Үзәк Россиядә 35 градуска кадәр салкынайтачак

Якын көннәрдә үзәк Россиядә 35 градуслы салкыннар булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр РФ Гидрометеорология үзәгендә.

Метеоцентр 21-25 декабрьдә шторм кисәтү игълан итте: бу көннәрдә төбәкләрдә аномаль салкыннар көтелә — нормадан җиде-унике градуска түбәнрәк булачак.

«Төнге сәгатьләрдә һава температурасы минус 21-26 градуска кадәр, төньяк округларда -30…-35, көндез -15…-21 градус булачак», — дип сөйләделәр синоптиклар. 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.