Логотип Магариф уку
Цитата:

2021 елга эш календаре

Татарстан Республикасы эш бирүчеләренә методик ярдәм максатында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2021 елга җитештерү календаре эшләде.Календарьдә Татарстан Республи...

Татарстан Республикасы эш бирүчеләренә методик ярдәм максатында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2021 елга җитештерү календаре эшләде.
Календарьдә Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләр өчен 40-, 39-, 36- 35- һәм 24 сәгатьлек эш атналарында айларга, кварталларга, тулаем 2021 елга эш вакыты нормасы китерелгән, шулай ук шимбә һәм якшәмбе ял көннәре булган биш көнлек эш атнасында эш һәм ял көннәре саны күрсәтелгән.
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2009 елның 13 августындагы 588н номерлы боерыгы белән атнага эш вакытының билгеләнгән дәвамлылыгына карап, билгеле бер календар чорларга (ай, квартал, ел) эш вакыты нормасын исәпләү тәртибе расланган.
Бу тәртип нигезендә, билгеле бер календар чорларга эш вакыты нормасы шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ике ял көне белән биш көнлек эш атнасының хисап графигы буенча, көндәлек эшнең (сменаның) киләсе озынлыгыннан чыгып исәпләнә:
- 40 сәгатьлек эш атнасында – 8 сәгать;
- эш атнасының дәвамлыгы 40 сәгатьтән ким булганда – эш атнасының билгеләнгән озынлыгын биш көнгә бүлү нәтиҗәсендә алына торган сәгать саны (мәсәлән,
- 39 сәгатьлек эш атнасында – 7,8 сәгать;
- 36 сәгатьлек эш атнасында – 7,2 сәгать
- 35 сәгатьлек эш атнасында – 7 сәгать;
- 24 сәгатьлек эш атнасында – 4,8 сәгать).
Эшләми торган бәйрәм көне алдыннан эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95нче маддәсе).
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе һәм «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы законының 1 маддәсе нигезендә (2016 елның 29 сентябрендәге 67-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы редакциясендә) Татарстан Республикасында эшләми торган бәйрәм көннәре булып түбәндәгеләр санала:
- 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары;
- 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме;
- 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне;
- 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне;
- 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме;
- 9 май – Җиңү көне;
- 12 июнь – Россия көне;
- 30 август – Татарстан Республикасы көне;
- 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне;
- 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне;
- Ураза бәйрәме;
- Корбан бәйрәме.
Ай календаре һәм урнашылган гореф-гадәтләр нигезендә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрүгә туры килә торган көннәр Татарстан Республикасы Президенты карары белән билгеләнә.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматына караганда, 2021 елда Ураза һәм Корбан гаетләрен бәйрәм итү 13 май һәм 20 июль көннәренә туры килә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, ял һәм эшләми торган бәйрәм көне туры килгән очракта, ял көне бәйрәм көненнән соңгы көнгә күчерелә, дип билгеләнгән (гыйнварның эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән ял көннәреннән тыш). Шул ук вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәте ял көннәрен, шул исәптән гыйнвардагы эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән ял көннәреннән ике ял көнен, чираттагы календарь елындагы башка көннәргә күчерергә хокуклы дип каралган.
Шулай итеп, 2020 елның 10 октябрендәге 1648 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2021 елда ял көннәрен күчерү турында» карары нигезендә, хезмәткәрләрнең 2021 елда ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан, түбәндәге ял көннәре күчерелә:
- 2 гыйнвардагы шимбәдән 5 ноябрьдәге җомгага;
- 3 гыйнвардагы якшәмбедән 31 декабрьдәге җомгага;
- 20 февральдәге шимбәдән 22 февральдәге дүшәмбегә.
Алдагыларны исәпкә алып, 2021 елда Татарстанда ике ял көне булган биш көнлек эш атнасында эш көннәре саны 244 көн тәшкил итә, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган 6 эш көне (20 февраль, 30 апрель, 12 май, 11 июнь, 19 июль, 3 ноябрь), ә ял көннәре саны 121 көн булачак, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көне һәм күчерү белән бәйле рәвештә 3 өстәмә ял көне (5 ноябрь, 31 декабрь, 22 февраль).
2021 елда эш вакыты нормасы түбәндәгечә булачак:
- 40 сәгатьлек эш атнасында – 1946,0 сәгать (40 сәг.: 5 көн х 244 көн – 6 сәгать);
- 39 сәгатьлек эш атнасында – 1897,2 сәгать (39 сәг.: 5 көн х 244 көн – 6 сәгать);
- 36 сәгатьлек эш атнасында – 1750,8 сәгать (36 сәг.: 5 көн х 244 көн – 6 сәгать);
- 35 сәгатьлек эш атнасында – 1702,0 сәгать (35 сәг.: 5 көн х 244 көн – 6 сәгать);
- 24 сәгатьлек эш атнасында – 1165,2 сәгать (24 сәг.: 5 көн х 244 көн – 6 сәгать);
Эш вакытының еллык нормасы, эш атнасының бүтән билгеләнгән дәвамлылыгы булганда, түбәндәгечә исәпләнә: эш атнасы дәвамлылыгы 5 көнгә бүленә, елга биш көнлек эш атнасы календаре буенча эш көннәре санына тапкырлана, килеп чыккан сәгатьләр саныннан ел дәвамында эшләми торган бәйрәм көннәре алдыннан эш вакыты кыскартыла торган сәгатьләр саны алына.
Күрсәтелгән тәртиптә исәпләнгән вакыт нормасы, билгеләнгән атнага эш атнасы вакытының озынлыгына карап, барлык хезмәт һәм ял режимнарына кагыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ