2021 елда кулланучыларның хокуклары бозылуы турында 5227 мөрәҗәгать кабул ителгән
Бөтендөнья сыйфат көне сыйфат буенча әйдәп баручы халыкара оешмалар башлангычында 1989 елдан ноябрь аеның икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. Аның быелгы көне “Сыйфатның яңа үренә күчкәндә” д...
Бөтендөнья сыйфат көне сыйфат буенча әйдәп баручы халыкара оешмалар башлангычында 1989 елдан ноябрь аеның икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. Аның быелгы көне “Сыйфатның яңа үренә күчкәндә” дигән шигар астында уза.
Сыйфат проблемасы ул туклану ризыкларының һәм киң куллану товарларының кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыянсыз булуы гына түгел, кулланучыларның көтеп алынган канәгатьлелек дәрәҗәсе дә әле.
Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан идарәсе, кулланучыларның хокукларын яклау буенча вәкаләтләрен тормышка ашырганда, әлеге проблемаларны комплекслы хәл итә. Болар – кулланучылар базарына сыйфатсыз продукция кертмәү, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын контрольдә тоту, шулай ук кулланучыларны аларның таләпләренә яки килешү шартларына туры килмәгән товарлар килеп керүдән яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтелүдән саклау.
2021 елның 9 аенда Идарәгә кулланучыларның хокуклары бозылуы турында 5227 мөрәҗәгать кергән, бу барлык кабул ителгән хатларның (12099) 43 процентын тәшкил итә. Элеккечә, аларның 61 процентын күрсәтелгән хезмәтләрнең, 39 проценты товарларның сыйфатына карата язылган шикаятьләр тәшкил итә.
Аеруча игътибар үзәгендәге мөрәҗәгатьләргә финанс хезмәтенең сыйфатына бәйләнгән (1129), дистанцион сәүдә (879) һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү вакытында җибәрелгән тәртип бозулар (313) керә.
Быелның 9 ай эчендә Идарәгә кергән мөрәҗәгатьләрне тикшерү нәтиҗәсендә, административ җаваплылыкка кулланучыларның хокукларын яклау буенча 1660 закон бозучы җаваплылыкка тартылды, административ штрафларның күләме 13,5 млн сум тәшкил итте.
2021 елда Идарә кулланучыларның хокукларын суд аша яклау юлын да дәвам иттерде. Идарә белгечләре агымдагы елда барлыгы 1086 суд утырышында катнашты, кулланучыларга 31 млн сумнан артыграк акча кайтарып бирелде.
Чынлап та, мондый хокукый бәйрәм көнен билгеләп үтсәң дә була.

Комментарийлар