Логотип Магариф уку
Цитата:

12 майда республикада матәм көне дип игълан ителде

Казан мэры Илсур Метшин 175 нче Казан гимназиясендә булган теракт уңаеннан зур кайгы белән уртаклашты.«Бу бик зур, коточкыч фаҗига. Балаларга каршы юнәлдерелгән террорчылык акты - күз алдына китерергә...

Казан мэры Илсур Метшин 175 нче Казан гимназиясендә булган теракт уңаеннан зур кайгы белән уртаклашты.
«Бу бик зур, коточкыч фаҗига. Балаларга каршы юнәлдерелгән террорчылык акты - күз алдына китерергә мөмкин булган иң кабахәт, иң түбән акт. Йөрәкләребез бүген кызгану һәм кайгы белән тулы. 175 нче Казан гимназиясендә атыш нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренең, туганнарының һәм якыннарының кайгысын тирән уртаклашам. Барлык зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуын телим", – диде мэр.
Атыш вакытында сигез кеше һәлак булган, 21 зыян күрүче хастаханәгә озатылган дип хәбәр итә  Казан мэриясе матбугат үзәге.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 12 майда республикада матәм көне дип игълан итте. Иртәгә Казан мәктәпләрендә укулар бетерелде. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты.
Фото: Казан мэриясе сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ