләр сөйлисе урында, телефонда утыруны кулайрак күрә. Аралашу булмагач, телне ничек саклап калабыз соң? Димәк, телне гаиләдә саклап калып булмый, телне мәктәптә, балалар бакчасында өйрәтергә кирәк. Ә ничек? Әти-әниләр: «Минем балама татар теле нигә кирәк соң, ул татарлыгы белән нәрсә майтара ала?» – дип, баласын рус сыйныфына укырга бирә, үзе белмәгәнне вата-җимерә өйрәтмәкче була. Нәтиҗә – нуль. Бала телен оныта, яңасын өйрәнә алмый. ВК соцчелтәрендә Мөслимнең «Шёпот Муслюмово» дигән бер төркеме бар. Мин аны даими булмаса да күзәтеп барам һәм шунда бер аноним постка туры килдем: «Якташларым, Мөслимдә 100 % татар халкы яши диярлек, ә мәктәпләрдә рус телендә укыталар…» дип башлана пост. Автор мәктәпләрдә татар сыйныфларын ачуны сорый. Ләкин комментарийларда аның белән килешмәүчеләр дә бар.

Телне саклау – милләтне саклау ул. Милләт бетми, милләтне халык үзе бетерә. Халык үз-үзен бетермәсә, аны беркем дә бетерми. Бердәнбер телне саклап калу чыганагы булган авылларыбыз да сирәкләнгәннән-сирәкләнә. Аксакал бабайларыбызның, ак яулыклы әбиләребезнең сафлары кими, аларга алмашка «современный – текә», кулларына айфоннар тоткан «бабуля-дедуля»лар килә. «Ә алардан ни малака, ни ширест!» – ди торган иде минем әни. Авыл халкы элек-электән канатлы сүзләр (фразеолик әйтемнәр) кулланып сөйләшкән. Ә замана баласы аларның мәгънәсен аңламый, хәтта аңларга да теләми. Ни өчен? Чөнки гаиләдә һаман да шул бер проблема – аралашу юк.

Халкыбызның олуг шагыйре, бөек Тукаебыз: «Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телебезне сөю тугъды… Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!» – дигән. Чыннан да, телебезне саклап калуның тагын бер адымы – ул матур әдәбият. Укучыларда язучыларыбызның мавыктыргыч әсәрләрен, шагыйрьләребезнең хисле шигырьләрен укырга кызыксыну уятуның төрле юлларын табу без – укытучылар алдында торган проблемаларның берсе бит. Нигә? Чөнки укучылар хәзер бернәрсә белән дә кызыксынмый. Китап уку – алар өчен кыргыйлык, хәтта зур җәза дип тә әйтер идем. Бүген балалар телефон уеннарын, затсыз персонажлар белән тулган мультфильмнарны кулайрак күрә.

Ә безнең бүгенге көн язучыларыбыз тел язмышына ничек карыйлар икән соң? Алар телебез белән горурланамы, милләтебез югалуга борчыламы? Бик борчылалар, һәммәсенең язган әсәрендә тел һәм милләт язмышы чагыла.

Әлеге язмамны филология фәннәре докторы, профессор Рүзәл Йосыпов сүзләре белән тәмамлыйм: «…Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы».

Ләкин мин милләтебез язмышына битараф булган дәүләт кешеләренә бик зур үпкәмне җиткерәм.

Миләүшә ХӘСӘНОВА,
Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең
I квалификация категорияле укытучысы

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.